Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сине күргәч, каһәр суккан, чире дә онытыла...»: Җәвит Шакиров дустына шигырь язган

news_top_970_100
«Сине күргәч, каһәр суккан, чире дә онытыла...»: Җәвит Шакиров дустына шигырь язган
Фото: Җәвит Шакировның социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Юмор остасы Җәвит Шакиров профессор, 3 тапкыр алтын скальпель иясе, Россиянең, Башкортстанның атказанган табибы, якташым Нартайлаков Мәҗит Әхмәт улының туган көненә багышлап шигырь язган һәм аны социаль челтәрдә урнаштырган.

Синең туган көнең, Мәҗит,

Февральнең өчендә.

Бу бит тарихи вакыйга –

Бөтенебез өчен дә.

Синең белән очрашулар,

Дустым, үзе ни тора?

Сине күргәч, каһәр суккан,

Чире дә онытыла.

Синдәге энергия

Барыбызга да җитә.

Синең шундыйлыгыңа

Безнең исебез китә.

Кеше буларак та

Мәҗит ул – уникальный.

Тагы бер шәп ягы бар:

Ул әле музыкальный.

Аныңча авылча гармунда

Берәү дә уйный алмый.

Тырышсалар да, Мәҗитне

Беркем дә уздыралмый.

Тәмен белеп тарта ул

Гармунының күреген.

Уйнавыннан белеп була

Мәҗит дусның кемлеген.

Гади булып күренсә дә,

Мәҗит ул – характерный.

Өзеп әйтә кемлегеңне,

Ул синнән сорап тормый.

Бәлки, дөрестер, дустым,

Синең шундый булуың.

Чакмагышларча, тимерне

Кызуында сугуың.

Син, Мәҗит, авторитет –

Кайда да сүзең үтә.

Проблеманы хәл итәргә

Синең бер сүзең җитә.

Шундый булганың өчен

Без сине хөрмәтлибез.

Алтын куллы, алтын кеше

Ул безнең Мәҗит, дибез.

Башларына кайгы төшсә,

Кемдер бара мәчеткә.

Без чирләп-фәлән китсәк,

Йөгерәбез Мәҗиткә.

Синең барлык уңышларга,

Без, брат, шатланабыз.

Бер мәктәптә укыдык, дип,

Бар җирдә мактанабыз.

Туган көнең котлы булсын,

Бәйрәмең белән, Мәҗит.

Теләгем шул – озак яшә,

Йөз иллегә чаклы җит!

«Бездә – Чакмагышта гына ул булдыклы кешеләр. Молодец!», «Молодец кеше ул, озын гомер телибез», «О-о-о-о, зурлагансыз авылдашыгызны», – дип котлауга кушылган Җәвит Шакировның язылучылары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100