news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Синең янда гына юл башым» җыры турында Рамил Канипов: «Җырны сатасы килми, үзем яздырам»

«Ал гөлләрем - бүләк итәргә, вәгъдә биргән идең көтәргә...» Соңгы арада социаль челтәрләрдә ясалма фәһем «башкарган» «Синең янда гына юл башым» җыры бик популярлашып китте. Бу җырның көй авторы Рамил Канипов белән интервью тәкъдим итәбез.

news_top
«Синең янда гына юл башым» җыры турында Рамил Канипов: «Җырны сатасы килми, үзем яздырам»
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Рамил, «Синең янда гына юл башым» җырын тәкъдим иткәннән соң, танылу арттымы?

Мин үземдә бернинди үзгәреш сизмим, ничек бар – шулай калдым. Үземне популяр, «йолдыз» дип хис итмим, ӘлхәмдүлиЛләһ

Интернет киңлекләрендә җырыгыз ажиотаж күтәрде, дисәм дә хата булмас. Барыбер язылучыларыгыз, күбәйгәндер?

ӘлхәмдүлиЛләһ, язылучыларым көннән-көн арта бара. Бик зур рәхмәтемне Назыйм Галимовка (ерак юлларга йөрүче блогер – авт.) әйтәсем килә, ул җырымны «матур» дип сайлап алды да, үзенең социаль челтәренә, шәхси битенә алып куйды. Бер төн эчендә җырым йөз мең карау җыйды. Халык шулай җылы кабул иткәнгә үзем дә шаккаттым, җыр шундый популярлашып китәр, дип уйламаган да идем. Миңа җырның көе дә гади кебек кенә иде. Миңа терәк булган, җырымны ошатып тыңлаган һәр кешегә, әти-әниемә, якыннарыма, дусларыма зур рәхмәтемне әйтәм. Миңа шундый мөмкинлекләр ачкан өчен, иң олы рәхмәтем, әлбәттә, Аллаһы Тәгаләгә.

Җыр ясалма фәһем белән яздырган вариантта халыкка таралды, ә күпмедер вакыттан соң аны Ян Лира исемле егет башкарып, үзенең версиясен танытты. Моңа ачуыгыз килмәдеме?

Мин моны нормаль кабул иттем. Җырлыйлар икән – бу җыр популяр, халыкка ошый икән – мин тик шат кына. Бернинди шелтәм дә юк.

Хәзер ул яздырган вариантны күбрәк тыңлаулары сезне борчымыймы?

Бер дә борчымый. Ул видео астына безнең, җырның авторларының, исемен да яза бит.

Җырның көе чыннан да тыңлаучыларны җәлеп итә, истә кала торган. Анда милли мотивлар да сизелә, көйне озак эшләдегезме?

Әйе, бу көйне җиренә җиткереп эшләү өчен, күп вакыт сарыф ителде. Үз тавышымны, баян тавышын яздырып, ясалма фәһем программасына урнаштырып, промтларын, стилистикасын, иҗекләрен, татарча моң жанрына җайлаштырып, кимендә 5-6 сәгать вакыт узгандыр, аннары әле ике көн төзәтмәләр кертергә туры килде.

Җырны ясалма фәһем белән яздыру – аны җырчылар күреп, сатып алсын өчен эшләнелдеме?

Юк, бернинди дә сату, акча эшләү, популярлык казану максаты белән эшләнелмәде. Халыкка ошармы-юкмы икәне, аларның фикерен ишетү кызык булды, шуңа эшләп карарга булдым.

Җыр турында матур сүзләрдән кала, бераз хейт та язалар бугай?

Җыр турында бик матур «комментарий»лар килә, барысына да ошый диярлек. Ясалма фәһем белән ясаганга күрә, тискәре сүзләр дә күренгәли, ансыз булмый. Барлык сүзләргә дә шатмын, күбрәк язсыннар.

Үзегез ясалма фәһем белән ясалган җырлар тыңлыйсызмы?

Тыңлыйм, миңа ошый. Югары технологияләр иҗат итәргә ярдәм итә икән, аны файдалы итеп куллана белергә кирәк.

Рамил, сез җырлыйсыз да бит әле?

Җырлыйм, әмма профессиональ дәрәҗәдә түгел. Алай да, өйрәнәсем килә. Бәлки, киләчәктә музыкаль белем дә алырмын.

Алайса, нигә «Синең янда гына юл башым» җырын ясалма фәһем белән түгел, ә үзегез җырлаганны яздырып, чыгармадыгыз?

Ясалма фәһем белән ясагач, андагы тавыш тембры да, аранжировкасы да, көе дә бик ошады, шуңа шул вариантны социаль челтәрләргә урнаштырырга булдым. Халыкның ясалма фәһем ярдәмендә эшкәртелгән җырны ничек кабул итүләре дә кызык булды – Аллаһка шөкер, ошаттылар, мин бик шат!

Киләчәктә җырны үзегез җырлап яздырырга уйлыйсызмы?

Профессиональ дәрәҗәгә җиткереп башкарырга һәм яздырып, тыңлаучыларга тәкъдим итәргә исәп бар.

Сез әле шушы көннәрдә бу җырга клип та төшереп йөрисез. Аны туган ягыгызда эшлисезме?

Әйе, «Туган тел» телеканалы, режиссеры Миләүшә Сибгатуллина һәм видеооператор Илһам Сибгатуллин белән клип төшерәбез. Аларга бик рәхмәтлемен! Клипта дустыбыз Назыйм Галимов та катнаша. Үткән шимбәдә Теләче районында табигатьтә бер өлешен төшердек, матур килеп чыга. Сюжетына килгәндә, клипта мин сөйгәнем янына кайтып киләм. «Гомер бер генә, сөю мәңгелек» шигыре бүген дә актуаль. Клип та мәхәббәтне, үзара җылы мөнәсәбәтләр матурлыгын, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга багышланган. Әзер булгач, «Туган тел» каналында һәм башка мәйданчыкларда карап булачак. Барлык серләрне ачып бетермим.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Әлегә үзем җырлап яздырырга уйлыйм»

Сезнеңчә, ясалма фәһем белән яздырган җырлар җырчылар тарафыннан яздырылган җырларны алмаштыра алачакмы?

Минемчә, юк. Тере җырчыларны, тере тавышны, күңелгә үтеп керә торган чын татар моңын бернинди дә ясалма тавышлар алмаштыра алмый. Иҗат өлкәсе бит ул күпкырлы, ясалма фәһем белән җырлар яздыру аның бер юнәлеше генә булып калырга мөмкин, дип уйлыйм.

Җырның сүз авторы Ленар Шәех белән бергә ничек эшләп киттегез?

Без Ленар Шәех белән туганнар, ул – өчтуган апамның тормыш иптәше. Җырның барлыкка килү тарихын да сөйләп китәм. Ленар абый миңа китабын бүләк итте, мин анда «Синең янда гына юл башым» шигырен күреп алдым, укып чыктым да, башыма көй килде, мин аны баянда яздырдым. Әлеге көй күп еллар тик ятты.

Тагын өстәп үтәсем килә, тормыш иптәшемнең бертуган абыйсы Альберт – музыкаль программалар өлкәсендә бик яхшы белгеч. Ул минем Ленар Шәех сузләренә язган көемне ясалма фәһем программасы ярдәмендә эшләп карарга тәкъдим итте. Әзер көйне ишеткәч, шаккаттым. Көйнең башкача үзенчелекле яңгырашы туды. Моннан соң үзем дә шулай ясарга өйрәнергә булдым. Альбертка чиксез рәхмәтләрем. Ул миңа бик күп төпле киңәшләр бирде, аннары үзем дә күп чыганаклардан мәгълүмат укып, өйрәнеп, кызыксына башладым һәм «Синең янда гына юл башым» җырын ясалма фәһем белән үзем эшләп карадым.

Бу җырны берәр җырчыга сатасыгыз килмиме?

Әлегә үзем җырлап яздырырга уйлыйм, сатасы килми, ә аннары инде күз күрер.

«Синең янда гына юл башым» белән бер вакытта «Пар яфрак» дигән җырыгыз да чыккан булган. Нигә бу җыр популяр була алмаган икән?

Белмим шул, чыннан да, «Синең янда гына юл башым» җыры тыңлаучыларның күңелен әсир итте. «Пар яфрак» җыры турында да «бик матур» дип язалар. Минемчә, бу җырны берәр пар дуэт итеп башкарса, бик матур булачак.

Бу җырны нинди дуэт башкаруында күрәсез?

Белмим, әйтә алмыйм.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Җыр матур килеп чыга, халыкка ошый икән, нигә җырламаска соң?»

Үзегез татар эстрадасыннан кемнәрне тыңлыйсыз?

Салават Фәтхетдинов, Фирзәр Мортазин, Әлфия Авзалованы, Бәширә Насыйрова җырларын яратып тыңлыйм. Заманча җырчыларга килгәндә, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинаның моңлы тавышлары, матур җырлары күңелгә үтеп керә.

Хәзер татар эстрадасы җырчылары русча җырлый башлады, моңа ничек карыйсыз?

Әйбәт карыйм, матур килеп чыга.

Русча җырласалар да, татарча милизмнары сизелә бит.

Сизеләдер, тик җыр матур килеп чыга, халыкка ошый икән, нигә җырламаска соң?!

Рамил, сез баянда ничә яшьтә уйный башладыгыз?

Мәктәптә татар гимназиясендә 1 нче сыйныфта укыганда ук, әнием мине баян түгәрәгенә яздырды, «Йөреп кара әле», – диде. Шуннан баян белән «дуслык» башланып китте.

Нигә нәкъ шушы уен коралын сайладыгыз?

Баян тавышын ишетүгә, ул минем күңелемә ятты, шуңа аның белән кызыксына башладым, үз алдыма баянда уйнарга өйрәнү максатын куйдым. Беренче баян укытучыларым – Рәфис абый һәм мәрхүмә Сонгатуллина Чәчкә Хәмит кызы. Чәчкә Хәмитовнаның урыны җәннәттә булсын, сүзләрем дога булып ирешсен.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Шигырьләр укыганда, көйләр дә «килә» иде»

Гаиләгездә баянчылар бармы?

Мин үзем гади гаиләдән, әнием озак еллар «райпо» кибетендә товарчы һәм сәүдә мәйданнары буенча оештыручы булып, ә әтием – машина йөртүче-механик булып зур йөк машиналарында – КамАз, МАзда эшли иде. Бертуган апам бар, ул – хисапчы.

Баянчыларга килгәндә, әти ягыннан да, әни ягыннан да әбиләрем җырлаган. Аларда чын татар моңы булган. Әбиемнең энекәше Сакмар абый бик матур итеп баянда уйнаган, әтиемнең икетуган энекәшләре Илгиз абый, Ленар абый, шулай ук баянда, тальянда уйный, Татар Димскәе авылында, шәһәр күләмендә иҗат коллективы белән концертлар куялар иде.

Баяннан кала, башка уен коралларында уйныйсызмы?

Гитарада уйныйм. Шулай ук синтезаторда да уйнаштыргалыйм, бу күбрәк көйләргә үзем өчен аранжировкалар ясаганда була.

Сез көйләр иҗат итү белән күптән шөгыльләнәсезме?

Тумышым белән мин Бөгелмәдән, анда 14 нче татар гимназиясендә укыдым. Форсаттан файдаланып, барлык укытучыларыма да зур рәхмәләремне әйтәсем килә, аеруча Гайнуллин Фәнис Камил улы белән Гайнуллина Зоя Җәмил кызына һәм татар теле, әдәбиятына мәхәббәт уяткан Мулихова Ләйсән Галиәхмәт кызына, Гөлназ Фәнил кызына. Ләйсән Галиәхмәтовна белән әле хәзер дә телефоннан аралашып торабыз, хәлләрне белешәбез. Ул минем иҗатым өчен бик куана.

Мәктәпне тәмамлагач, Казанга Икътисад, идарә һәм хокук университетына укырга кердем. Институтны тәмамлагач, буш вакытта бик күп шигырьләр укый идем, гомумән, иҗат белән кызыксынуым башланды. Аеруча Ленар Шәех һәм дустым Рифат Сәлах шигырьләрен укырга, иҗатлары белән танышырга ярата идем. Аннары мине иҗат кичәләренә баянда уйнарга чакыра башладылар. Шигырьләр укыганда, көйләр дә «килә» иде, аларны баянга «сала» башладым.

Иҗат итәргә илһам кайдан аласыз?

Мин үзем шәһәрдә туып үссәм дә, һәр ял көне һәм каникуллар вакытында авылга әби янына кайта идем. Бәлки, шуңа минем төп илһам чыганагым – табигатьтер.

Фото: © Рамил Канипов

«Илзидә Госман белән дуэт эшләргә җыенабыз»

Рамил, сез Илзидә Госман төркемендә баянчы, анда ничек килдегез?

Илзидә Госман белән танышу кызык килеп чыкты. Ул минем баянда уйнаганны социаль челтәрдә күргән булган. Соңрак уртак танышыбыз Илнар Гарифуллин аңа мине баянчы итеп төркеменә чакырырга тәкъдим иткән. Шулай итеп, декабрь аеннан Илзидә Госман белән эшли башладык. Аның белән дә дуэт эшләргә җыенабыз. ӘлхәмдүлиЛләһ, миңа бик ошый.

Концерт буе басып баянда уйнагач, сезнең аркагызга авырлык киләдер инде.

Концерттан соң арганлык бераз сизелеп ала, тик ял иткәч, барысы да бетә.

Спорт белән шөгыльләнәсезме?

Спорт белән даими шөгыльләнергә кирәк. Тик үзем алай еш шөгыльләнәм димәс идем.

Герьләр урынына баян инде алайса сезнең.

Әйе, өйрәндем инде хә (көлә).

Илзидә Госмановадан кала, башка җырчылар белән эшләгәнегез бармы?

Мин Казанда бер ел авиазаводта эшләп алдым. Заводта эшләү дәверенда иҗат коллективы белән таныштым. Анда бәйрәм концертларында катнашкаладым, җырчы Эльвира Ибраһимова белән чыгыш ясый идек. Шул вакытта шагыйрь, автор башкаручы күп җырлар авторы, жырчы – Гөлнур Галимова белән таныштык. Ул миңа үзе иҗат иткән шигырьләрне укырга бирде. «Сүнмә син, якты йолдызым» шигырен укыгач, көй яздым да, дуэт эшләп карадык. Шуннан соң Гөлнур апа мине «Чулпан» мәдәният үзәгенә «Туган тел» телеканалы оештырган «Кызыл карлар» концертында катнашырга чакырды. Минем зур сәхнәдә чыгыш ясаулар шулай башланып китте, Гөлнур апага моның өчен бик рәхмәтлемен. Шул концертта Ландыш Бахави һәм Илфак Әгъләмов белән таныштым. Алар үз төркемнәренә чакырды, мин ризалаштым. Аларга бик рәхмәтлемен, чөнки алар белән эшләү дәверем – шәхсән минем өчен, иң көчле мәктәп, тәҗрибә туплау булды. Аннары «Туган тел» телканалы оештырган концертларга Миләүшә Сибгатуллина чакыра башлады. Анда «Кызыл карлар», «Көзге җилләр», «Онытылмас моңнар», «Халык җәүһәрләре» концертларында катнашканым булды.

Сез әле фото-видео ясау белән дә шөгыльләнәсез дип беләм.

Әйе, фото-видеолар төшерү – минем өчен хобби. Ул – үзенә күрә бер аерым дөнья кебек. Табигатьне, атларны, гомумән, авылдагы матур күренешләрне, су бендагы кояш батышларын төшерергә яратам, видеорепортажлар да ясыйм. Элегрәк концертларда да фотога, видеога төшерә идем. Бу өлкә дә миңа бик кызыклы.

Фото: © Рамил Канипов

Җырлаудан китеп, фотолар төшерергә генә теләмисезме?

Юк, музыка, баянда уйнау миңа бик якын.

Әңгәмә өчен рәхмәт, Рамил!

Сезгә, «Интертат»ка чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар