Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Син миңа кирәк, әти...

news_top_970_100

Әтисе гаиләдән киткәндә, Гөлчәчәккә 12 яшь иде. Әтисе инде елга якын башка хатын-кыз белән очраша, ике гаилә арасында яшәде, дияргә була. Хәтта аерылышуларының сәбәбен белсә дә, Гөлчәчәк әнисен гаепләде, холкын күрсәтте, тузынды, көн саен әнисе белән кычкырышырга сәбәп эзләде... Рәмзия апа кызының бу кыланмышларыннан тәмам гарык булды.

«Әгәр берәр нәрсә ошамый икән, әйберләреңне җый да әтиең янына күченеп кит! Син аңа кирәк микән, карап карарбыз!» – дип ачуланып ташлады Гөлчәчәкне.

Ә Гөлчәчәккә ул вакыттан әтисе бик кирәк иде шул, ул әтисен яратып кына калмады, әтисе аның өчен чын авторитет, дөнья бәясе кеше иде. Кыз әтисенең бөтен яратуын, игътибарын гомер буе үзе генә татып яшәргә күнекте. Әтисенең яңа хатынының да Гөлчәчәк яшендәге кызы бар. Яшүсмер кыз әтисенең бөтен игътибары ниндидер чит-ят кызга эләгә, дип үпкәләде. Гөлчәчәк бу кызны җаны-тәне белән күралмады, гәрчә әтисе аларны дуслаштырырга да тырышып карады. Рәсим яңа мөнәсәбәтләрендә бәхетле булды һәм якыннарының да моны аңлавын теләде.

Рәсим элекке хатынына һәм кызына фатирын калдырды, бары тик үзенең шәхси әйберләрен генә алып китте. Булышырга вәгъдә итте һәм сүзендә торды да, кызы мәктәптә укыганда да, хәтта институтка укырга кергәч тә ярдәм итеп торды.

Яңа хатыны белән барысын да яңабаштан башлады. Язылыштылар. Рәсимнең икенче хатыны Галия бер бүлмәле кечкенә фатирда яши иде, Рәсим кредит алды, һәм өч бүлмәле фатир сатып алдылар. Рәсимнең хезмәт хакы да зарланырлык түгел, заводта өлкән мастер булып эшли ул. Машина, гараж, соңрак дача да алдылар. Бер сүз белән әйткәндә, бар да кешечә булды.

Рәсим Галиянең үзенә икенче бала табуын теләде. Алар хатыны белән бергәләп табибларга йөрде, тикшеренде, икесе дә сау-сәламәт иде, әмма ни сәбәпледер, хатыны балага уза алмады.

Рәсимнең медицина картасы нибары 2-3 биттән генә тора. Аның беркайчан авырганы булмады, гомер буе спорт белән шөгыльләнде, мунча керергә яратты. Бердәнбер начар гадәте – тәмәке тарту иде. Ул каты тәмәке яратты, көненә 2 кап тартып бетергән вакытлары да була. Чираттагы тапкыр флюорография узганда, аның үпкәсендә үзгәрешләр булганы билгеле булды. Табиб тагын өстәмә тикшеренүләр узарга җибәрде, тик Рәсим моңа кул гына селтәде, аның мондый пүчтәк эш белән баш катырып йөрергә вакыты да, теләге дә булмады. Ул бер табибтан икенчесенә йөргән арада аның эшен кем эшләр дә, гаиләсен туендырырга кем акча табар соң? Әмма ярты елдан соң ул үзе дә үзгәрешләр сизә башлады. Бик тиз арый, бертуктаусыз ютәлли... Һәм бу – салкын тиеп кенә ютәлләү түгел иде. Рәсим үзе табибка барды һәм шуннан соң башка беркайчан да эшенә чыга алмады. Рәсимнең үпкәләрендә 4нче стадиядәге яман шеш таптылар...

Рәсим төшенкелеккә бирелде, куллары салынды, ул гомере өчен, сәламәтлеге өчен көрәшүдән, кулыннан килгәнне эшләүдән баш тартты. Һәм авыру аны тиз арада җиңде дә.

Соңгы көннәрдә Гөлчәчәк әтисе яныннан китмәде дә. Гөлчәчәк бөтен ачуын Галиядән алды, аңа кычкырды, җикеренде, тик Галия аңа үпкәләмәде, ул кызның хәлен аңлый иде.

«Син әтинең чирләгәнен күрмәдеңмени соң? Нигә аны табибка алып бармадың? Каршы килсә, өстерәп алып барырга идең! Әтинең мондый хәлдә калуына син гаепле!» – диде үз-үзен белештермәгән Гөлчәчәк.

Галия дә моны инкарь итмәде. Ул иренең сүнеп-сулып барганы күрә, хәер Галиянең үзенең дә яшисе килми иде инде...

Рәсим авыртуга чыдый алмыйча үрсәләнде, дарулар да 1-2 сәгатькә генә ярдәм итә, аннан кабат үзәккә үтә торган әрнү-сызланулар башлана. Рәсим авыртуга түзә алмыйча ыңгырашып ятты, ә Гөлчәчәк, нәрсә эшләргә белмичә, бүлмә буйлап әрле-бирле йөренде. Табиблар авыртуны баса торган уколларны да еш ясамаска кушты, чөнки йөрәге күтәрә алмаска мөмкин иде.

Соңгы көнне Рәсим көне буе йоклады, бәлки, аңсыз да булгандыр. Гөлчәчәк әтисе янына утырып, аның сулыш алганын, күкрәге күтәреләме-юкмы дип карап утырды. Әтисенең исән икәнен бары тик шулай гына аңлый алды. Инде әтисе суламаган кебек тоелганда, кечкенә көзге алып, аны әтисенең борынына куеп карый, әгәр көзге дымлана икән – димәк, әтисе әле исән.

Гөлчәчәк тә, Галия дә моның соңгы көннәр икәнен бик яхшы аңлады. Гөлчәчәк әнисенә шалтыратты, үкси-үкси елады, әнисен чакырды. Ләкин Рәмзия «вакытым юк, килә алмыйм» диде. Ләкин аның болай баш тартуы вакыт юклыктан түгел, ә «килсәм, яхшы булмас» дип уйлаудан булгандыр. Галия – Рәсимнең үз теләге, үзе сайлап алган язмышы, ул аның белән бәхетле булды. Хәзер Рәмзия килеп кенә анда нәрсәне үзгәртә ала?

Рәсимнең үги кызы соңгы 2 атнада әбисе янында яшәп торды. Галия кызының Рәсимне мондый хәлдә күрүен теләмәде. Бергә яшәгән еллар эчендә кыз Рәсимне яратып өлгерде, һәрхәлдә, аңа мөнәсәбәте уңай булды. Рәсим дә аңа беркайчан «юк» димәде, көен көйләде, әмма кыз бервакытта да узынмады, чама хисен белде.

Үләренә берничә сәгать кала, Рәсим күзләрен ачты, Гөлчәчәккә хәтта елмайган кебек тоелды. Гөлчәчәк әтисенең кулларын учларына салды, ашыйсың килмиме, дип сорады. Әтисе «әйе» диеп баш какты, хәтта 1-2 кашык аш та ашап алды. Гөлчәчәк бәхетле иде, әтисе янында гөр-гөр килде.

«Әти, син тереләчәксең, син миңа бик кирәк...» – диде кыз.

Рәсимгә нибары 52 яшь иде һәм ул 3 ай эчендә шәм кебек эреп юкка чыкты, сүнде, сүрелде...

Әтисенең вафатыннан соң, Гөлчәчәк мирасның бер өлешенә дәгъва итәргә булды. Туганнары да, әнисе дә аны бу эштән баш тартырга тырышып карады. Әтисе, киткәндә, бөтен нәрсәсен аларга калдырды бит. Аннан соң да акчалата гел ярдәм итеп торды. Икенче никахында эшләп тапкан мал-мөлкәте икенче хатынына һәм үги кызына калсын, диделәр. Әмма Гөлчәчәк башка фикердә иде...

Ул адвокат яллады, гаиләдәге бөтен зур әйберләр әтисе акчасына яки ул алган кредитларга сатып алынганын исбатлады. Гөлчәчәк әтисенең икенче никахында алынган әйберләрнең яртысын тартып алды. Судтан соң Гөлчәчәк Галияне дә, аның кызын да башка бервакытта да күрмәде.

Тормыш булгач төрле хәлләр була, ир – хатынын яки хатын ирен яратмый башлый, әмма, нәрсә генә булса да, кеше булып калырга кирәк. Беренче хатыныннан аерылгач, Рәсим үзен чын ирләрчә тотты, һәрвакыт кызына булышты, ул беренче никахында алган фатирын бүлешеп, нидер даулап, вакчылланып йөрмәде, кызының тормыш шартларын начарайтасы килмәде аның.

Бу очракта, бәлки, Гөлчәчәк тә әтисенең икенче гаиләсеннән мал-мөлкәт дауларга тиеш булмагандыр...

"Дзен" сайтыннан тәрҗемә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 3 апрель 2024
    Исемсез
    Язмадан күренгәнчә, әтисе дә начар кеше булмаган, әнисе дә. Ә нигә кызлары шундый әшәке, комсыз булган соң? Бернәрсә дә сәбәпсез булмый.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100