"Син монда булган чакта". Юрий Шевчук вакытсыз вафат булган хатыны Эльмира истәлегенә клип чыгарды (видео)
ДДТ төркеме җитәкчесе Юрий Шевчук хатыны Эльмира Бикбова истәлегенә язылган "Син монда булган чакта" җырына клип чыгарды.
Эльмира Бикбова 24 яшендә - 1992 елның мартында вафат була. Клипның режиссеры - Алексей Сай. Ролик ДДТ төркеменең рәсми каналына урнаштырылган.
"Хөрмәтле дуслар, бүген Эльмираны искә алу көне (30.05.1967 — 13.03.1992). Җырны тыңлагыз, клипны карагыз! Барыгызга да мәхәббәт һәм яхшылык телим. ЮЮ һәм ДДТ төркеме" дип язган җырчы.