Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синең өчен QR белән барып кайтам: теләсәң, алам да, бирәм дә»

QR-кодлар яңа төр эшКУАРар базары барлыкка китерде. Хәзер Казанда йомышыңны вакцинасы һәм QR- коды булган кешегә тапшырырга була. Игълан бирүчеләрнең берсенә шалтыраттык.

news_top_970_100
«Синең өчен QR белән барып кайтам: теләсәң, алам да, бирәм дә»
Фото: Рамиль Гали

Яңа шартлар яңа төр үзмәшгульләр булдырды. Вакцина кадатмагансың икән, 100- 500 сум тәңкәңне түләсәң, хәзер синең өчен кием алып чыгып бирәләр, балаңны бәйрәмгә озаталар, азык-төлек, көнкүреш кирәк-яракларын алып чыгып, кертеп бирәләр. Хәзерге вакытта игъланнар урнаштыра торган популяр сайтларның берсендә ике дистәдән артык белдерү таптык. Бер — ике көн алдан «эшкә керешкән» кешеләр үз хезмәтен 100-300 сум дип бәяләсә, бүген инде мондый эш 500 сум.

Әле кичә генә белдерү элгән Каринага шалтыраттык. Ул кибетләрдән үз гәүдә төзелешенә яраклы һәм туры килә торган киемнәр сатып алып, чыгарып бирергә әзер. «Бәяләр төрле. Эшне кайда һәм кайчан башкарырга кирәк? Мин алдан график төзим, килеп җитешә торган булырга тиеш», — ди. Карина яши торган урыннан ераграк җиргә заказ ясасаң, такси бәясенә дә өлеш чыгарырга кирәк. Ул яши торган тирәгә чакыртсаң, түләү — кибеткә кереп чыккан өчен генә: 500 сум. Карина хәтта баламны сәүдә үзәгендә урнашкан балалар уйный торган урынга — туган көнгә илтергә дә ризалашты. «Беренче заказчы буларак, сезгә скидка, керү — акчага, чыгу — бушка булыр», — дип сөендерде туташ.

Икенче берәү тагын да креативрак булып чыкты. Анысының өстәмә хезмәт өчен аерым бәя: сиңа кирәк әйберне сайлап алган өчен, өстәп, 150 сум түләргә туры киләчәк. Игълан бирүче кибеткә кереп, исемлек буенча гына, сатып алып чыгып бирергә генә риза.

«Үзизоляция вакытында иң күп акча эшләүчеләрнең берсе курьерлар, хәзерге заманда иң перспективалы профессия», — дип актёр һәм алып баручы Иван Ургант федераль каналда шаяртып яткан иде. QR-кодлы эшкуарлар көненә өч кенә тапкыр кирәк урынга кереп чыкса да, аена 45 000 (Россиядә уртача хезмәт хаты — 35 000) акча эшли ала дигән сүз. Җитте замана! Тамак тук булсын өчен, югары уку йортына керер өчен БДИлар тапшырып, 5 -6 ел укып, диплом дип йөрисе дә юк икән, ләбаса!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100