Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең ирең бар, ә минеке юк». Көнче хатын балачак дустының күзен чыгарган

news_top_970_100
«Синең ирең бар, ә минеке юк». Көнче хатын балачак дустының күзен чыгарган
Фото: © Владимир Васильев \ "Татар-информ"

Ростов өлкәсенең Дубов районында яшәүче ике хатын-кызның дуслыгы җинаять белән тәмамланган. Алар шәхси тормышы турында бәхәсләшә. Аннары берсе инвалид кала, икенчесен төрмәгә утырталар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

45 яшьлек Лариса белән 47 яшьлек Светлана балачактан дус була. Алар бер авылда туган, бер урамда үскәннәр, бер мәктәптә укыганнар.

«Лариса белән Света аерылмас дуслар иде. Аларның уртак әйберләре күп», – ди авыл халкы.

Аерма бер генә урында була – озак еллар пароходта пешекче булып эшләгән Лариса кияүдә түгел. Еллар узган саен ул шуңа борчыла. Светлананың эше командировкалар белән бәйле түгел, ул социаль хезмәткәр, бәхетле гаиләсе бар.

Лариса чираттагы рейстан кайткач, Светлананы кунакка чакыра. Башта алар күңелле генә сөйләшеп утыралар, аннары бәхәс чыга. Светлана сүзләренчә, сүз ир-атлар турында була. Лариса ире булмауга зарлана.

«Мин үземне эшкә багышладым, син хатын-кыз бәхетен таптың», – ди ул Светланага.

Аннары дуслар талаша башлый. Лариса ярсый, чүкеч ала һәм Светланага суга. Бер тапкыр – маңгаена, тагын бер тапкыр – күзенә.

Светлана җитди имгәнә, Лариса»ашыгыч ярдәм» чакыра. Хирурглар Светлананың күзен саклап кала алмый. Аңа протез куярга туры килә.

Суд карары буенча, Ларисаны 4 елга ирегеннән мәхрүм итәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100