
Казан кызы Алинә Шәрәфиева синнабон рецепты белән уртаклаша.
Синнабон камыры өчен: 2 йомырка, ярты стакан шикәр комы, ярты кап чүпрә, бал калагы очы белән тоз, 1 стакан җылы сөт, 100 грамм атланмай, 2 аш кашыгы үсемлек мае, ванилин, он.
Камырны йомшак итеп басарга, кабартырга. Аннары юка итеп шакмаклап җәяргә, атланмай белән майларга.
Эчлек өчен: 4 аш кашыгы шикәр комы, ярты кап корица. Аларны бергә салып болгатырга һәм камыр өстенә сибәргә.
Камырны рулет итеп төрергә, 4 см киңлегендә кисеп, майланган табага ара калдырып тезәргә. Янә ярты сәгать кабартып алырга.
180 градуска кадәр кызган духовкада кабарып, бергә кушылып пешә.
Крем өчен 1 банка куертылган сөткә 5-6 аш кашыгы каймак салып болгатырга. Сүнгән духовкада 15 минут тотарга.
Табынга төрле җиләкләр белән бирергә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: © Алинә Шәрәфиева