Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең соңгы җырың...»: «Арча Шамкае» Марат Газизовны дусты искә ала

news_top_970_100
«Синең соңгы җырың...»: «Арча Шамкае» Марат Газизовны дусты искә ала
видеодан скриншот

«Арча Шамкае» Марат Газизовның мәҗлестә соңгы тапкыр җырлаган видеосы чыкты. Аны алып баручы белән бик озак еллар бергә эшләгән баянчы, якын дусты Алмаз Рәхимов куйган. «Кем уйлаган бу синең соңгы җырың булыр дип…» – яза һәм дустын матур сүзләр белән искә ала баянчы социаль челтәрләрдә.

«2007 елның август ае иде бу… Дусларымның туенда мин – кунак, ул – алып баручы булды. Шунда күрешеп (без аңа кадәр дә таныш идек), телефон номерларын алмаштык. Беничә көннән миңа Марат шалтыратып, бергә эшләргә тәкъдим итте. 17 ел буена без үткәргән бәйрәмнәрнең исәбе-хисабы юктыр. Ул, чын мәгънәсендә, «бәйрәм кеше» иде. Һәр чараны чын күңеленнән яратып, булсын дип эшләде, кешеләргә яхшы кәеф, позитив бүләк итте. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән таланты, тырышлыгы аңа бу эштә бик ярдәм итте.

Табигате белән ул бик гади, гадел, эчкерсез, олы йөрәкле кеше иде. Дөньяны, кешеләрне, гаиләсен, туганнарын яратты. Бар кешене тигез күрергә тырышты. Шул еллар эчендә Марат миңа чын дус, абый булды. Гаиләләребез дуслашып бетте. Синең юклыгыңа күңел һич ышанмый…

Табигать тә син киткәннән бирле елады. Син безнең күңелләрдә бары тик якты, матур хатирәләр генә калдырдың. Тыныч йокла, дустым. Урының җәннәт түрләрендә булсын», – дип яза Алмаз.

«Әй Алмаз, актардың кабат йөрәк түрләрен. Кеше китә, эзе кала, диләр. Нәкъ менә Марат эзен калдырып, күңелне телеп китте. Соңгы Яңа ел корпоративында чакырылган кунак чыгышыннан соң үзебезгә кызык ясап, шаярып, көлеп, эчләребез катканны гына искә төшер әле. Барыбыз да Марат кебек кешеләр булсак, бу тормышта гел ихлас адәмнәр генә булыр иде», – дип кушылган аңа алып баручы Илназ Хәнәфиев.

«Сезгә бик авыр булгандыр. Гел бергә идегез бит»;

«Һич ышанмыйбыз Маратның юк икәнлегенә. Күңел һаман кабул итә алмый. Бүген дә җыр җырлаганын кызык итеп искә алдык. Гүрләре киң, якты булсын», – дип язалар калган «подписчик»лары.

«Арча Шамкае» буларак танылган популяр алып баручы Марат Газизов август башында йөрәк авыруыннан китеп барды. Аңа 47 яшь иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100