Сине уйлап елый-елый хыялланып бетә яздым (Айдар Солтан)
Минем хикәяләр язуымны белгән күрше хатыны миңа сеңлесенең көндәлеген күрсәтте. Ул хатын инде вафат. Йөрәк чире аны алып киткән. Бу көндәлектә - бер бәхетсез мәхәббәт тарихы. Аны укыгач, мин бу хатынның йөрәге ничек чыдаган икән дип уйладым.
Ишектән керүче кызымның тавышы әллә нинди сәер иде: «Әни, сине бер таныш түгел абый чакыра». Балаларым минем ир-ат заты белән аралашмаска тырышуымны белә иделәр, шунлыктан аптырап кына тышка чыктым. Кызларым да минем арттан иярделәр. Ишек алдында чыннан да таныш түгел кеше басып тора иде. Ул мине күргәч, елмаеп каршыма килде: «Әллә танымыйсың да инде, бик күп еллар үтте шул», — дип эндәште. Таныдым. Инде күрешмәгәнгә 30 ел үтеп китсә дә таныдым мин сине. Күңелгә кайдандыр укыган шигырь юллары килде:
Чигәләрдә чал чәчләр дә,
Күз төбендә күләгәләр.
Сиңа кайтам, гомеремне
Кыл урталай бүлсәм әгәр.
Әйе, бу син идең. Мине мәхәббәт газапларына салган, бик күп күз яшьләре түктергән, инде ерак-еракта томан артында калган тәүге сөюем. Мин тормыш мәшәкатьләре белән синең бу дөньяда барлыгыңны да күптән оныткан идем инде. Бар нәрсәгә сизгер йөрәгем дә сине күргәч элеккечә ярсып типмәде, гомумән, син минем өчен әллә кайчангы таныш идең.
Синең: «Менә эш белән туган якларга килеп чыгарга туры килде дә, сине дә бер күреп чыгыйм, дидем. Бәлки өеңә чакырырсың, бераз сөйләшеп утырырбыз», — дигән сүзләрең уйлардан арындырды. Мин сине өйгә чакырдым. Кызларым да безнең янга килеп утырдылар.
Син бик нык үзгәргән, олыгайган идең. Мин армиягә озатып калган төз гәүдәле чибәр егеттән берни дә калмаган. Кара дулкын чәчләреңә инде чал кергән, алар элеккечә калын да түгел, якты күзләреңнең нуры беткән, алар ничектер тоныкланып калганнар. Төз киң җилкәләреңә дә тормыш йөге баскан.
Синең белән сөйләшер сүзләр дә калмаган икән инде. Синең генә сөйләшер сүзләрең күп иде ахры, гел сөйләдең дә сөйләдең. Син минем тормышым турында барын да белә идең. Гел минем хәлләремне сорашып торгансың икән, имеш. Үз хәлләрең, гаиләң турында сөйләдең. Хатының ерак якныкы, ике малаең бар икәнен белдем.
Тик мин боларның барысына да битараф идем. Хәтта сөйләгән сүзләрең ачуымны да китерде. Син хатыныңның булдыксыз булуыннан, малайларыңның тәртипсезлегеннән зарландың: «Син бәхетле икәнсең, синең балаларың кызлар, минем бер малай утырып чыкты, бер җирдә эшләмичә ята хәзер, бик авыр миңа», — дип сөйләдең.
Синең белән мин яраткан, уйлый-уйллый хыялланып беткән егет арасында бернинди дә уртаклык калмаган кебек иде. Син саубуллашып чыгып киттең, мин исә кызларымның синең кем булуың белән кызыксынуларына: «Яшь чактагы бер танышым, 30 ел күрешкән юк иде инде», — дигән җавапны биреп, яшьлек хатирәләрен яңарттым.
Син күрше авыл егете идең. Без синең белән кичке уенда таныштык. Үзем чибәрлек белән дан тотмасам да, шундый егетнең мине яратып йөрүеннән иптәш кызларымның кайберләре көнләшә иделәр. Бер елдан син армиягә киттең, мин көтәргә вәгъдә биреп озатып калдым. Ике арада сагыну тулы хатлар йөри башлады. Бер-беребезгә фотолар җибәрдек. Мин сине шундый-шундый сагына идем. Икәү бергә йөргән тын сукмаклар, капка төбендә үскән шомырт агачы, су буендагы таллар минем сердәшләрем булдылар. Мин аларга карап сине искә ала, кайтыр минутларыңны санап көтә идем. Син югында миңа күз салучы егетләр дә булмады түгел, тик мин аларның берсенә дә игътибар итмәдем.
Үзебезнең авыл егете бигрәк тә үзәгемә үтте. Сирәк кенә кичке уенга чыккан вакытта озата кайта да капкадан кермичә интектерә, ә чыкмый калган көннәремдә энем аша чакырттыра иде. Әлбәттә, мин чыкмадым һәм аны бернәрсәгә дә өметләндермәдем. Тик нәкъ менә ул безнең арабызга керде дә инде. Син армиядән кайткач, шәһәргә китеп эшкә урнаштың. Ныклы эш урының һәм торыр җирең булгач мине кайтып алырга, өйләнешергә вәгъдә бирдең. Без синең белән сирәк кенә очраша башладык.
Һәм берзаман син бөтенләй килмәс булдың. Моның сәбәбен мин озак еллар үткәч кенә белдем. Теге авылдаш егет сиңа: «Без аның белән син югында бик күп айлы кичләрне бергә үткәрдек, ул минеке инде», — дигән булган. Син шул сүзгә ышанып, минем белән сөйләшмичә дә китеп югалгансың. Моны миңа иптәш кызым сөйләде. Мине яратуың чын булмагандыр инде, мөгаен.
Мин сине уйлап, елый-елый хыялланып бетә яздым. Күземә башка беркем дә күренмәде. Теге егет күпме генә ялынып йөрсә дә, мин аны күралмый идем. Яшьтәш кызларым бер-бер артлы кияүгә чыгып беттеләр. Һәм мин дә карт кыз булып калмас өчен беренче очраган кешемә чыктым. Иремне яратмыйча чыктым дип әйтә алмыйм. Тик тормышыбызның гына рәте булмады. Ул гел исерек булды, бар кешедән көнләште, мине гел кыйный иде. Аерылып китәргә теләгән көннәрем күп булды, тик ике кыз бала белән кая барасың. Өйгә кайтыр идем, анда әти-әни бертуктаусыз кычкырышып торалар, миңа урын юк иде.
Тешне кысып түзеп яшәдем. Бар куанычым ике балам иде. Алар бик акыллы, тәртипле булып үстеләр. Борчуларын күрергә туры килгәне юк әлегә. Иремне берничек тә туры юлга кертә алмадым. Дәваланып та карады, барыбер эчте. Ахыр чиктә йөрәк авыруы белән дөньядан китеп барды. Шулай итеп гомернең чәчәк чагы үтеп тә китте.
Син яшьлек хатирәләрен яңартып китеп барганнан соң мин синең барлыгыңны кабат оныткан идем инде. Бервакыт сезнең авылдагы дус хатыным миңа синең соңгы араларда безнең якларга еш кайтуыңны, үзеннән гел минем турыда сорашуыңны сөйләде. Хәтта әгәр мин риза булсам, хатыныңнан аерылып минем янга яшәргә кайтырга теләгең барлыгын да әйтте. Мин көлдем генә. Яшьлектә бергә булмагач, гомер көзләренә кереп барганда син миңа кирәк түгел инде. Аннан соң яхшмы-яманмы, ничә еллар бергә яшәгән, ике бала үстергән иремә хыянәт итәргә теләмим. Әйе, нәкъ менә хыянәт итәргә дип әйтәм, чөнки ул мине һәр адымда күзәтеп торадыр кебек тоела.
Картайган көннәрендә түге сөйгән ярлары белән кавышып яшәгән кешеләр бар дигән сүзләргә мин ышанмыйм. Чөнки әллә кайда еракта калган кеше сиңа берничек тә якын була алмый. Тәүге сөю беркайчан да онытылмый дигән сүзләргә дә ышанасым килми. Чөнки миңа әлеге сүзләрне тикшереп карау мөмкинлеге бирелде. Мин кайчандыр башка беркемне дә болай ярата алмам дип өзгәләнгән кешем еллар үтү белән минем өчен әллә кайчангы танышка әйләнгән дә куйган. Хәер, бар кеше күңеле дә бер генә төрле түгел бит. Мин үземнән чыгып кына фикер йөртәм, ахры.