Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син намазга басарга һәм төренергә тиеш»

«Без икәүдән-икәү генә башка очрашмаячакбыз», — диде егет өч ел очрашып йөргән кызына.

news_top_970_100

Дания ханым тормышында авыр сынаулар узгач намазга басты, мәчеткә йөрде, дуслар да тапты. Ул яулык япты, озын күлмәк кия башлады. Ислам диненә килү нечкәлекләре турында җентекләп сөйләп, һәр кешене үзенә җәлеп итә иде. Кече улы 15 яшьлек Рафисның дин белән кызыксына башлавына, аннары намазга басуына куанып бетә алмады.

Әмма мәктәпне тәмамлагач, егет намазны ташлады. Һөнәр алырга укырга керде һәм төрле эшләрдә акча эшләргә тырышты. Дания ханымның улының диннән ерагаюына кәефе төште, ә улы янәшәсендә татар кызы пәйда булуын күреп куанды. Егет белән кыз өч ел очрашып йөрделәр. Әмма өйләнешү турында гына уйлана башлагач, егетнең фикере үзгәреп куйды.

Ана кешенең улы белән даими төстә дин турында сөйләшүе, намазны ташларга ярамавы турында әйтеп килүе дә йогынты ясады, ахры. Рафис кәләшенең никах көнендә генә түгел, ә «чынлап» яулык ябуын теләде.

Рафис янә намазларын укый башлады, гел дини китаплар өйрәнде. «Без икәүдән-икәү генә башка очрашмаячакбыз. Син намазга басарга һәм төренергә тиеш», — диде егет өч ел очрашып йөргән кызына.

Бүгенге көнгә кадәр кыска күлмәктән йөргән кыз өчен бу авыр сынау иде, шулай да ул вакыт бирүен сорады. Дилә бу адымга бару өчен әзер булырга, ничектер «өлгереп бетәргә» кирәклеген аңлый иде. Яраткан кешесенең кинәт кенә кырт кисеп араны өзүен бик авыр кичерде ул. Кызның уйланулары бер атна вакытны «җилгә очырды».

«Җитте! Дилә, Рафисны яратасың бит. Димәк, ул теләгәнчә эшләргә кирәк», - дип үз-үзе белән сөйләшеп алды ул. Беренче эш итеп, ул дини дәресләргә йөри башлады, киемнәрен алыштыру һәм яулык ябу турында уйланып, атна саен мөслимәләр кибетенә йөрде. Озын, ябык изүле күлмәкләрнең берсен киде, берсен салды, яулыкны төрлечә бәйләп карады, әмма берни ошата алмыйча кайтып китә иде.

Дания ханымнан туганнары: «Улың өйләнмиме әле?» - дип сорагач, «Дилә әзер түгел әле, хәзер бит бөтенләй очрашмыйлар, телефоннан да берничә сүз генә алышалар. Рафис аның яулык япканын көтә», - дип җавап бирә иде.

Дания үзен дә сәеррәк тота иде, ашларда сәдака өләшкәндә алмый, «миңа тиеш түгел» дип әйтә, үзе дә өләшми. Мәрхүмнең өчесен, җидесен, кырыгын үткәрүне дөрес түгел дип саный, туганнарын ашка чакырганда «сезнеңчә аш» булды инде дип әйтеп куя иде. Туганнары үзара гына әллә сектада, әллә традицион булмаган диндә ахры бу дип шикләнеп куялар иде…

Диләнең Рафиска карата мәхәббәте көчле иде, ул намаз укырга да өйрәнде, әти-әнисенең бу адымын хупламавына карамастан төренергә дә уйлады. Ул Рафис белән очрашмый башлауга 8 ай булды дигәндә, егетнең әнисе белән барып үзенә озын күлмәкләр һәм яулыклар алды. Бер айдан яшьләр никах укытты һәм алар Дания ханым белән бергә яши башладылар.

Бер ел бергә яшәгәннән соң яшь гаилә каядыр китеп югалды. Берничә айдан соң элемтәгә чыгып, Дания ханым белән генә аралашып яшиләр. Рафис «диндә булмаган кешеләр белән аралашырга ярамый» дип бертуган абыйсы һәм аның гаиләсе белән аралашуны да туктата...

«Яшьләргә акча күп кирәк, акча эшлиләр. Рафис дингә нык итеп кереп китте, ябып кына куймасалар ярар иде», — дип гел бер сүзне кабатлый Дания ханым туганнарына.

Китеп югалуларына 1,6 ел узгач, Дилә үзе генә кайтып, үз әниләрендә ике атна яшәп китте. Диләнең әти-әнисенең билгесез юнәлештә китеп барган газиз баласы өчен үзәкләре өзелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100