Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең яныңа килсәм, тынычланам» - Винера Ганиева ире каберенә һәйкәл куйдырткан

Татарстанның халык артисты «Курган» зиратында эшләүче егетләргә һәйкәлне берничә көнгә алдан өлгерткәннәре өчен рәхмәт белдергән.

news_top_970_100
«Синең яныңа килсәм, тынычланам» - Винера Ганиева ире каберенә һәйкәл куйдырткан
«Татар-информ» архивы

Винера Ганиева ире Камил каберенә һәйкәл куйдырткан. Ул үз сәхифәсендә һәйкәлне туй көннәренә өлгертәсе килүе, бу көнне туганнары һәм дуслары зыярат кылырга киләчәге һәм «Курган» зиратында эшләүче егетләрнең һәйкәлне берничә көнгә алдан өлгертүеләре турында үз сәхифәсендә язган.

«Яратканым, җаным минем. Безнең туй көнебезгә өлгертәсем килде. 22 августта дуслар, туганнар яныңа киләләр. Ә мин синең яныңа барып кайтсам тынычланам. Сиңа барысын да сөйлим. Өйдә, бакчада — тәртип. Агачларга, үләннәргә, чәчәкләргә су сибәм, кошларыбызны ашатам. Син аларны яратып тәрбияли идең, мин дә хәзер аларны яратып карыйм, Син бит барысын да күрәсең. Күңелемнең нуры, йөрәгемнең кылы, җырларымның моңы идең, Камилем минем. Гомерлек мәхәббәтем минем», — дип язган Татарстанның халык артисты.

Җырчыга яраткан тамашачылары түземлек, сабырлык, ә мәрхүмнең рухы шат булуын теләгән. Инстачылар һәйкәлнең күркәм булуы турында да язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100