news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Син моңа лаек» — Айгөл Бариевага дәүләт бүләге тапшырганнар

Айгөл Бариевага «Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан» медале тапшырганнар.

news_top
«Син моңа лаек» — Айгөл Бариевага дәүләт бүләге тапшырганнар
https://www.instagram.com/aigul_barieva/

Җырчы Айгөл Бариевага «Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан» медале тапшырганнар. Җырчы шатлыгы белән инстаграмда уртаклашкан.

Айгөл Бариевага медальне Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә тапшырганнар.

«Бер көтмәгәндә, уйламаганда булды бу, Мәскәү сәхнәләрендә мондый дәрәҗәле бүләкне алу…» — дип язган ул шәхси сәхифәсендә.

Айгөл Бариеваны сәхнәдәш дуслары Илсөя Бәдретдинова, Әбри Хәбриев, Нурзадә, Алинә Сафиуллина, Гөлнара Габидуллина һәм башкалар котлаган. «Син моңа лаек», — дип комментарийлар калдырганнар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар