news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Син миңа ышанмыйсыңмы?» Чаллыда яшәүче хатын ире өчен фатирын сатып, урамда калган

news_top
«Син миңа ышанмыйсыңмы?» Чаллыда яшәүче хатын ире өчен фатирын сатып, урамда калган
Фото: "Челнинские известия" газетасы

Нәфисә Сәгыйтова 65 яшендә тормышын яңабаштан башларга мәҗбүр: тораксыз, ирсез һәм акчасыз. Хатын-кыз бердәнбер фатирын сата һәм, ире вафатыннан соң, бернәрсәсез кала: ире үзенең 2 бүлмәле фатирын васыятьнамәдә балаларына яздырган. Ул балаларыннан үги әниләрен кайгыртуын сораган, әмма балалар чит-ят кеше белән бүлешергә атлыгып тормый.

Киләчәк өчен күндергән

Нәфисә Исламовнаны һәм Таһир Маратовичны (геройларның исемнәре үзгәртеп бирелә – «Челнинские известия») уртак дуслары таныштыра. Бу вакытта алар тормыш иптәшләрен җирләгән була инде, балалары тормышка чыккан, үзләре ялгыз яшәгән. Алар тиз дуслашып китә, уртак мавыгулары да байтак була: китаплар, песиләр, кичен урамда йөрүләр. Таһир Нәфисәгә көчле, ышанычлы булып тоела, һәм ул аңа кияүгә чыгарга ризалаша. Ир аннан олырак, тыныч, бернинди «сюрпризларсыз» кебек тоела. ЗАГСта язылышалар.

Алар Таһирның 2 бүлмәле фатирында яши, ә Нәфисәнең 3 бүлмәле фатиры буш тора. Яшәргә йорт, эш бар – тормыш тулы кебек тоела. Әмма озакламый язмыш барысын да 180 градуска үзгәртеп куячагын Нәфисә уйлап та карамый.

«Ирем таксист булып эшләде һәм үзенең бизнесы турында хыялланды, гел шул хакта сөйләде, исәп-хисапларын күрсәтте, үстереп җибәрер өчен, минем фатирны сатарга тәкъдим итте. Минем икеләнгәнне күреп, күндерде: «Син миңа ышанмыйсыңмы? Без бит гаилә, ничә ел бергә, мин безнең өчен барысын да эшлим. Бизнесны эшләтеп җибәрәбез дә, сиңа искесеннән дә яхшырак фатир алабыз», – диде», – дип сөйли Нәфисә ханым.

Ахыр чиктә, Нәфисә ышана һәм ирен хуплый. Аның өчен үз эше ничек мөһим булуын күрә, аңлый бит ул. Капиталь ремонт ясалган, уңайлы районда урнашкан яхшы фатирны сатудан кергән акчаны иренә бирә. Соңыннан йөк ташуга бәйле бизнес буенча документлар белән әвәрә килүләр башлана. Ә Нәфисә сабыр гына яңа фатирдан ачкычлар көтә.

Әмма Таһир вәгъдәсен үтәргә ашыкмый – көтәргә сорый, бөтен акча бизнесны үстерүгә китә дип тәкрарлый. Тәҗрибә булмагач, бизнес «яна».

Таһирның: «Шулай килеп чыкты инде, ачуланма», – дигән сүзләре йөрәген яралый аның. Тик алда тагын борчулар көтеп торган.

Бу стресстан Таһирга инсульт була, һәм ул инвалид кала. Әле күптән түгел генә тулы канлы тормыш белән яшәгән ир-ат, хастаханәдән чыккач, тәмам төшенкелеккә бирелә. Нәфисә янәшәдә була: дарулар ала, тернәкләнү курсларын, санаторийга юлламаларны түли, яхшы коляска ала. Пенсиясе генә җитми, шуңа күрә үзенең бизәнү әйберләрен сатарга туры килә. Таһир янына сирәк-мирәк булса да балалары килеп китә, конвертта бераз акча калдыра. Дөрес, үзләренең дә чыгымнары күп: ипотека, мәктәптә укучы балалары...

Тик могҗиза булмый – Таһир йоклаган вакытта җан бирә. Нәфисә һәм Таһир бергә 17 ел яшәп кала.

Ир хатыны турында онытмаган, тик...

Бераз вакыт узгач, Нәфисә, тол хатын буларак, нотариуска мөрәҗәгать итә: мираска хокуклар алырга вакыт җиткән була. Нәфисә шок хәлендә кала – ире үзенең фатирын улына һәм кызына васыять иткән. Васыятьнамәдә: «Нәфисәне ташламагыз, аны кайгыртып торыгыз», – дип тә өстәп язылган була.

Ире үлеменнән соң үзен еларга мәҗбүр итә алырлык хәлләр була да алмас, дип уйлый хатын. Тик васыятьнамәне күргәч, кабат үкси ул. Бер-бер артлы җавапсыз сораулар туа. Нәфисә бит ул фатирга пропискада була? Димәк, ире аны файдаланган гына? Ничә ел бергә яшәп тә иренең чын йөзен аңламады микәнни?

Шулай итеп, Нәфисә 65 яшендә яшәр урынсыз, акчасыз кала. Таһирның балалары хәлгә керер, шушы фатирда яшәргә мөмкинлек бирерләр, дигән өмете була. Тик алар да үзләрен төрлечә тоткан. Иренең улы, фатирны сатып, акчаны бүлешергә кыстый. Ә кызы Нәфисә өчен чын күңелдән борчыла. Абыйсын да ашыкмаска күндереп карый, тик ни кызганыч, абыйсының күңелен эретә алмый.

Ә Нәфисәнең үз улы гаиләсе белән ипотекага алынган фатирда яши. Аның сүзләренчә, әнисе өчен аларда артык бүлмә юк. Хәтта ачудан: «Бердәнбер фатирыңны үзең саттың, үзең хәл ит», – дип әйтеп ташлаган.

Хәзер Нәфисәнең йөрәгендә бары үкенеч һәм ачы тәҗрибә генә.

«Бигрәк беркатлы булганмын инде», – дип күз яшьләрен сөртә ул.

Юрист фикере

«Без «хатын-кыз йомшак, аңлаучан, гел хуплап торучан булырга тиеш» дигән культурада яшибез. Ә ул никах килешүе таләп итә икән – димәк, «яратмый, ышанмый». Әмма чынлыкта, сакланусыз ышаныч – үз-үзеңне алдау», – ди юрист.

Чаллы юристы Людмила Головина фикеренчә, мондый хәлләрдән югалтуларсыз гына чыгып булмый.

«Монда квадрат метрлар турында сүз бармый. Ышаныч белән хәйләләү, «киләчәк турында кайгырту» практикасы турында сүз бара. Бу тозакка эләкмәү яхшырак. Иренә ышанып бөлгенлеккә төшкән хатын-кыз тарихы чынлап та, бик фаҗигале, һәм бу – бердәнбер очрак түгел. Хатын-кызларда гаилә мәсьәләләренә кагылышлы финанс грамотасы, кызганыч, гаять түбән. Ә никах – ул саклау-яклау түгел. Никах килешүеннән, васыятьнамәдән башка ул бернәрсәгә дә гарантия бирә алмый», – диде юрист.

Чыганак: «Челнинские известия», Ләлә Гайфетдинова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар