Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син йөкле түгел, син симез»: Казанда троллейбуста йөкле хатынны елатканнар

Җәмәгать транспортында урын бирмәс өчен, йөкле хатынны бер ир-ат мыскыл иткән.

news_top_970_100
«Син йөкле түгел, син симез»: Казанда троллейбуста йөкле хатынны елатканнар
https://pixabay.com/

Казанда яшәүче бер хатын җәмәгать транспортында үзен кимсетүләре турында социаль челтәрләрдә язган. Ул алтынчы ай йөкле булуын әйтә. Бер көнне троллейбуска кергәч, урын бирмәс өчен, ямьсез сүзләр белән кимсетүләрен сөйли. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты яза.

«Нинди халык соң бу. Троллейбуска кердем, соңгы тукталышка кадәр барасы иде. Мин йөкле, 23 атна. Корсагым да беленеп тора. Гадәттә, миңа урын бирәләр. Ә бу юлы троллейбус тулы, урын бирүче юк. Алдагы урынга бер ир-ат җәелеп утырган. Урын сораган идем. Ул миңа: „Син йөкле түгел, син симез“, дип әйтте. Мин чыдый алмадым, елап җибәрдем. Башка ир-атлар мине яклады, урын бирергә кушты. Ләкин ул тормады. Аннары миңа бер хатын урын бирде. Ә теге ир бер тукталыштан соң чыгып китте», — дип яза бу хатын.

Челтәр кулланучылар бу кызның хәленә керә. «Ир гафу үтенергә тиеш иде», диләр.

Ләкин башкача уйлаучылар да бар. «Транспортта урын бирү-бирмәү һәркемнең шәхси эше», «бәлки ул арып эштән кайтып килгәндер», диләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100