«Син миңа тиеш!»: балачакта ташлап калдырган улыннан ата алимент һәм фатир даулый
«Алимент түләтергә гариза бирү һәм юллап алу җиңел. Бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итәргә тырышыгыз»,– дип киңәш итә юрист.
Аерылышкач, Чаллыда яшәүче Наилә өч бала белән кала, кечесенә ул вакытта нибары 3 яшь була. Бу хакта «Челнинские известия» сайтында Ләлә Гайфетдинова яза.
Сеңелләре өчен абыйлары – ата урынына
Чаллыда яшәүче Наилә Сәламованың ире эчү белән мавыга, өйдән әйберләрне алып чыгып сата, хатынына кул күтәрә, гаиләсен еш кына урамга куып чыгара – хатыны һәм балаларына шуңа күрә еш кына күршеләрдә кунарга туры килә. Хатын аерылышырга гариза бирә. Бүләсе әйбер юк: бар байлыклары – Наиләгә әбисеннән калган 2 бүлмәле фатир. Ир үз туганнары янына Ташкентка китеп бара, ара-тирә, аннан бик аз гына алиментлар килеп тора. Хат язмый, балаларының туган көннәре турында бер тапкыр да исенә төшерми.
Наилә зур булмаган бер кибеттә сатучы булып эшли, бөтен эшендә иң беренче ярдәмчесе – улы Рөстәм була.
Балалар үсә, әниләре Наилә теләгәнчә, бик яхшы итеп тормыш коралар. Улы очучылар әзерли торган училище тәмамлый. Олы кызы – педагог, кечесе шәфкать туташы һөнәрен үзләштерә. Рөстәм сеңелләренә әти урынына була: проблемаларын чишәргә ярдәм итә, посылкалар җибәреп тора. Икесен дә кияүгә бирә, акча белән ярдәм итә.
«Күп эшләргә туры килде, хезмәтем буенча илне аркылыга-буйга йөреп чыктым, – дип сөйли Рөстәм Сәламов. – Өйләндем, өч улым туды. Без хатыным белән һәрвакыт бай яшәдек дип әйтә алмыйм, төрле чак булды. Ләкин, бернигә дә карамастан, әнием һәм сеңелләрем гел күңелдә иде».
Әтисен эзләп табып: «Синнән башка да юкка чыкмадык, безнең бар да бик яхшы!» – дип әйтү – Рөстәмнең иң зур теләге була.
«Сиңа кем кирәк, летчик?»
«Бервакыт Ташкентка командировкага барырга туры килде, – дип уртаклаша Рөстәм. – Әтинең адресын таптым да, очучы формасында ук барып, ишектәге кыңгырауга бастым. Бер ир-ат чыкты: «Сиңа кем кирәк, летчик?» – дип сорады».
Рөстәм әтисен кочаклап алырга омтыла, ләкин тегесе туганлык хисләре күрсәтми, артка чигенә, хәтта өенә дә чакырмый. «Берәр үтенечең бар икән, бел: берничек тә ярдәм итә алмыйм», – дигән җавабы исә улының өстенә кайнар су койгандай тәэсир итә.
«Мин, көч-хәл белән, безнең бар да әйбәт икәнен, бернинди мохтаҗлыгыбыз да юк икәнен генә әйтә алдым», – ди Рөстәм.
Шул китүеннән әтисе турында башка искә төшерми. Бу уңышсыз сәфәре турында бары әнисе генә белә.
Еллар үтә. Лаеклы ялга чыккач, Рөстәм туган шәһәренә кайта, йөрәгенә операция кичерә. Авыру әнисен үзе янына ала: әнисе йөри алмый, аны хатыны белән бергә улы тәрбияли. Рөстәмнең үз уллары төрле шәһәрләргә таралган, 6 онык бүләк иткәннәр. Сеңелләренең дә бар да әйбәт.
Ояты качкан
Рөстәмнең җайга салынган тормышын атасыннан килгән хат астын-өскә китерә.
«Туганнардан минем адресны эзләп тапкан, – дип ачыклык кертә Рөстәм. – Күрше районда яшәвен, тормышы авыр икәнлеген, хатыны үлүен язган. Улы фатирларын залогка салып, бизнесын үстерү өчен банктан кредит алган. Бизнес барып чыкмаган, шулай итеп, икесе дә яшәр урынсыз калган. «Син миңа ярдәм итәргә тиеш, син бит – минем улым», – дигән сүзләре йөрәгемә ук булып кадалды».
Күңелендә давыл купса да, Рөстәм әтисенә ярдәм итәргә була. Кызгана. Уллары белән сөйләшә, алар да аны хуплый. Өч мәртәбә акча күчергәннән соң, атасыннан яңа эчтәлектәге хат килеп төшә: «Бәлки, миңа малосемейка яки фатир алып бирерсең?»
Юрист белән очраша Рөстәм: «Закон буенча мин әти кешегә торак белән дә ярдәм итәргә тиешме?» – дип сорый.
«Җавапсыз әтиләрнең зур үскән балаларына ярдәм сорап мөрәҗәгать итү очраклары аз түгел, – дип аңлата юрист Людмила Головина. – Алимент түләтергә гариза бирү һәм юллап алу җиңел. Миннән киңәш: бәхәсләрне тыныч юл белән хәл итәргә тырышыгыз. Рөстәм Сәламов нәкъ шулай эшләгән дә: мөмкинлегенә карап, акчалата ярдәм итә башлаган».
Фатир мәсьәләсенә килгәндә, юристның җавабы катгый: балалары әти-әниләренә фатир алып бирергә, үзенә пропискага кертергә яки үзендә яшәтергә дигән закон юк. Әгәр өлкән яшьтәге кеше баш өстенә түбә булдыра алмаган яки ниндидер сәбәпләр белән тораксыз калган икән, аны дәүләт үз кайгыртуына ала. Андый очракта, картлар яки инвалидлар йортында урын бирүне сорап, шәһәрнең социаль хезмәт бүлегенә гариза язарга кирәк. Пенсиясе исә аны анда яшәтүгә тотылачак.
Сүз уңаеннан
2022 елда Чаллы шәһәр судына зур балаларыннан алимент түләтү турында гариза белән 9 өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 2се каралмаган – гариза бирүчеләр кире уйлаган яки мәсьәләне тыныч юл белән хәл иткәннәр.