Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сине бозганнар!» – Лилия Хәйруллина киңәш сорый

news_top_970_100
«Сине бозганнар!» – Лилия Хәйруллина киңәш сорый
"Татар-информ" архивы

Җырчы Лилия Хәйруллинаны социаль челтәрләрдә дә, тормышта да бик күңелле, позитив кеше буларак белсәк тә, аның да төрле чагы була икән. Телеграм каналында ул күңел халәтеннән зарланган.

«Сине бозганнар! Сиңа бүләк ителгән барлык бүләкләрне дә ташла!» Мин үземнең хәлем турында сөйләгәч, дус кызым беренче булып миңа әнә шулай диде. Күз тию, бозым, сихер һәм тагын шуның ишеләр – кешеләргә карата эшләнгән иң куркыныч әйберләр. Моңа ышанасы да килми, ләкин... Туганнары, якыннары үзләренең якын кешеләренә карата мондый әйберләрне эшләгән очракларга мисаллар бар.

Позитив кеше булуыма да карамастан, тормышта минем белән дә төрле хәлләр булды һәм булып тора. Һәркем авырлыклар аша уза, моңсулык, сагыш, күңелсез хәлләр, күз яшьләре, депрессия... Бөтен нәрсә дә «кулдан төшеп» киткәндә, берни дә килеп чыкмый, бер сәбәпсез дә нервылар кузгала, юкка гына да ярсый башлыйсың, күңел тынычлыгы югала... Бер караганда, синең белән бар да тәртиптә кебек, ләкин синең эчең поша...

Бу халәт танышмы сезгә? Кемдер моның сәбәбен көз җитү белән бәйли, ә кемдер кайбер кешеләрнең үзләренә карата мөнәсәбәтенә сылтый. Шулай ук, күңел төшенкелегә бирелүнең сәбәбе – күз тиюдән, бозымнан, сихердән, дип уйлаучы танышларым да бик күп. Андыйлар төрле күрәзәчеләргә дә йөриләр.

Хәер, кайвакытта әлеге халәт – иҗат кешеләренең мораль яктан гадәти күңел төшенкелегенә генә бирелүе булырга да мөмкин.

Күз тию ише әйберләргә ышанасызмы, гомумән? Бәлки, алардан саклану чараларын да беләсездер?» – дип киңәш сораган Лилия Телеграм-дусларыннан.

Ике кеше бу хакта тәҗрибәләре, киңәшләре белән Лилиянең шәхсән үзенә генә язып уртаклашырга теләк белдергән.

Берәү исә: «Әлбәттә, андый әйберләр бар, Лилия. Син үзең шундый ачык, киң күңелле кеше булганга, мондый әйберләргә ышанып бетмисең, ничек инде шундый әшәкелек булырга мөмкин, бу бит – гөнаһ, дип уйлыйсың. Сез бик тә якты, киң күңелле, гади. Күпләргә моның шулай булуы ошамый, күрәсең. Мәчеткә барып, мулладан укытып кайта аласыз. Ә гомумән, бу өлкәдә белгечкә баруыгыз хәерлерәк», – дип киңәш иткән

Фото: Лилия Хәйруллинаның Телеграм каналыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100