"Синең йөрәк - минем йөрәктер ул". Сәлихә Гаязова шигырьләре
Интертат Балтач районында яшәүче Сәлихә Гаязованың шигырьләрен тәкъдим итә.
Мин ышанам
Сулар өчен тыным бетсә дә.
Үз юлымнан үзем ярып бардым,
Тормыш салкыннары өтсә дә.
Аңладым мин, авыр булган саен,
Йөрәгемнең әле түзәсен.
Ачы кайнар күз яшемне, бары
Төнлә мендәремә түгәсем.
Белә идем, сулган гөлләремнең,
Язын шаулап чәчәк атасын.
Көтмәгәндә генә бәхетемнең,
Бер көн килеп ишек кагасын.
Мин ышанам әле озын кышның,
Салкыннары үтеп китәсен.
Ямьле язлар килеп, йөрәгемә,
Сөю-назлар бүләк итәсен.
Сиңа...
Синең йөрәк - минем йөрәктер улҖанда челтер чишмә булып типкән.
Сөю ятьмәсеннән җепләр үреп
Татлы сагышлардан яра чиккән.
Синең күзләр төпсез диңгездер ул
Ләззәт дулкынында коендырган.
Карашыңнан йөрәктәге бозлар
Эреп, көчле давылларны борган.
Синең назлар, чиксез галәмдер ул
Болытлардан югарырак чөйгән.
Хыял бишегендә атындырып
Төннәремне якты нурга төргән.
Синен сүзләр, моңлы сандугач ул
Күңел кылларымда хис дөрләткән.
Сүнеп барган өмет учагыма
Кайнар сулыш өреп, ут үрләткән.
Э син үзең...Берәр фәрештәме?
Ходай тарафыннан җибәрелгән.
Йөрәгемне мәхәббәткә төреп,
Сөю угы кадап кире биргән!
Бары бер сүз...
Сары төсне сагыш төсе диләр,Күңелемдә минем сары көз.
Сары көзнең салкын иртәсендә
Арабызга керде хаксыз сүз.
Бер саксыз сүз безнең мәхәббәтне
Кыл урталай ярды, икегә.
Араларга тирән упкын салып,
Сагышларга салды соң нигә?
Бер ялгыш сүз җитә икән, бары,
Керсез сөю хисен тапларга.
Газапланып, көеп гомер буе
Сагыш утларында янарга...
Кышкы төн
Кышкы төндэ аяз күккә бактым
Ай эленгэн күкнең түбәсенә.
Күкне бизәп сәйлән белән кемдер
Йолдыз чиккән айның тирәсенә.
Төн пәрдәсен ертып ай үзенең
Саран яктылыгын җиргә сузган.
Ә йолдызлар сиздермичә генә
Күктән шаярышып күзен кыса.
Жир коена тосле тулган айнын
Сурэн тошкэн атлас нурларына.
Ботен җиһан тынган йокымсырап
Кышкы төннең тирән моңнарына.
Айлы төндә аяз күккә бактым
Ә йолдызлар күктән күзен кыса.
Хыялларым ай нурына күчеп
Канатланып чиксез күкне коча.
***
Авыл баласы мин, читенсенмим
Авыл кызы булып туганга.
Авыл урамында яланаяк
Йөрсәм дә мин чабып, урамда.
Читенсенмим, минем балачагым
Узды ашап юа, кузгалак.
Белем алдык чит авылга йөреп
Без җәяүләп кенә, урманнан.
Туйганчы без кәнфит ашамадык
Тик ач-ялангач та булмадык.
Кар көрәдек, суын да ташыдык
Утын кисеп, утын турадык.
Эшләп үстек, шулай өйрәндек без
Бәяләргә кеше хезмәтен.
Беркайчан да әти-әниләрнең
Кимемәде кадер хөрмәте.
Читенсенмим, авыл баласы мин
Авылныкы булып калырмын.
Монда тудым, монда тамыр җәйдем
Монда булыр соңгы адымым.
Ялгышалар
Көчлеләрне елый белми, диләр,
Күтәрә ала диләр, барысын.
Белмиләр шул, мөлдерәмә тулы
Аларның да сагыш савыты.
Көчлеләрне сындыра алмый диләр
Усал җилләр, көчле давыллар.
Аларны да җиргә бөгеп, кайчак
Язмыш кыйнап ташлый камчылап.
Көчлеләргә яшәү авыр түгел,
Бар да дилэр, җиңел бирелә.
Ялгышалар, күпләр күтәрә алмас
Йөкләр йөртә алар, иңендэ.
Көчлеләргә яшәү рәхәт, диләр
Читтән генә шулай тоела.
Әйтүләре, сезгә, җиңел дә бит
Һаман көчле булып туйдыра.