"Синең яшьтәгеләрнең инде өченчесе бар". Рәфинәнең баласын тотып видеога төшкән Аишаны тәнкыйтьлиләр
"Синең яшьтәгеләрнең инде өченчесе бар". Рәфинәнең баласын тотып видеога төшкән Аишаны тәнкыйтьлиләр
Аиша туганы Рәфинә Ганиуллинаның 1 айлык баласын тотып, ресторанда видео төшергән һәм "Килешәме миңа? Ничек уйлыйсыз, миңа иртәме, әллә инде соңмы?" - дип сораган. "Килешә, кирәк инде", - дип язганнар аңа.
"1 айлык балага мондый тавыш ярамый", - дип тәнкыйтьләгәннәр. Калганнар исә бала табу кирәклеге турында яза.
"Сиңа инде күптән вакыт!"
"Синең яшьтә инде бүтәннәр өченчене көтә".
"Тормозить итмә", бала тап!"
"Әлегә кадәр юкмыни?"
"Соңга калып барасың".
"Дүртенче дистә. Уйланырга вакыт".
"Мин дә телим... Яраткан кешемнән. Кайда йөри икән ул?" - дип язган Аиша.
"Бирмим мин сиңа дип җырлап куркыткансыңдыр", - дип фаразлаган бер егет.