news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Син мине исеңә төшерәчәксең әле, 35 яшеңә җиткәч…» — кызык видео

Түбән Кама театры артисты Юрий Павлов инстаграмдагы «Юра юмор» сәхифәсендә «Ералаш» стилендәге яңа шаян видеосын тәкъдим итте.

news_top
«Син мине исеңә төшерәчәксең әле, 35 яшеңә җиткәч…» — кызык видео
https://www.instagram.com/yura_yumor/

Мәктәптә дәрес бара. Укытучы апа бер малайны бастырган да, математик мәсәлә чиштермәкче була.

Малай: «И, Ильмира Фәритовна, нәрсәгә миңа сезнең математикагыз!""

Укытучы: «Ой, Вәлиев, син мине исеңә төшерәчәксең әле, 35 яшеңә җиткәч… Балаларың белән дәрес хәзерләгәндә!»

Шаяру, әлбәттә, әмма һәр шаяруда бер тамчы булса да хаклык була. Юраның «подписчиклары» да бу теманың актуаль булуын билгеләп үткән.

«Әле 60та да укытучы апагызны искә алырсыз. Оныкларыгыз белән дәрес хәзерләгәндә»;

«Без дәрес эшли башласак, мин үземне мәктәптә укымаган кебек хис итәм», — дип көлешкәннәр.

  • Юрий Павлов «Юра юмор» сәхифәсе турында: «Бүген Моргенштерн булып алу да кирәк»
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар