«Синең өчен догада булырмын»: Дилә Нигъмәтуллина начар хәбәр белән бүлешә
Җырчының якын кешесендә яман шеш авыруы табылган.
Дилә Нигъмәтуллина инстаграмда авыр хәбәр белән бүлешкән. Җырчының дус кызында яман шеш авыруы табылган. Дилә якын кешесе өчен бик борчылып, пост урнаштырган. Сторисларында да хис-кичерешләре белән уртаклашкан.
«Кичә минем өчен бик якын булган бер кешенең авыр хәлдә булуын хәбәр иттеләр. Диагнозы әниемнеке кебек — күкрәгендә яман шеш. Мине шул вакытларга кире кайтардылармыни!
Бәлки, әнием исән булыр иде… Әгәр үзем белән иртәрәк шөгыльләнә башлап, аны да үзенә игътибарлырак булырга өйрәтсәм?
Юк, мин үземне гаепле санамыйм. Һәрхәлдә, тырышам. Әмма бу минем өчен бик зур дәрес булды.
Хәзер минем өчен бик якын кешедә шул ук диагноз расланды. Янә шул ук хисләрне кичерәм… Бик теләсәм дә, нәрсәне дә булса үзгәртү кулымнан килми…
Соңгы елларда без сирәк күрештек, ләкин һәрвакыт языша идек. Соңыннан ул миннән ераклашкан кебек тоела башлады. Ә кайчандыр ул минем иң тирән серләремне сыйдыручы якын дустым иде. Авыр вакытларымда дөрес киңәшләре белән ярдәм итеп торды. Кызганыч, башкаларга ярдәм итеп, без үзебез турында онытып җибәрәбез. Ләкин алай эшләргә ярамый. Барысын да үзеңнән башларга кирәк.
Әлеге хәбәрне ишеткәч, югалып калдым. Ватсаптагы смсларны укыйм да, күземә яшь тула. Минем бу чынбарлыкны кабул итәсем килми. Синең өчен догада булырмын», — дип язган ул.
Җырчы барлык инстадусларын үз-үзләре белән гармониядә яшәргә, сәламәтлекләренә күбрәк игътибар бирергә чакыра.