news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Син тәвәккәл икән» – Рөстәм Нәбиевкә хатыны нинди бүләк ясаган?

news_top
«Син тәвәккәл икән» – Рөстәм Нәбиевкә хатыны нинди бүләк ясаган?
социаль челтәрләр

Популяр блогер,  паралимпияче Рөстәм Нәбиевкә тормыш иптәше көтелмәгән бүләк ясаган. Иренең 30 яшьлек юбилеена Индира рус телендә җыр яздырган. 

Рөстәмнең туган көненә нәрсә бүләк итәргә дип озак уйландым. Булса, булмаса дип, җыр яздырырдым. Минем тавышым юк, әмма ул чын күңелдән һәм йөрәктән башкарылды. Җырны иремнең туган көненә бер көн кала яздырдык. Клип та төшерергә өлгердек. Тиздән җырның тулы версиясе чыгачак. Аны берничә музыкаль мәйданчыкта ишетә алачаксыз. Яратам сине, кадерлем», – дип яза ул телеграм каналында. 

Барлык виртуаль дуслары да Индираның тавышы шәп, бүләк тә бик үзенчәлекле килеп чыккан дигән фикердә. 

«Күзләремә яшьләр килде. Мәхәббәтегез гомерлек булсын», «Индира, син бик тәвәккәл кыз икән. Матур килеп чыккан»,  «Шәп булган бу. Сез искиткеч пар», – дип язалар Индирага. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар