Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син минем хатыным, мин сине үтерәм!»: бер ир хатынын 10нчы бала таба алмаганга кыйнаган

news_top_970_100

Алтай краеның Тальмен районында бер гаиләдә, хатын тагын 1 бала таба алмаган өчен, чын җәнҗал чыккан. Бу парның 9 баласы бар инде, тик иренә бу кадәр бала гына җитәрлек булмаган, ул хатынын 10нчы баланы табарга кыстаган. Бу җәнҗал турында тулырак «Комсомольская правда»сайты яза.

Тальмен районының 2нче участогы җәмәгать судьясы Татьяна Вязигина сөйләгәнчә, спиртлы эчемлекләр эчкән вакытта, күп балалы әти-әни талашып китә. 61 яшьлек ир-ат 40 яшьлек хатынына төрле шелтәләр белдерә башлаган, бу гаепләүләрнең төп сәбәбе – хатынының таза булуы һәм яңадан балага уза алмавында була. Каны кызган ир-ат хатынына: «Син – минем хатыным, һәм мин сине үтерәм!» – дип кычкыра. Шуннан соң хатынының битенә суга, идәнгә егып сала һәм пычак сабы белән кыйный башлый. Ул хатынының башына һәм гәүдәсенең башка өлешләренә суккан.

Ахырда, ир белән хатынга судта очрашырга туры килә. Дөрес, бу вакытка инде аларның ачулары сүрелгән була, һәм хатын иренә карата җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорап гариза язган. Зыян күргән хатын-кыз ире белән дуслашуын һәм аны җаваплылыкка тартуларын теләмәвен әйтә. Нәтиҗәдә, ике якның дуслашуы аркасында, бу эшне туктаталар.

Сүз уңаеннан, җирле халык элегрәк гаиләдә мондый хәлләр булганын хәтерләми. Алар дус-тату яшәгән, әмма өй эчендә чынлыкта ниләр булганын төгәл генә беркем дә белми. Хәзер бу гаиләнең балигъ булмаган 7 баласы бар. Гаилә акчага интегеп яшәми, алар зур хуҗалык тота.

«Алар ниндидер сектада. Балалары йортның бер ягында яши, аларны карыйлар, ашаталар, җыештыралар, ә әти-әнисе өйнең икенче яртысында яши», – дип сөйләгән гаиләнең танышлары.

Ир белән хатынның нинди диндә булуларын ачыклый алмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100