«Син тиеш!» – Чаллыда улын балачакта ташлап киткән әти кеше фатир һәм алимент таләп итә
«Син миңа тиеш!» – әти кеше балачагында ташлап киткән улыннан алимент һәм фатир алып бирүен таләп итә. Чаллыда яшәүче Наилә, ире белән аерылышкач, 3 бала белән ялгыз кала. Кече кызына ул чакта 3 яшь тулган була. Әлеге гаиләнең тарихы «Челнинские известия» сайтында чыкты.
Чаллыда яшәүче Наилә С.ның ире эчә башлый, өйдәге әйберләрне сата, хатынын кыйный, гаиләсен урамга куып чыгара, хатын балалары белән күршеләрдә кунып йөри. Аннары ул аерылышырга гариза бирә. Бүлешер әйбер булмый – 2 бүлмәле фатир Наиләгә әбисеннән мирас итеп калган. Ир туган ягы Ташкентка китеп бара, аннан сирәк кенә бераз алимент килә, хат язып тормый, балаларның туган көннәрен дә белми. Наилә кибеттә сатучы булып эшли, олы улы Рөстәм аның төп ярдәмчесе була.
Балалар үсә, аларның тормышы яхшы. Рөстәм очучылыкка укый, олы кызы укытучы, кечесе шәфкать туташы була. Рөстәм сеңелләре өчен әти була, ярдәм итә, посылкалар сала, икесен дә кияүгә бирә, акча белән дә булыша.
«Күп эшләргә туры килде, бөтен ил буйлап йөреп чыктым. Өйләндем, 3 улым туды. Гел бай яшәмәдек, төрле чак булды. Бернигә дә карамастан, әни белән сеңелләремне онытмадым», – ди Рөстәм.
Ул атасын очратып: «Без синсез югалмадык, безнең бар да яхшы», – дип әйтергә хыялланып яши.
«Ташкентка командировкага баргач, әтинең адресын табып, очучы формасында аның өенә бардым. Ир-ат чыкты, гаҗәпләнеп сорады: «Кем кирәк сиңа, очучы?» – диде», – дип искә ала Рөстәм.
Ул атасын кочакламакчы була, тик ир-ат туганлык хисләрен күрсәтми, өенә дә чакырмый. «Берәр үтенечең булса, мин берничек тә ярдәм итә алмыйм», – дип шаккатыра.
«Өстемә кайнар су койган кебек булды. Мин, көч-хәл белән, бар да яхшы икәнен, берни кирәк булмавын әйттем», – ди Рөстәм.
Рөстәм кайтып китә, бу хәл турында Наилә генә белә. Берничә ел узгач, Рөстәм туган шәһәренә кайта, йөрәгенә операция була. Авыру анасын үз йортына алып килә. Наилә йөрми, улы һәм килене аны тәрбияли. Рөстәмнең балалары төрле шәһәрләргә китеп бетә, 6 оныгы туа, сеңелләренең тормышы да яхшы.
Рөстәм тыныч кына яшәп ятканда, атасыннан хат килеп төшә.
«Адресымны туганнардан алган. Күрше районда яшәвен, тормышы авыр булуын, хатыны үлүен, улы фатирны залогка биреп, бизнеска кредит алуын сөйли. Улы бизнесны эшләтә алмаган, һәм алар йорт-җирсез калган», – ди Рөстәм.
«Син миңа булышырга тиеш, мин – синең туган атаң бит», – ди улын ташлап киткән ир-ат.
Рөстәм борчыла, тик атасына булышырга була. Кызгана. Уллары белән сөйләшә, алар да хуплый. 3 тапкыр акча күчергәч, Рөстәмгә кабат хат килә – әти кеше фатир сорый.
Рөстәм юрист янына бара. «Закон буенча мин әтигә торак белән дә булышырга тиешме?» – ди ул.
«Җавапсыз аталарның олыгайган балаларыннан ярдәм сорау очраклары аз түгел. Алиментка бирү һәм аны алу авыр түгел. Минем киңәшем – бәхәсне тыныч юл белән хәл итегез», – ди юрист.
Рөстәм, үз мөмкинлегенә карап, акча белән булышуын дәвам итә.
Фатир мәсьәләсенә килгәндә, юрист анык кына җавап бирми. Балаларын ата-анасына фатир сатып алырга, үз йортына пропискага кертергә яки алып килеп тотарга мәҗбүр итә торган закон юк. Әгәр өлкән кеше өй алырга акча эшли алмаган яки башка сәбәпләр аркасында тораксыз калган икән, аны тәэмин итү дәүләт карамагында була. Бу очракта шәһәрнең социаль хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә, аны картлар һәм инвалидлар йортына урнаштыру турында гариза язарга кирәк. Пенсиясе аны тәрбияләүгә тотылачак, диелә хәбәрдә.