«Синнән нәрсә таралса, шул кире кайта»: блогер Альбина Фазлыева гыйбрәтле мәсәл язган
Блогер: «Мин яхшылык эшләдем, миңа таш белән аттылар», — диюче кешеләргә мөрәҗәгать итә.
Блогер Альбина Фазлыева үзенең Instagram сәхифәсендә тормыштагы яхшылык турында гыйбрәтле хикәя язган:
«Бервакыт әтисе белән улы тауга менәргә чыкканнар. Юлда кечкенә малай, аягын ташка бәреп, кычкырып җибәргән:
Аягым! ⠀
Аңа җавап итеп кайтаваз килгән: ⠀
Аягым! ⠀
Малай аптырап тагын кычкырган: ⠀
Кем син? ⠀
Кайтаваз тагын кабатлаган. Малайның болай үртәлүенә бик тә ачуы килеп: «Оятсыз син!» — дип кычкырып җибәргән. Җавап янә кабатланып килгән. Малай гаҗәпкә калган. Аның аягы авырта, ә ниндидер яшерен икенче берәү аны котырта.
Әлеге күренешне күзәтеп торган әтисе елмаеп җибәргән. Ул таулар ягына борылып: «Сәлам!» — дип аваз салган. Әтисенә «Сәлам» дип матур җавап килгән. «Бәхетле бул»! — дип яңадан кычкырган әти кеше. «Бәхетле бул», дип кайтаваз кайткан.⠀⠀
Улым, бу күренеш кайтаваз дип атала. Әйткән сүзләрең сиңа кире кайта. Тормышта да нәкъ шулай: һәрбер эшең, һәр әйткән сүзең сиңа кире кайта, — дип аңлаткан әтисе.⠀⠀
Чынлап та, тормыш безнең үзе бер кайтаваз. Синнән нәрсә таралса, шул кире әйләнеп кайта! ⠀
«Менә мин яхшылык эшләдем, миңа таш белән аттылар», — дигән кешеләргә әйтәсем килә. Ышаныгыз, яхшылык өчен яхшылык кайта. Кешеләр, безгә җавап итеп, начарлык эшләсә дә, Аллаһ үз әҗерен бирә колларына. Раббыбыз җибәргән яхшылык күпкә өстенрәк. Бәлки ул безнең күзебезгә күренмәс, ләкин вакыты җиткәч без аны беләчәкбез», — дип яза Альбина Фазлыева.
Инстачылар яхшылыкның һәрвакытта да яхшылык белән генә әйләнеп кайтмавы турында яза. бер ханым үзе белән булган бер хәл турында да язган.