Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең хатын бигрәк дәртле» – Илназ Бах белән Гөлназ Шәрипҗановадан 18+ видео

news_top_970_100
«Синең хатын бигрәк дәртле» – Илназ Бах белән Гөлназ Шәрипҗановадан 18+ видео
видеодан скриншот

Гөлназ Шәрипҗанова Арча районының Корайван авылы сабан туе маҗараларын күрсәтте. Илназ Бахның «артыгын сөйләп ташлавы» сәбәпле, җырчы видеоны 18+ тамгасы белән билгеләгән.

Соңгы елларда гадәткә кергән бер чаңгыны берничә кеше киеп узышу ярышында Гөлназ – Илназ Бах белән, ә Гүзәл Идрисова Илсур Шәрипҗанов белән тандемда ярышкан.

Илсур белән Гүзәл, бер тактка атлап, «ә» дигәнче финишка барып җиткәннәр. Ә менә Гөлназ һәм Илназ үзара «килешә алмаган».

«Әйдә, апаем, әйдә», – дип әйдәкләп бара Гөлназны башта Илназ. Ярты юлны үтү белән Гөлназ да, аның артындагы Илназ да егыла. «Әйдә, әстәгъфирулла, бас инде», – ди Илназ. «Соң, күтәр инде», – ди Гөлназ. «Мин аны ничек күтәрим инде?» – дип аптырый Бах.

Бераздан Гөлназга алга таба иелебрәк барган өчен дә «эләгә». «Син нигә туры басмыйсың. 80 яшьлек әбиләр шикелле барасың? Бааааас, әйдә! Раз, два, три, четыре, ай-яй, Илсур, ничава синең хатын. Нормально. Азрак шлифовать итәргә кирәк кирәген бераз», – дип куя җырчы.

Илназ белән Гөлназ мәйданны тагын бер тапкыр әйләнә башлагач: «Ошап киттеме әллә сезгә?» – дип сорап куя Илсур.

«Синең хатын вообже дәртле, малай. Үтерә, туктый алмый бу», – ди Бах.

«Вот что значит нет тандема. Башка хатын белән баргач шула була инде ул», – дип язган күңелле видео янында Гөлназ Шәрипҗанова.

  • Фирдүс Тямаевның быелгы Сабантуй маҗаралары турында да язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100