Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син миңа беркем түгел, әни...» (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Наилә 6 ел чамасы кияүдә. Ире белән мөнәсәбәтләре дә тел-теш тидерерлек түгел, матди яклары да әйбәт. Наилә ательеда эшли, аның кебекләр хакында «алтын куллы» диләр. Башлыклар тегә, күн һәм мех эшләнмәләрне кире сүтеп тегә, яңарта. Наиләнең ире Айзат шәһәр арасында йөри торган автобус йөртүчесе булып эшли. Хезмәт хакы зур түгел, әмма шәһәрдә укып йөргән студентларның әти-әниләре биреп җибәргән сумкалар өчен алынган «калым» һәм «касса аша» йөрмәгән пассажирлар аркасында акча ярыйсы гына чыга. Гаилә җитеш тормышта яшәсә дә, балалары юк.

Наилә белән Айзат бөтен тикшерүләрне үтте, анализлар тапшырды, табиблар да «барысы да яхшы, бары тик бераз вакыт кына кирәк» диде. Ә нәрсә көтәргә соң тагын, Наиләгә 32, ә Айзатка 37 яшь бит инде.

Нишләптер, бүген кичке аш ашаганда Айзат сөйләшмәде.

«Айзат, нәрсә булды? Ник бик уйчан син бүген?» – диде Наилә.

«Наилә, әйдә, детдомнан бала алабыз, үзебезнеке кебек тәрбияләрбез», – диде ире.

«Нәрсә уйлап чыгардың инде? Нинди детдом? Мин үземнең баламны телим, сиңа охшаганны...» – диде Наилә, күз яшьләрен йотып.

«Анда әти-әнисез калган күпме бала. Без аларга әти һәм әни була алыр идек бит. Ә Аллаһ насыйп итсә, әле үз сабыебызны да табарбыз, кем белә, берәү генә дә булмас, бәлки...» – диде Айзат.

«Айзат, мин үземне моңа әзердер дип уйламыйм...» – диде Наилә.

«Әйдә, балалар йортына барып кайтыйк, аннан тагын сөйләшербез. Мин сине кыстарга, мәҗбүриләргә теләмим, Наилә...» – диде Айзат.

Берничә көннән соң Айзат белән Наилә, пакет-пакет тәм-том төяп, балалар йортына барды. Мондагы сабыйлар аларга өмет тулы күзләре белән карады. Ир белән хатын мөдиргә үз планнары турында сөйләде, балалар йортын караштырырга сорадылар. Балалар йоклый торган бүлмәләрне, ашханәне, уен бүлмәсен карадылар. Наиләнең күзенә бер малай чалынды. Әле бөтенләй сабый гына, башка балалардан читтә, почмакта утыра, беркем белән уйнамый, кулына кечкенә уенчык машина тоткан.

«Әнә теге малай белән сөйләшә аламмы мин?» – дип сорады Наилә детдом мөдиреннән.

«Сөйләшеп карагыз», – диде мөдир.

Наилә ипләп кенә бала янына килде, малай йөзен чытып утыра. Сак кына Наиләгә карады.

«Сәлам, кулыңда нәрсә ул?» – дип сорады Наилә, ягымлы гына.

Малай кулын әкрен генә Наиләгә сузды.

«Түт-үт», – диде, машинасын күрсәтеп.

Алар әле тагын бераз аны-моны сөйләшеп утырды, дөресрәге, Наилә сөйләде, ә малай башын гына кагып утырды. Наилә ирен күреп алды.

«Айзат, кил безнең янга», – дип чакырды.

Бу вакытта малай урындыгыннан торды һәм Наилә янына килеп басты, аны аякларыннан кочып алды.

«Мине җибәрәсе килми», – диде Наилә, каушап.

Балалар йортына шушы килүләреннән соң, Наилә белән Айзат әле монда тагын берничә мәртәбә килде, ләкин алар гел бер бала белән генә аралашты. Бу Гадел иде. Аны әнисе табуга ук роддомда калдырып чыккан. Хәзер балага 2 яшь, әмма ул үсеш ягыннан бераз калыша, теле ачылып бетмәгән. Балалар йортына беренче килүдә үк, Наилә белән Айзат Гаделне алып, үз балалары кебек үстерәчәкләрен аңлады.

Документлар әзерләүгә һәм аларны рәсмиләштерүгә берничә ай китте. Һәм менә алар өйдә. Наилә белән Айзат һәм аларның уллары Гадел. Алар барысын да җиңеп чыга алды. Наилә улы өчен өзелеп торды, Айзатка рәхмәт укыды. Ире детдомнан бала алырга кыстамаган булса, аларның уллары булмас та иде, мөгаен.

Кызганыч, үз балалары тумады. Әмма хәзер бу – аларга куркыныч түгел инде, чөнки аларның Гаделләре бар бит. Әти-әнисе аны төрле түгәрәкләргә йөртте, энә-җептән киендерделәр, иң яхшы уенчыклар сатып алдылар. Бер сүз белән әйткәндә, булдыра алганча иркәләделәр. Гадел бу гаиләгә ничек килеп эләккәнен тиз онытты, шундук Наиләне – «әни», Айзатны «әти» дип атый башлады. Аның балачак хәтере детдом турындагы куркыныч хатирәләрне җуйган иде. Наилә белән Айзат туганнарына да Гаделгә аның детдом баласы икәнен әйтүне тыйды. Әгәр аны бөтенесе үзенеке кебек ярата икән, димәк, ул үз балаң булып чыга бит инде.

15 яше тулгач, Гадел кинәт үзгәрде. Аның «бик үк әйбәт булмаган дуслары» барлыкка килде, укуга караганда, күп вакытын урамда шулар белән уздырырга гадәтләнеп китте. Әти-әнисе белән еш ачуланыша, аларны алдый башлады. Наилә белән Айзатка уллары аларны күралмый кебек тоела иде. Әти-әнисе аңа берәр нәрсә әйтә башласа, Гадел аларның борын төбендә ишекне дөбердәтеп яба да куя.

Гадел көч-хәлгә 11 сыйныфны тәмамлады, алга таба каядыр укырга керүдән дә баш тартты. Төшкә кадәр йокы симертә, аннан төнгә кадәр тагын күңел ачып йөри. Әшнәләре белән күңелсез хәлгә юлыкканчы шулай дәвам итте. Алар урамда 2 ир-атны талап, кыйнап ташладылар. Егетләрне күзәтү камералары һәм шаһитлар ярдәмендә тиз таптылар. Наилә белән Айзат адвокат яллады, ул исә, мондый җинаять өчен Гадел шактый озакка рәшәткә артына китәргә мөмкин, диде. Әти-әнисе улларының гаепле икәнен аңлый, әмма, Гаделне иректә калдыру өчен, адвокаттан мөмкин булганны эшләвен ялындылар.

Адвокат Гаделне «гаепләнүче»дән «шаһит» буларак үзгәртү өчен бик күп акча кирәк булачагын әйтте. Чөнки тикшерүчегә дә, шаһитларга да түләргә кирәк иде.

Наилә белән Айзат шәһәр үзәгендә иркен, 3 бүлмәле фатирда яшәде. Алар фатирны алмаштырырга теләде. Алмашка 2 бүлмәле, кысан фатир тәтеде аларга. «Яңа» фатирның нинди хәлдә булуын күргәч, чак утырып еламадылар. Әмма бу мизгелдә аларга бу мөһим дә булмады, бары тик уллары гына иректә калсын. Рәшәткә артына эләккәч, Гадел дә әти-әнисен исенә төшерде, ярдәм сорап ялварды, «төзәләм» дип антлар эчте.

Фатир алыштырганнан кергән акча барыбер җитмәде. Наилә бөтен булган алтын бизәнү әйберләрен ломбардка тапшырырга уйлады. Улы ярдәмгә мохтаҗ булганда алтын тагу кайгысымыни!

2 айдан соң Гаделне иреккә чыгардылар, әти-әнисенең үгетләве буенча, ул заводка өйрәнчек булып урнашты. Беренче вакытта чыннан да акылга утырган кебек булды, әүлиягә әйләнде, дияргә була.

Әмма улы белән булган хәлләр Айзатны тәмам эштән чыгарды, торган саен ешрак йөрәге тота башлады. Сәламәтлеге аркасында аны шәһәр арасында йөри торган автобус шоферы вазифасыннан алдылар. Гаиләдәге керем сизелерлек кимеде.

Гадел Лиана исемле кыз белән танышты, болай яхшы гына, тәртипле генә кыз кебек иде. Әти-әнисе белән таныштырырга алып кайтты. 2 ай да узмады, «Лиана белән бездә бергә яши башлыйбыз» дип кайтып керде. Яңа фатирлары кечкенә иде, мондый кечкенә фатирга кыз алып кайтуның бик яхшы фикер булмавын аңлатырга тырышы Наилә. Тик Гадел үзе турында гына уйлады.

Башта Лиана тыныч кына, тыйнак кына булды, ашарга да пешерде, өй җыештырырга да булышты. Әмма, вакыт узган саен, чын йөзен ача барды.

Көтмәгәндә гаиләгә кара кайгы килде: Айзат вафат булды.

Наилә ирен бик яратты, аның белән ул үзен таш стена артында кебек хис итә иде. Ә менә хәзер тоташ бушлык калды. Иренең кырыгы узганчы, үз-үзен белештермичә йөрде. Кырыгы узганнан соң эшкә чыкты, ичмасам, бәйләнчек уйларыннан онытылып торыр.

Берсендә, эштән кайткач, кухняда яңа суыткыч барлыкка килгәнен күрде.

«Әни, үпкәләмә инде, әмма Лиана аерым ашарга тели. Аңа синең әзерләвең ошамый. Ул безгә үзенең суыткычын алып килде, ризыкларны синекеннән аерым саклаячакбыз», – диде Гадел, шаккатырып.

Наиләгә иренең вафатыннан соң шулкадәр авыр иде, ул хәтта моның өчен бәхәсләшеп тә тормады. Ничек телиләр, шулай булсын, аерым икән – аерым. Әмма соңгы вакытларда Наилә үзе өчен түгел, ә күбрәк улы өчен ашарга пешерә иде, ризыкны парда пешерергә тырышты, чөнки улының ашказаны белән проблемалары булуын белә бит ул.

Кайчандыр бәхетле яшәгән гаиләдә торган саен ешрак ачуланышу, сүгенү сүзләре ишетелә башлады. Барысы да ачуланышты. Лиана белән Гадел янына дуслары да еш килеп йөри башлады, бүлмәләрендә бикләнәләр дә хәмер эчәләр. Наилә башта кисәтү ясарга тырышып карады, мин – эштән кайткан кеше, ял итәргә кирәк, дип әйтеп карады, әмма аның борын төбендә ишекне ябып кына куйдылар.

Вакытлар уза-уза, улының һәм килененең явызлыгы, кешелексезлеге белән көрәшергә хәле дә калмады Наиләнең. Айзаты исән булса Гаделне «урынына утыртыр» иде дә, әмма аны якларга беркем дә юк шул.

Берсендә улының һәм килененең эчеп кәеф-сафа коруы берничә көнгә сузылгач, Наилә түзмәде, иренең туганнан туган абыйсына шалтыратты. Тегесе килеп җитте, Гаделне пыр туздырды, бу вакытта Лиана исереп йоклап ята иде инде.

«Гадел, син ничек шушындый кабәхәткә әйләнә алдың? Әти-әниең сине өф-өф итеп кенә торды бит!» – дип ачуланды.

«Кысылма, яме! Бар, өеңә кайтып команда бир!» – дип тузынды Гадел дә.

«Наилә белән Айзат булмаса, ярты гомерең детдомда узар иде, ә хәзер төрмәдә утырган булыр идең инде...» – дип әйтеп ташлады абыйсы.

«Нәрсә сөйлисең? Нинди детдом?!» – диде Гадел, айнып киткәндәй.

Наилә аларның сөйләшүен ишетте, иренең абыйсына тизрәк китәргә кушты.

Наилә, Гадел иртәнгә бу сөйләшү турында онытыр, дип уйлады, әмма ялгышкан икән. Гаделнең диван янына урындык китереп куюына уянып китте Наилә.

«Кичә абый нәрсә сөйләде ул? Нәрсә, мин детдом баласымыни?» – диде.

Наиләнең ялганлыйсы килмәде, Гадел дә бала-чага түгел инде, аның психикасын бозудан куркасы түгел. Ул аңа барысын да ничек бар – шулай сөйләде. Аның өчен Айзат белән барысын да эшләүләрен, яратуларын, саклап-яклап торуларын Гадел аңлар, дип өметләнде. Аларга карата нишләп шулай каты бәгырьле булып үсте соң ул?

Әмма, киресенчә, барысы да тагын да начарланды.

«Миңа ничек яшәргә өйрәтер өчен кем соң соң?» – диде Гадел, ачуыннан.

Наиләнең, бер почмакка посып, үксеп-үксеп елыйсы килде, әмма аңа үз өендә урын юк иде.

Наилә кечкенә булса да дача сатып алырга уйлады, бер башына күп кирәкме инде аның. Ичмасам, яздан көзгә кадәр шунда китеп яшәр. Әле ярый көче булганда акча җыеп кала алган иде, тагын азрак танышларыннан бурычка алып торды. Көн саен эшкә барып йөрергә уңайлы булсын өчен, шәһәрдән ерак булмаган урында кечкенә дача сатып алды. Әкренләп бакчасын эшкәртте, тәрәзә йөзлекләрен буяды, чәчәкләр утыртты. Әйберләренең яртысын җыйды да, көзгә кадәр шунда күченеп китте. Ул Гаделгә үзен кайда эзләргә икәнен аңлатырга тырышып карады, әмма улы борылды да үз эшләре буенча китеп барды.

«Бернәрсә дә әйтмә, миңа кызык түгел...» – генә диде.

Наилә һәр көн елады, элекке тормышын, Айзатын исенә төшерде. Гаделне балалар йортыннан алганга үкенә идеме ул? Юк, үкенмәде. Ул Гаделне һәрвакыт үзенең улы дип санады, яратты.

Наилә дача күршеләре белән дуслашып китте, бу җәйдә җаны белән ял итте, беренче тапкыр күңеле тыныч булды. Наилә берничә тапкыр улы белән сөйләшергә, хәлләрен белешергә тырышып караса да, Гадел бер мәртәбә дә әнисе белән элемтәгә чыкмады.

Күршеләре берничә көн Наиләне күрмәде, аны «шәһәргә киткәндер» дип уйладылар. Аның йортыннан ис чыга башлагач кына, чаң кактылар. Наиләгә инсульт булган иде, ул шундук үлмәгән дә, ә күпмедер вакыт аңсыз яткан. Янәшәсендә ярдәм итә алырлык кешесе булмавы гына аяныч. Күршеләре аның телефонында «улым» дигән контакт табып, Гаделгә шалтыратты. Берничә секунд дәшми торганнан соң, Гаделнең тавышы ишетелде:

«Үлгәне турында туганнарына әйтермен. Аны җирләп йөрергә җыенмыйм, ул миңа беркем дә түгел...»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100