news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Сиңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен өчен нишләргә?

news_top
Сиңа Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен өчен нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен өчен нишләргә икәнен киңәш итә.

«Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Кардәшенә ярдәм итүдән туктаганчы, Аллаһы Тәгалә дә бу кешегә ярдәм итеп торыр» («Имам Мөслим» хәдисләр җыентыгыннан).

Игътибар иткәнегез бармы, кайчакта кеше күпмедер вакыт бик җитди мәсьәләләрен хәл итә алмыйча йөри. Нәрсә генә эшләп караса да, чыгу юлы күренми, нәтиҗәсе булмый. Әмма беркөнне ул ихластан берәр кешегә ярдәм итә, аның мәшәкатьләрен хәл итүдә үз өлешен кертә һәм шул гамәле белән үзенә дә ярдәм иткәнен аңлый. Аның кайчаннан борчылып, чишә алмаган мәсьәләләре хәл ителә.

«Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр» дигән гыйбарә дә шушы очракка карый, әлбәттә. Көннәрегез бәрәкәтле, игелек белән тулы булсын, дигән теләктә калам!» – дип яза хәзрәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар