news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Син СССРның халык артисты» - Филүс Каһировның яңа җырын Габдерәхим ошаткан

«Сине эзләп» җырының сүзләрен Ринат Мөслимов, көен Марат Мухин язган.

news_top
«Син СССРның халык артисты» - Филүс Каһировның яңа җырын Габдерәхим ошаткан
Салават Камалетдинов

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров «Сине эзләп» дип аталган яңа җыр яздырган. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр итте.

«Жырның тулы версиясен барлык музыкаль мәйданнарда тыңлый аласыз», — ди Филүс.

Филүснең яңа җырын журналист Габдерәхим дә ошаткан. «Бу җырыңны гомер буе тыңлыйсы килә. Син СССРның халык артисты», — дип яза gabderahim_official.

Башка инстачылар да җырны ошата. «Габдерәхимгә ошагач, матур җыр була инде. Ул дөресен әйтә торган кеше, матур башкару», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар