Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Син миңа беркем түгел... (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Рәилә традицион кыйммәтләр өстенлек иткән гаиләдә үсте. Балачагыннан ук әнисе аңа «син » булачак хатын һәм әни» дип тәкрарлады. Шуңа күрә ашарга пешерә, тегә, бәйли, юа белергә тиешсең, дип тукып торды. Өстәвенә, идеаль хатын һичшиксез гөлләр дә үстерергә тиеш!

«Әмма иң мөһиме – юаш, күндәм, тыңлаучан бул. Чөнки синең ирең булачак. Ул – гаилә башлыгы, ә син – бар эштә аның ярдәмчесе. Һәрвакыт иреңне хуплап торырга, аңларга, кәефен тоярга тиеш булачаксың. Һәм әлбәттә инде, үзеңә ниндидер файда эзләмичә, бер карусыз иреңне яратырга тиешсең».

Рәилә кечкенә вакытында да, яшүсмер вакытында да «кызым», «балам» дигән сүзләргә караганда, шушы үгет-нәсыйхәтне ешрак һәм күбрәк ишетте.

Үсеп, балигъ булгач, кияүгә чыгам дип, ир эзләргә ашкынмады ул. Аңа дигән насыйп яр көтмәгәндә үзе аны эзләп табар, юлында үзе очрар, дип ышанды. Һәм көтеп алды ул аны.

Рәилә 28 яшендә кияүгә чыкты. Ул вакытта инде ул аягында нык басып торган, хәтта үз фатиры да булган туташ иде. Ә аның яры Русланны киресенчә, шыр ялангач дияргә була, каккан казыгы да юк иде. Белем алмаган, күңеленә ошаган эш таба алмый, гаилә тормышы турында уйланмый. Кыскасы, ваемсыз, гамьсез һәм пошмас бер җан иясе. Әмма кайда гына булса да, бөтенесен авызына каратып тора торган кеше, хатын-кызлар да бик ярата үзен, чөнки чибәр, ыспай егет иде.

Әмма Рәиләне болар борчымады. Әнисе «гаилә башлыгының» нинди булырга тиешлеге турында сөйләмәгән иде бит. Бәхеткә, Рәиләнең әтисе бу төшенчәгә тулысынча туры килде. Менә әнисе дә бөтен ир-атлар да нәкъ аның ире кебек дип уйлап яшәде дә инде. Ә инде ниндидер җитешсезлекләргә хатын яраклаша ала һәм яраклашырга тиеш иде аныңча.

Руслан белән танышкач, Рәилә әнисе биргән үгет-нәсыйхәтләрен һәрвакыт төгәл үтәргә тырышты. Башта Русланга чын күңеленнән гашыйк булды, аны бернинди риясыз яратты. Соңыннан аның юк кына игътибарыннан да ниндидер яшерен билгеләр эзли башлады. Аннан Русланның киңкырлы күңелен аңлавын төрлечә күрсәтергә тырышты. Бергә яши башлаганчы ук, Русланны әниседәй кайгырта башлады. Русланга кирәкле әллә нинди кыйммәтле әйберләр бүләк итте. Өендә тәмле-тәмле әйберләр пешереп, сөйгәне «снимать» итеп яшәгән фатирга алып килде. Берсендә киемнәрен дә юып алып килергә тәкъдим иткән иде, әмма ул чакта Руслан баш тартты.

Руслан исә Рәиләнең үзенә баш югалтып гашыйк булуын бик яхшы аңлады, әмма тәкъдим ясарга ашыкмады. Янәсе, үз хисләренә ышанып бетмәде. Шулай да, Рәиләнең үзен карап-тәрбияләп торуын тиеш дип кабул итте.

Рәилә балага узуы турында әйткәч кенә өйләнешергә булдылар. Бу очракта Руслан үзен чын ирләрчә тотты: балага үз фамилиясен бирде һәм, шуңа өстәп, идеаль, бар яктан килгән хатынга да ия булды. Ул вакытта Руслан «снимать» итеп яшәгән фатиры өчен түләп тә туйган иде инде, сирәк булса да ашарга пешерү дә тәмам арытты. Ә инде кер юу турында әйткән дә бу, бу – аның иң сөймәгән эше булды.

Кулга үзе килеп кергән бу асылкош хатынның мондый «хезмәтләреннән» файдаланмау гөнаһ булыр иде. Өстәвенә, Рәилә аны шундук үзенең 2 бүлмәле фатирына яздырып та куйды, туплаган акчасының да бер өлешен иренә бирде һәм, үз-үзен онытып, көне-төне иренә хезмәт итә башлады.

Ә башкача ничек булсын тагын – ире гаилә башлыгы бит!

Һәм Руслан үзен чынлап та шулай хис итте. Шундый рәхәт бит: әмер бирәсең, кисәтү ясыйсың, берәр нәрсә ошамаса, тиргәп-битәрләп аласың. Әле генә ачыктан-ачык рәнҗеткән хатынының чәпчеп кычкырмавы, тавыш чыгармавы, ә киресенчә, күзләрен аска төбәп, иреннән гафу үтенүе Русланга ләззәт бирә иде. Әле алай гына да түгел бит, наз-ярату теләнеп, үзе мескенләнә.

Бу мизгелләрне Руслан шундый ярата иде! Хатынын яратмаганга түгел, Рәилә аңа ошый иде... әмма, ничектер, үзенчә ошатты ул аны. Мондый минутларда Руслан, башка бик күп ирләр кебек үк, үзен чын батыр, хуҗа, ниндидер игелек күрсәтүче фәрештә, хәтта хатыны өчен Алла итеп тойды.

Шулай итеп 25 ел вакыт узды, ә вакытның узганы сизелми бит ул. Русланга да чын ирләр кыяфәте керде, шактый гына түгәрәк корсагы да барлыкка килде. Ә Рәилә, агарган чәчләрен исәпкә алмаганда, үзгәрмәде диярлек. 2 ул үстерделәр. Икесе дә тач аталары булды. Шулай да бер аермалары бар икән – икесе дә яхшы белем алды. Ә калган бөтен нәрсә аларга әтиләреннән «мирас» булып күчте – хатын-кызларга, шул исәптән әниләренә карата мөнәсәбәтләре дә.

Әниләре белән борыннарын югары чөеп, тәкәбберләнеп сөйләштеләр, беркайчан ярдәм итмәделәр, ә әниләренең яратуы һәм изгелеге белән оятсызларча файдаландылар. Рәилә улларының әтиләреннән үрнәк алуын аңлады, шуңа күрә аларны гел кичереп килде. Һәрвакыт. Һәм, үзенә җавап итеп, алардан берни көтмәде, өмет итмәде.

Бер-берсенә бик охшаш шушы 3 ир-ат белән ул, бәлки, гомер буе яшәгән булыр иде, әмма бер очрак моңа комачаулады. Нибары бер җөмлә Рәиләне күктән җиргә төшерде, изелеп-сытылып үлеп беткән горурлыгына баш калкытырга ирек бирде һәм моңа кадәр мәңге батырчылык итмәгән бер адым эшләргә этәрде.

Берсендә кич, кичке аштан соң, Рәилә өстәл җыештырып йөргәндә, Руслан бик мәгърур кыяфәт белән диванга килеп утырды, уллары көтелмәгән сөйләшү башлады. Уллары икесе бергә чит илгә күченеп китәргә теләүләрен әйтте. Руслан алар белән бу ниятләренең мөмкинлекләре турында сөйләште һәм хуплады.

Рәилә куркып калды.

«Малайлар, кая китәсез? Нигә? Куркыныч бит бу! Анда бер туган-тумача да, таныш-белеш тә юк! Кем карый анда сезне?» – диде үзе дә көтмәгәндә.

Тынын да чыгармаган хатыныннан мондый кызулык көтмәгән Руслан диваннан сикереп торды.

«Авызыңны яп! Кем соң син? Сиңа сүз биргән кеше булмады бит әле! Улларымны бозарга җыенма да!» – дип төкерек чәчте.

«Алар минем дә улларым!» – дип көтмәгәндә кычкырып җибәрде Рәилә.

«Синеке?! – дип мыскыллы итеп көлеп җибәрде Руслан. – Вәт, көлдердең! Әле «мин тәрбияләдем» дип тә әйт инде. Шуны исеңдә калдыр: син аларны таптың гына! Кара, әнкә табылган икән... Ә миңа син бөтенләй беркем дә түгел!» – дип җикеренде ире.

Рәилә агарынып катты, нишләргә белмәде, үзеннән бер башка озынрак улларына карады. Ә алар берни булмагандай мыскылы елмаеп басып торалар. Рәилә берни дәшмичә бүлмәдән чыгып китте.

«Менә шулай. Хатын-кыз үз урынын белергә тиеш ул!» – дип бик канәгать чырай белән әйтеп куйды Руслан.

Ирләр сөйләшүләрен дәвам итте, ә Рәилә өстәлләрне җыештырып бетерде дә уйга калды. Нәрсә уйлагандыр ул бичара хатын, билгесез. Бары тик иртә таңнан, ире һәм уллары йоклаганда, документларын һәм кача-поса җыйган акчаларын алып, өйдән чыгып китте. Әле кичә генә иң якын, газиз булган кешеләренең тормышыннан эзсез юкка чыкты...

Аны эзләп мәшәкатьләнмәделәр.

«Кая барсын, кемгә кирәк ул, кайтыр...» – дип кул селтәде Руслан.

«Әле кайтып егылыр, ялыныр», – диде уллары.

Әмма ул кайтмады. Бер айдан соң да, бер елдан соң да. Рәиләнең кайда булуы билгесез. Аның белән нәрсә булганын фаразларга гына кала...

Руслан уллары белән шул фатирда яшәп ята. Әлбәттә инде, беркем дә чит илгә күченеп китмәде. Әле тегендә, әле монда эшләгән булып йөриләр. Артык пошынмыйлар, кайгырмыйлар. Ашарга-эчәргә җитә, аларны шул канәгатьләндерә. Фатирдан кычкырышкан, сүгенгән тавышлар торган саен ешрак ишетелә. Әтиле-уллы күмәкләшеп сугышалар да. Күршеләре берничә тапкыр полиция дә чакыртты.

Руслан өенә берничә тапкыр хатын-кызлар да алып кайтып карады: үзенә хуҗабикә эзләде. Әмма ул хатыннар бик тиз юкка чыга барды. Күрәсең, аларга нәрсәдер ошамый иде....

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100