news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Синең белән берничек тә талашып булмый» - Фирдүс Тямаевны хатыны фанатларына көнлиме?

news_top
«Синең белән берничек тә талашып булмый» - Фирдүс Тямаевны хатыны фанатларына көнлиме?
Фото: Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше Резидә белән кыска гына әңгәмә корып алган.

«Матурым, менә сиңа бер сорау. Мине бит инде социаль челтәрләрдә кемдер мактый, ә кемдер бик начар, пычрак сүзләр әйтә. Бигрәк тә балаларыма, гаиләмә карата. Менә андый кешеләргә ничек җавап бирергә?» - дип сорый Резидәдән Фирдүс.

Резидә исә, һәрвакыттагыча, иренә алтынга тиң киңәш бирә.

«Дәшмәскә. Минемчә, дәшмәү кешенең ачуын күбрәк чыгара. Кеше яза икән, димәк, аның үзендә шундый проблема бар. Акыллы, чиста күңелле кеше башкаларга теләсә-нәрсә язмый», - ди ул.

Шулай ук Резидә Тямаева ире турында башкалар язган теләсә-нинди комментарийларга тыныч каравы турында да әйткән. Резидә ирен интернет киңлекләрендә утыручы башка кешеләргә караганда яхшырак белүен, аның турында үз фикере булуын билгеләп үткән.

«Минем иҗатымны яраткан кызлар бик күп, бәлкем, миңа гашыйк булучылар да бардыр. Кайвакыт мин дә үземне җилбәзәк тотам. Син моңа ничек карыйсың?» – дип тә сораган Фирдүс хатыныннан.

«Бик шатланам. Син бит инде артист кеше. Шулай булырга тиеш», - дигән аңа Резидә. Фирдүс исә хатынының бу җавабына каршы: «Кыскасы, синең белән берничек тә талашып булмый», - дип шаярткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар