Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син минем кызыма пар түгел». Кияү егете кәләшен һәм аның анасын имгәтеп ташлаган

news_top_970_100
«Син минем кызыма пар түгел». Кияү егете кәләшен һәм аның анасын имгәтеп ташлаган
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсендә 33 яшьлек Алена (исемнәр үзгәртелә) көнче киявенең корбаны булган. 37 яшьлек Евгений кәләшнең ияген һәм яңагын кисеп яралаган. Имеш, кәләш башка егеткә күз уйнаткан. Кызның анасына да эләккән – булачак «әби»не ул үзен яратмаган өчен чәнчегән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Алена сүзләренчә, алар Евгений белән 3 ел элек таныша. Ир-ат матур итеп йөри, чәчәкләр бирә, яратуын әйтә. 1 елдан соң ул кияүгә чыгарга тәкъдим ясый, Алена ризалаша.

Рәсми никахлашканчы, алар бергә яшәп карарга була. Алена кияү егете янына күченә, тыныч яшиләр, сирәк кенә бәхәсләр дә була.

33 яшьлек Аленаның анасы булачак кияүне яратмый, «ул минем кызыма пар түгел» дип, гел әйтеп тора.

Фаҗига буласы көнне Алена белән Евгений «әби» янына килә, ул күршедәге шәһәрдә яши. Башта алар Аленаның дусты белән очраша. Бу ир-ат белән Алена 20 ел чамасы таныш. Соңрак Евгений сөйләгәнчә, кунакта бар кеше «салгалап» утыра, талашлар булмый. Ләкин ул сөйгәне Алена дус ир-атына күз уйната, шаярта, дип саный.

Кич белән алар өйгә кайта, биредә Аленаның анасы көтә. «Евгений исерек иде. Мин аңа йокларга барырга әйттем, үзебез кызым белән сөйләшеп утырасы идек», – ди фатир хуҗабикәсе.

Шул чакта кияү бөтен үпкәләрен искә төшерә. «Син мине начар кияү дип саныйсың», – ди ул «әби»сенә. «Әби» исә каршы килми. «Әйе, син минем кызыма пар түгел, ләкин сине ул сайлады. Шуңа күрә син хәзер миндә кунакта», – ди хатын.

Евгений ярсый, кухнядан 2 пычак алып килә. Бер пычак белән Аленаның анасының күкрәгенә һәм корсагына берничә тапкыр кадый. Икенче пычак белән кәләшенең яңагын һәм ияген яралый.

Пенсионер хатын полиция һәм «ашыгыч ярдәм» чакырырга җай таба. Кияү гафу үтенә башлый, полиция килгәч тә гаебен таный.

Бәхеткә, табиблар Аленаны да, аның анасын да коткара. Пенсионер хатынга операция ясыйлар, Аленаның битенә җөйләр салалар. Җөйләр аның йөзен танымаслык булып үзгәрткән. Ул дуслары белән аралашмый, селфи ясамый.

Суд Евгенийны 3 елга ирегеннән мәхрүм иткән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100