Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Сине иректә көтүләре бик мөһим, ул - тормыш стимулы". Элеккеге тоткын хатын-кыз белән әңгәмә

Табигате буенча нәфис, нәзәкатьле итеп яралтылган хатын-кызлар да тормышларында хата ясап төрмәгә эләгергә мөмкин. Кырыс шартлар, сынаулар кемнедер сындыра, кемнедер чыныктыра. Кайчандыр ирегеннән мәхрүм ителгән Гөлшат Татова “Интертат”ка башыннан кичкәннәрне сөйләде.

news_top_970_100
"Сине иректә көтүләре бик мөһим, ул - тормыш стимулы". Элеккеге тоткын хатын-кыз белән әңгәмә

Гөлшат ханым Казанга туган ягы Төркмәнстаннан 1975 елда килгән. Аны КХТИ студенты булган абыйсы чакырган. Укырга кергәннән соң, Казанда яшәргә калган.

Иректән мәхрүм итү урыннарына китергән юллар

- Ирем белән дә монда таныштым, 3 туй үткәрдек: Казанда, Төркмәнстанда, Ирандагы туганнарыбызда. 7 ел элек ирем үлде. Аңа кадәр без бик яхшы яшәдек. Казанда үз йортыбыз бар иде. Ирем үлгәндә 4 балам бар, үзем 5нче балага авырлы идем. Мин бик авыр хәлдә калдым. Нәрсә эшләргә? Берничә эштә эшләдем, төнге 2 дә китә идем, офисларда идәннәр юдым. Аннары иректән мәхрүм итү урыннарына эләктем.

- Ничек эләктегез?

- 159 статья - мошенничество өчен. Йорттан читтә җиребез бар иде. Шуны саттым. Сатып алучы җир өчен алдан акча бирде, ярты ел үткәч, ул җир миңа кирәк түгел, диде. Мин аңа акчаның бер өлешен бирдем, ә ул миңа “Миңа бөтен акча да кирәк” диде. Мин бөтен акчаның да булмавын әйттем. Күпмедер вакыттан соң калган өлешен кире кайтарам дип расписка яздым.

Аның улы прокурор тирәсендәге кеше булып чыкты, аннары инде күршеләр арасында була торган низаглар башланды. Миңа шикаять яздылар, шулай итеп Мамадыштагы “колония поселения”га эләктем. Миңа 3,5 ел бирделәр, 2 ел 4 аен утырдым.

Аннан соң Азат Галимҗанович (Азат Гайнетдинов - социаль реабилитация үзәге җитәкчесе - ИТ) килеп безгә лекция укыды. Беренче тапкыр аның белән Мамадышта таныштым. Миңа үзенең визиткасын калдырды. Кем икәнебезне  сорады. Чыккач, элеккеге эш урынымда эшләргә тырышып карадым. Эшкә алалар, ләкин түбәнрәк вазифага.

- Сез төрмәгә эләккәч, балаларыгыз кем белән калды?

- Олы кызым белән. Аңа ул вакытта 17 яшь иде. Мине ана булу хокукыннан мәхрүм итә алмадылар, чөнки моның нигезе юк. Төрмәдә бер көн дә ял итмәдем, отпуск, больничныйлар алмыйча эшләдем. Бөтен эшләгән хезмәт хакымның 75 процентын - 3-4 мең, бик кечкенә сумма булса да, балаларыма җибәреп тордым. Бөтен сумманы җибәрә алмый идем, тоткыннарның 25% эшләгән акчасы счетта калырга тиеш.

Тәмәке тартмаганга миңа җиңелрәк иде. Тартучыларга авыр, аларның гел тартасы килә. Тәмәкегә акчалары җитмәгәнгә ачулары килә, нервланалар. 

- Бәлки исегезгә төшерәсегез дә килмәс… Беренче көнегезне хәтерлисезме?

- Мин башта шартлы срокта утырырга тиеш идем. Петрушкин двордагы СИЗОга яптылар. 10 көннән соң чыгарырлар дип уйладым. Беренче судны кичектерделәр, икенчесеннән соң чыгарырлар дип 100% ышанган идем.

Шулай килеп чыкты: суд барышында үземне ямьсез тоттым. Судьяны да, прокурорны да, башкаларны да мыскылладым. Алар мине, милләтемне телгә алгач, дәшмичә түзеп кала алмадым. Судьяны кимсетү - бик тупас хокук бозу. Шуның өчен утырттылар. Улым белән кызым әни, әйдә өйгә дип килгән иде.

Беренче көнне шок хәлендә идем. Беркайчан да туганнарым, якыннарым арасында төрмәдә утыручылар булмады. Карантин вакыты, иртән билгеләнәсең. 10 көн буена урындыкта утырасың.

- Яңа кеше булганга кыерсыттылармы?

- Әйе, башта кыерсыта башладылар. Ләкин мине “Булгария” теплоходы арендаторы Света Инякина белән бер камерага утырттылар. Бик тиз уртак тел таптык. Барыбер СИЗО ул бөтенләй башка нәрсә. Анда барысы да башкача. Камерада 10 кеше, тәмәке тартмаучылар камерасы.

Колония-поселениядагы тормыш

- Төрмәдәге тормыш нинди ул? Фильмнардагы кебек коточкычмы?

- Юк, мин поселениедә булдым. Анда башка җирдәге кебек. Кайда булуың мөһим түгел, поселоктамы син, лагерьдамы - үзеңне ничек куюыңа карап, мөнәсәбәт тә шундый була. Үзеңне кыерсытмый торган итеп куйсаң, беркем дә тими.

Мине кыерсытуы бик авыр. Табигатем буенча мин бик көчле, гаделлекне яратам. Приютта да гаделлек урнаштырам. Яшәү урыны булмаганнарны, карт әбиләрне кыерсытсалар, мин һәрвакыт гаделлек яклы. Үзеңне ничек күрсәтсәң, эшең шулай бара.

- Иректән мәхрүм итү урыннарында утыручы хатын-кызлар - нинди алар?

- Төрмәдәге хатын-кызларның 80 проценты алимент түләмәгәнгә утыра. Ана булу хокукыннан мәхрүм ителгәннәр. Мин шунда беренче тапкыр хатын-кызларның алимент түләргә тиеш булуларын белдем, шок хәлендә идем. Аларның барысының да проблемасы - эчкечелек. Эчмәсәләр, тормышларын җайга сала алырлар иде. Идән юыпмы, башка эшкә урнашыпмы, теләсә нинди хәлдән чыгу юлын табып була.

- Ә сезгә эчкечелеккә аяк басмаска нәрсә ярдәм итте?

- Беренчедән, тумышым белән Төрекмәнстаннан булуымдыр. Мине башка мохиттә тәрбияләделәр. Мин эчүне дә, тартуны да яратмыйм. Ирем дә эчми, тартмый иде, балаларым да.

- Яңа килгәннәргә нинди мөнәсәбәт?

- Мин килгәндә башкаларны кыйнаучылар да булды. Тирә-якка карагач, күзәткәч, барысын да аңлыйсың. Табигатем буенча мин лидер. Безнең 3 барак бар иде. Колония җитәкчесе янына барып, яшь кызларны миңа җибәрегез дип әйттем. Чөнки аларны кыерсыталар иде.

Анда “уртак казан” бар. Һәркайсы шунда тәмәке, башка нәрсәләр салырга тиеш. Ләкин кайберләренең андый мөмкинлеге юк. Мин тартмыйм, минем тәмәке юк. Кешедән бурычка алып, аннары балаларга дигән акчаны кемгәдер бирә алмыйм бит.

Колония начальнигы Раил Максутовичка килдем, “Раил Максутович, монда шундый хәл. Яңа килгән яшь кызларны минем баракка җибәрегез”, - дидем. Чөнки уртак казанга тәмәке, башка әйберләрне салырга мөмкинлекләре булмаганга аларны кыйныйлар, җәзалыйлар. Мәсәлән, син бүген бер кап тәмәке тиеш, ә иртәгә блок тиеш буласың. Яисә 10 кап тәмәке.

Монда хәзер шул баракта булган хатын белән эшлибез, аның мине яхшы итеп искә алуы күңелгә рәхәт. Хәзер инде ул темадан читләштем, беркемне дә исемә төшермим, ләкин приютта танышлар күреп, начар итеп түгел, яхшы яктан искә алулары, яхшы сүзләр әйтүе күңелгә рәхәт.

- Андагы тормышның нинди үз законнары бар?

- Мин анда бернинди законнарга да буйсынмадым. Мине буйсындырырга теләделәр, ләкин миңа барыбер иде.

Поселениедә бараклар бар. Аста хатын-кызларныкы, өстә ир-атларныкы. Алар белән кухня уртак. Хатын-кызлар ир-атлар барагына аена 60 кап тәмәке бирергә тиешләр иде.

- Әгәр дә син лидер икән, төрмәдә дә үзеңә күп нәрсәне булдыра аласыңдыр?

- Әйе, мин анда патша кебек яши ала идем. Башка бараклар белән чагыштырганда, минем баракта гаделлек булды. Дежурство оештырдым, көн саен чиратлашып идән юалар иде.

Ә башка баракларда яңа кеше килгәч, атна буена идән юарга тиеш. Шәхси әйберләрен тартып алалар. Кемгә кер юу порошогы кирәк, кемгә нәрсә - тартып алалар. Аларда кухняда, яисә раздевалкада бикләп, кызларны кыйнарга мөмкиннәр. Миндә андый хәл булмады.

Шуңа кадәр барып җитте, башка баракта яшәүче Яшел Үзәннән килгән ике кыз качарга теләде. Миңа 3 көнлек отпуск биргәннәр иде, мине көтеп утырганнар. Килдем, Настя белән Ксюша, “Гөлшат, без сине көтәбез”, - диләр. “Нәрсә булды?”, - дим. “Безгә уртак казанга 10 кап "Парламент" тәмәкесе салырга куштылар, диләр. Поселениедә генә түгел, кайда булса да 20 кап "Парламент" табу бик зур сумма.

Тәмәкене алар качкач, бөтенесе дә дәшмичә торсын өчен сораганнар. Карыйм, сумкалары әзер, төнлә качабыз, диләр. “Син хәзер качып китсәң, поселениедән “Козловкага” (Чувашиядәге колония - ИТ) китәчәксең”, - дидем. Анда тагын да начаррак. Минем анда булганым юк, бөтенләй коточкыч, бик кырыс дип сөйлиләр.

Мин отряд начальнигына барып барысын да сөйләп бирдем. Бу кызларны минем баракка күчерегез, дидем. Мин бернәрсәдән дә курыкмадым, миңа барыбер иде. Миңа алар беркем түгел, качсалар, үзләренә тагын да начаррак була бит.

- Күпме утырасылары калган иде?

Алар әле килгәннәр генә, алда 2 ел утырасылары бар иде. Берсенә 18, икенчесенә 19 яшь. Алар бала гына. Кайдадыр нәрсәдер урлаганнар, 158 статья буенча утыртканнар. Ярый әле поселениегә, төрмәгә түгел.

- Сез аларның качарга теләвен сөйләгәч, алар сезгә карата яхшы мөнәсәбәттә идеме?

Әйе, миңа якын да килергә куркалар иде. Миңа барыбер иде. Берәр нинди хәл була калса, гаделсезлек очракларында начальник алдында да килеп суга ала идем.

- Сезне ул хөрмәт иткәндер.

- Колония начальнигы Раил Максутович, әйе. Мин 2014 елда анда эләккәндә Корбан бәйрәме иде. Ул һәр корбан саен “Татова, корбан синең карамакта”, дия иде. Мин үзем бөтен корбан итен әзерли идем. Аның тарафыннан бу хөрмәт итү билгесе булган.

Тагын шундый хәл булды, мине ашханәгә эшләргә куйдылар. Мин ачуымны китергән бер офицерны ботка белән коендырдым. Иртән ботка әзерли идем. Штраф изоляторы бар. Анда ит кертергә ярамый. Ул мине шунда ит керткәнмен дип уйлаган. Мине шулкадәр чыгырымнан чыгарды, мин кәстрүлне алдым да аңа аудардым, бөтен кителе боткада иде. Ә ул сменаны әле генә кабул иткән.

Мине 15 тәүлеккә шунда ук штраф изоляторына ябарга тиешләр иде. Аннары суд булып, “Козловкага” җибәрәләр.

Шул хәлдән соң бер тикшерү үтте, икенчесе, өченчесе... мине беркем дә чакырмый. Дүртенче тикшерүдә, сәгать 9да карыйм, колония начальнигы Раил Максутович килә. Мине япсалар, кызыма шалтыратып, мине япканнарын әйтегез дип янымда торучыларны кисәтеп куйдым. Мин һәрвакыт кисәтеп куя идем.

Ул мине чакырды, стройдан чыктым, “Нәрсә булды?” - ди. Мин нәрсә булганын сөйләдем, ул кире стройга бас, диде. Бастым, алга таба ни булыр дип көтеп торам, нәрсәдер булырга тиеш бит.

Тикшерүдән соң, Раил Максутович янына килеп, “Раил Максутович, мин бераз артыгын җибәрдем инде, ләкин мин нәрсәдер эшләгәнмен икән, әйе мин эшләгәнмен, нәрсәдер эшләмәгәнмен икән, миңа нәрсәдер исбатлау файдасыз”, дип сөйләдем. Ул “Булды, булды, бар”, - диде. Һәм бетте. Мине Аллаһ Тәгалә яратадыр, Ул мине анда күп нәрсәдән саклап калды.

Аварияга эләккәнем бар, анда да инде барысы да тәмамланган кебек иде... ләкин Аллаһ Тәгалә мине саклап калды.

- Кешенең юкка гына, бер гаепсезгә утыртылган очраклары бар идеме?

- Бар иде. Минем белән бер егет утырды. Мин аны иректә булганда да белән идем. Ул дустына банкка процентка 5 миллион акча салган. Бу шәхси банк булган. 3 ай вакыт үткәч, дусты син миңа берни дә бирмәдең, дигән. Шуның өчен бу егет дустын үле хәлгә җиткергәнче кыйнаган. Аңа 4 ел бирделәр. Акчасын да югалткан, төрмәгә дә эләккән. Мондый хәлләр тормышта бик еш була.

- Гаилә коручылар булдымы?

- Бар иде, никахлар укытучылар булмады, батюшка чакыртып, венчание ясаттылар. Анда парлар да кавыша, ә мин бернинди яктан да ирешмәслек идем. Кемгә иректә игътибар җитми, алар андагы теләсә кайсы игътибарны, кайгыртучанлыкны күрә. Чөнки аларның иректә ул булмаган, мәхәббәтнең нәрсә икәнен белмиләр. Ир аерым, хатын аерым яшәсә дә, венчание үткәреп, аларга очрашу өчен 3 көнгә бүлмә бирәләр.

“Мин балаларыма кирәк”

- Сез анда утырганда, балаларыгыз ничек яшәгән? Сез чыккач, хәтерлиләр идеме?

- Әйе. Алар минем белән очрашуга киләләр иде. Очрашу бик авыр булды. Беренчедән, акча ягыннан бик кыйммәткә төшә, 3 көнгә килү өчен, ким дигәндә 10 мең сум акча китә. Алар бит азык-төлек тә алып киләләр, тегесен дә, монысын да алып киләселәре килә. Мин аларның акчасын алам булып чыга.

Аннары инде аларга килергә рөхсәт итмәдем. Акчаны сарыф итмәс өчен 2-3 сәгатькә килә башладылар. Башта ай саен киләләр иде, аннары айга бер тапкыр килергә дә рөхсәт итмәдем. Дүрт айга бер тапкыр гына килегез дидем. Әлбәттә инде, нәрсә генә әйтсәм дә, кызым үзенчә эшләде. Барыбер минем янга килә иде, берни дә кирәкми дисәм дә, әни - әни инде ул. Мине балалар аңлады, тәнкыйтьләмәделәр. Ә иң мөһиме - алар мине көтте. Мин аларга кирәк идем. Моның белән бөтен хатын-кыз да горурлана алмый.

Минем белән бер наркоман хатын утырды. Бердәнбер улы бар иде. Ул инде әкренләп үлгәнен аңлый иде, СПИД, ВИЧ - анда нинди генә авыру булмагандыр. Тереләй череде. Утырып тәмәке тартканда, “Гөлшат, мине улым моның өчен беркайчан да гафу итмәячәк”, - дип әйтте. Улы әнисеннән баш тартты. Йокларга яткан җиреннән ул хатын үлде. Мин отряд начальнигын чакырдым. Табут ясап, шул поселокта күмделәр. Аны алып китүче дә булмады.

Балалар турында әйткәндә, сине кемнеңдер көтүе бик мөһим. Син кемгәдер кирәк. Шуның хакына син төзәтү эшләре буенчамы, яхшы тәртип өченме, ничек булса да моннан чыгам дип уйлыйсың. Сине көтүләре бик мөһим, ул тормыш стимулы. Ул стимул булмаса, чыгасылары да килми. Срок беткәч тә, поселениедә яшәргә калучы хатыннар-кызлар бар иде. Чөнки алар беркемгә дә кирәк түгел: әти-әниләренә дә, балаларына да.

Ә мин һәрвакыт балаларыма кирәк дип горурлана идем. Бу бөтен хатын-кыз өчен дә мөһим, төрмәдәме мин, башка җирдәме, иректәме, сине анда көтүләре, аларга кирәк булуың мөһим.

“Мин аңладым: элеккеге тоткыннар да нормаль кешеләр”

- Балаларыгыз белән барысы да яхшы булган. Ә яңадан гаилә төзергә теләгегез юк идеме?

- Минем ирем кебек яхшы кешене башка таба алмыйм. Ул иң яхшысы иде. Хатын-кыз барыбер чагыштыра. Минем янга гаилә төзәргә теләкләре булган бик күп кеше килә. Ләкин ничектер шүрләтәме соң, белмим. Мин әле бу турыда уйламадым. Ә болай, күз салып йөрүчеләр бик күп (көлә).

Сез ышанмассыз, кызымнан кечкенәрәк 23 яшьлек улым мине “Син бит инде үзең өчен яшәргә тиеш”, - дип ачулана. “Картлык көнеңдә ялгыз калырга телисеңме”, - ди. Мин аның сүзләреннән шок хәлендә идем. Безнең милләтне күз уңында тотып, улыңнан шундый сүзләр ишетү минем өчен шаккаткыч иде. Никадәр хөрмәт бу сүзләрдә.

Бик хөрмәтлиләр, мин өйгә керәм, балаларым минем аяк киемемне салдыра. Өстәл инде әзер була, мин анда берни дә эшләмим. Әни, рәхим итеп өйгә генә кайт дигән мәнәсәбәт. Иртән эшкә киткәндә, аяк киемемне кидертәләр. Аларны әтиләре шулай өйрәтте. Шуңа күрә, алар өчен әни - иң изге кешедер.

- Җәмгыятьтә төрмәдә утырганыңны белүчеләрдән нинди мөнәсәбәт була?

- Үзем шундый хәлгә калганчы, мин андый кешеләргә тискәре мөнәсәбәттә идем. Анда бигрәк куркыныч кешеләрдер дип уйлый идем. Андагы кешеләрнең 50 проценты нормаль. Әлбәттә, андый кешеләргә бездә һаман да бик сак кына мөнәсәбәт. Эшкә урнашасыңмы, башка җиргәме - бик кимсетеп карыйлар. Андый кешеләр кирәк түгел кебек. Ләкин беләсезме, бу тормышта бөтенебез дә бик күп хата ясыйбыз. Хәзер мин аңладым: элеккеге тоткыннар да кешеләр. Нормаль кешеләр.

- Әти-әниегез, ирегезнең әти-әнисе ярдәм итмәдеме?

Алар барысы да Төрекмәнстанда яши. Үзебез РФ гражданнары. Төрекмәнстанга юл бик авыр. Монда туганнарым да юк, балаларым белән калдым. Бу сынау иде, һәм без аны үттек.

Азат Галимҗановичка эшләргә килдем. Төзәтү эшләрендә бер ел буе пекарняда эшләдем. Анда да Азат Галимҗанович урнаштырды. Аннары приютка (хөкем ителгәннәр вакытлыча яши торган урын - ИТ) эшкә килдем, менә инде 3 ел мин алар белән. Монда эләгүемә мин бик канәгать, бик шат.

Азат Галимҗановичта зур, арыслан йөрәге. Андый кешеләр бик сирәк. Ул барысын да аңларга, барысына да игелек кылырга тели. Мин аның гаиләсен, балаларын яхшы беләм. Бик ачык кеше. Азат Галимҗановичка баш иям. Нәкъ тә ул мине туры юлга бастырды. Эшләргә мөмкинлек бирде. Миңа ышанды. Аның ышанычын бөтен кеше дә ала алмый. Ул булмаса, мин икенче тапкыр шунда эләгер идем. Чөнки ул чарасызлык иде. 

Беркемгә дә кирәк булмаган кешеләр чарасызлыктан җинаятькә бара

- Рәшәткә артына эләккән һәркем чарасызлыктан бу адымга бара. Яшәү урыннары булмаганнарның барыр җирләре юк, алар урлашырга мәҗбүр. Чөнки алар беркемгә дә кирәк түгел. Алар безнең дәүләткә дә кирәк түгел. Мин сезгә берничә мисал китерә алам.

2 гыйнварда монда безгә бер әбине китерделәр. Аның бер генә аягы бар иде. Әбине оныгы белән ул яшәп торган йортның хуҗалары китерде. Оныгы хәмер эчә башлаган, каядыр 10 көнгә китеп югалган. Әби ач килеш, бернәрсәсез өйдә калган. Ул приютта 3 көн яшәде. Ләкин бездә аның өчен шартлар юк иде. Мин аны 3 көнгә дип үз өемә алып кайттым. Хәзер инде ул 8 ай миндә яши. Ул беркемгә дә кирәкми.

Гөлшат Татова фотолары

- Картлар йортына мөрәҗәгать итсәгез?

Картлар йортына да үзем бардым. Белешеп карыйм дип уйладым. Кердем дә уктай атылып чыгып та киттем. Анда алар беркемгә дә кирәкми. Документлар да проблема түгел, аларны анда кайгырту юк. Бер әби ята, тәннәре суелып беткән.

Юк инде, әбине тыныч күңел белән калдырырлык шартлар юк анда. Санитаркалар бар, ләкин алар өчен ул гадәти хәл. Идән юучылар кебек керәләр дә, юалар, чыгып китәләр. Алар ул мохиткә ияләшкән. Аяксызны китерәсеңме, кулсызнымы - көн дә була торган хәл. Мин аларны тәнкыйтьләмим, персонал җитми, хезмәт хакы аз.

- Кешегә ярдәм иткән, гыйбрәтле хәлләрне сөйли аласызмы?

Бер хәзрәт безнең приютка бер әбине китерде. Үзе пычрак, үзе буялып беткән, иң мөһиме - ике аягы да бар. Без аны юындырдык, бәлки туганнары табылыр дип, ролик төшердек. Беркемгә дә әйтмичә, бер иптәш белән аның туганнарын эзләргә керештек. Аның кеме дә булса булырга тиеш бит. Азат Галимҗановичка әйтмәдек, әкрен генә киттек. 8 сәгать буе әйләнеп йөргәннән соң, туганнарын таптык.

Бераз алдарга туры килде, үзебезне шәһәрнең социаль яклау өлкәсеннән дидек. Шулай таптык. Хәзер малае трубканы алмый. Беркемгә дә кирәкми булып чыкты.

Ул әби бик хезмәт сөючән. Бердәнбер проблемасы: аны кыйнасалар, ул эчә башлый. Ире, төрмәдән чыккан үги малае кыйныйлар.

Бу юлы да төнлә йоклыйм, хәзрәт шалтырата. Гөлшат ханым, сезнең кәефегезне төшерәм инде, ләкин Корбанбикә әби тагын террасада ята, ди. Мин башта аңламадым... нинди террасада? Кайда икәнлеген әйтте, зинһар өчен ярдәм итегез диде, кемнәндер нидер сорарга миңа оят диде. Мин ярар дидем, тагын шунда бардым.

Килене кыйнаган, өйгә кертмәгән. Улы да телефонга җавап бирми, белмим, аларга ул кирәкми. Туганнарына күпме шалтыраттым, берсе дә җавап бирми. Минем белән аралашырга теләмиләр.

Икенче очрак. Мордовиянең Саранск шәһәреннән 2 ай элек исерек хатын килде. Башы кортлаган, кыйналып беткән. Без аны юындырдык, яраларына дарулар сөрттек. Бар инде өеңә кайт, улың янынамы, башка җиргәме дидем. Ә ул юк ди, мине приютка кертегез дип үтенде.

Гөлшат Татова фотолары

Без аны кабул иттек, эшкә урнаштырдык. Башта урам җыештыручысы булып эшләде.

“Мин яшәргә телим, элеккеге тормышка кайтырга теләмим”, - диде. Хәзер ул нормаль хәлгә килде.

- Үзегезнең әти-әниегез белән аралашасызмы? Белделәрме?

- Әлбәттә, аралашабыз. Алар колониягә эләгүемне белмәделәр, мин әйтмәдем.

- Эчкечеклеккә кереп китмәвегез мөһим.

-Миңа беркайчан да кирәк булмады ул. Бик күпләр төшенкелеккә бирелә, аларга инде ни булачагы да барыбер. Алар бүген эчтеләр, бүген аларга рәхәт, ә иртәгә нәрсә булачагы аларга кызык түгел.

Якыннарыгызны саклагыз дип әйтәсем килә. Бездән башка алар беркемгә дә кирәкми. Бер-берегезнең кадерен белегез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100