Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сине Салават абый атказанган итте» дигән сүзләр Данир Сабировның күңеленә тигән

news_top_970_100
«Сине Салават абый атказанган итте» дигән сүзләр Данир Сабировның күңеленә тигән
Фото: © Данир Сабиров телеграм-каналыннан

Данир Сабиров телеграм-каналында үзен бик тә борчыган фикер турында сөйләде. Артист әйтүенчә, бик күпләр, Данир Сабировка «атказанган артист» исеме Салават Фәтхетдинов тырышлыгы белән бирелгән, дип саный.

«Ни өчендер безнең халыкта шундый стереотип: «Салават (Данирны – ред.) атказанган итте». Күкрәк киереп әйтә алам, җәмәгать, Салават абыйның үзенә дә, сезгә дә, кем алдында да – мине Салават абый атказанган итмәде. Бәлки, башкаларны иткәндер, белмим, мин анда кергәнем дә юк. Может быть, не знаю. Тагын бер әйтәм: Салават абыйның иҗатын хөрмәт итәм, яратам, но мине ул атказанган итмәде. Итмәде. Әмма нигәдер бөтенесе: «Салават абыең сине атказанган итте инде, Салават абыең».

Салават абыйның үзенең тормышы, минем – үземнең тормыш. Аның үзенең иҗаты, минем – үземнең иҗат.

Миңа моны беренче кеше генә әйтми. Тик дөресе. Миңа бик соң бирделәр ул исемне, үз кыенлыклары да булды, тора-бара, шул кыенлыкны ерып чыккач, миннән хөкүмәттәге бер «зур абый» «синең исем бармы» дип, үзе сорады. Мин «юк» дидем, ул абый «тогда булыр» диде һәм сүзен үтәде», – дип аңлата бу исем бирелү тарихын Данир Сабиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100