Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Синдәге акыл безгә 40 ел ир белән яшәп тә кермәде» — Ләйлә кияүгә чыкмаска булган

Җырчы Ландыш кызы белән камыр ризыгы пешергән видео куйган.

news_top_970_100
«Синдәге акыл безгә 40 ел ир белән яшәп тә кермәде» — Ләйлә кияүгә чыкмаска булган
«Татар-информ» архивы

Җырчы Ландыш инстаграм сәхифәсенә кызы Ләйлә белән камыр ризыклары пешергән видео куйган. Видеода Ландыш белән Ләйлә әңгәмә корган.

Әни, син кемнедер көтәсеңме, нигә өчпочмак пешерергә булдың?

Көтәм, иремне көтәм.

Мин зур үскәч, ашарга пешереп иремне көтәргә тиешме?

Әлбәттә, көтәсең. Кияүгә чыккач, ашарга пешерәсең, тәмле ашатып җибәрәсең, каршы аласың. Ул нәрсә сорый, шуны пешерәсең.

Алайса мин тизрәк кияүгә чыгарга уйлаган идем. Хәзер чыгасым да килми. Әз генә түзеп торырмын әле.

Нишләп, пешерәсең килмимени?

Әйе. Кайчан пешерәсең килә, шунда пешерәсең дип уйладым.

Син пешерергә яратасың бит.

Яратам да инде, гел пешереп тә торасым да килми. Алайса нәрсә әйтә, шуны эшләргә кирәк дип әйтәсең. Ә аның күп ашыйсы килсә, гел пешереп торыргамыни?

Мин бит сезгә гел пешереп торам. Син ирең нәрсә әйтә, шуны эшләргә тиеш.

Юк әле, мин көтеп торырмын кияүгә чыкмыйча…

Иң беренче комментарийны шагыйрә Сания Әхмәтҗанова калдырган: «Ләйлә! Синдәге акыл безгә 40 ел ир белән яшәп тә кермәде, бала! Пешерәбез дә пешерәбез»;

«Дөньялар бик болганчык, яман чирләр бетеп китеп, шушы сабыйлар матур тормышларда яшәсен иде»;

«Бигрәк күп белә инде бу Ләйлә. Каян сүзләрен таба? Үтерә бу»;

«Әтиең сыман әйбәт ир насыйп булса иде үзеңә, Ләйлә», — дип комментарий калдырган җырчының виртуаль дуслары.

Инстачыларның күбесе Ләйләгә кияүгә чыгарга ашыкмаска киңәш биргән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100