Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Синең ирең юкмы әллә?" - Лилия Муллагалиеваның киемен тикшерәләр

"Синең ирең юкмы әллә?" - Лилия Муллагалиеваның киемен тикшерәләр

news_top_970_100
"Синең ирең юкмы әллә?" - Лилия Муллагалиеваның киемен тикшерәләр
Җырчы Лилия Муллагалиева “модный ертык” джинсы чалбарын киеп төшкән фото куеп инстачыларның тынычлыгын алган. 

Инстачылар ике төркемгә бүленгән. Берсе тискәре комментарийлар язучылар, икенче төркем - Лилияне якларга тырышучылар. 



Күпчелек комментарийлар “коточкыч”, “әстәгъфирулла”, ни бу?” сүзләреннән гыйбарәт. 

“Лилия, син бит дүрт бала анасы, бүтән чалбарын юкмы? Бот төбеннән ертык чалбар кимәсәң инде, бер дә матур тугел”; 

“Дүрт бала анасы, бер дә килешми. Әз генә дә тәнегез тартышмыймыни? Әллә сез юри кешеләрне чирләтергә шулай киенәсезме? Иртәнге биштә минем бу хәлне күрәсе килмәгән иде”; 

“Кызлар, ни эшләгәнегезне үзегез беләсезме ул? Алып ташлагыз бу фотогызны? Лилия, синең ирең юкмы әллә? Бот күрсәтү нәрсәне аңлата?” 

“Лилиянең маңгаена дүрт баласы бар диеп язылмаган бит, кисен, оныклары тугач салыр әле”; 

“Киресенчә, дүртенче бәбиеннән соң йөзе бик нык яшәргән. Лилияне 18 яшьлек кыз диярсең”; 

“Гринвей чүпрәге дә кыстырып куйса шул тишеккә, вообще шоколад булыр иде”; 
 
“Әбием һәрвакыт кеше рәнҗешеннән куркыгыз, кеше сөйләмәгез, кеше тикшермәгез, кешегә авыр суз әйтмәгез, сүз ярасы төзәлми дип әйтә иде. Нишлисе килсә дә, аның үз эше. Беребезнең дә картаясы килми”; 

“Лилияне бик хөрмәт итәм, уңган-булган, матур. Просто яшәрәсе генә килгәндер тагын да”; 

“Бу чалбар дүрт баласы булган өчен килешми түгел, әлегә буй-сыны андый джинсы киярлек түгел. Мәгънәсез күренә”; 

“Безнең әни берүзе безне алтыбызны үстерсә дә бер тапкыр да ертык әйбер кидертмәде. Хәерчелек теләп тора ул мондый кием”,

"Болай итеп Бариева гына булдыра ала. Кем белән йөрисең инде...";

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100