news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Син - минем тылсымчым» - Илмир Ямалов хатынының хыялын чынга ашырган

news_top

Алып баручы, музыкант Илмир Ямалов тормыш иптәшенең зур хыялын чынга ашырган.

«Дуслар, кичә төнлә хатынга нарды уенында җиңелү сәбәпле, Мәскәүгә юл алырга булдык. Төнлә әбигә шалтыраттык та, ул килеп, балаларны алып калды. Форсаттан файдаланып, әбигә рәхмәт әйтәсем килә. Без февраль уртасында Мәскәүгә нәрсәгә барабыз? Кемнәрне карарга?» – дип, язылучыларына фаразаларга урын калдырып видео куйган иде Илмир.

Алар Мәскәүгә «Уральские пельмени» тамашасын карарга барган икән. Бу Рузиләнең күптәнге хыялы булган.

«Мин яшьлегемдә КВН карарга ярата идем һәм гел «Уральские пельмени» командасы өчен җан аттым. Аларның мәзәкләре, пародияләре, юморы – чын. Концертларында булу хыялым күптән бар иде. Декорацияләре сыйфатлы, костюмнары матур, сәхнәдә тере оркестр уйный. Бу юлы да безгә «Уральские пельмени» матур бәйрәм бүләк итте. Концерт якты, җылы хисләр калдырды.

Илмир, син – минем тылсымчым. Минем хыялларымны чынга ашырып торуың өчен рәхмәт», – дип, тормыш ипәшенә рәхмәт сүзләре язган Рузилә Ямалова үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар