
Данир Сабиров үз сәхифәсендә чираттагы кызыклы видео белән уртаклашкан. Бу юлы ул хатынының хыялындагы ир-ат булып «уйнаган». Бактың исә, видеодагы ир турында күп хатын-кызлар хыяллана икән, алар бу хакта комментарийда язып калдырган:
«Эх, ирләрнең барысы да синең кебек булсын иде. Менә Миләүшәгә рәхәт, ичмасам»;
«Данир, син – космос»;
«Хыялдагы ир»;
«Чыннан да шундый ирләр бар микән ул»;
«Мондый ирләр кайда бар икән?»
«Әкияттә кунакта», – дип язган хыялланырга җөрьәт итмәгән берәү.
«Моның кадәр үк идеаль ир кирәкмәс», – дип, смайликлар ярдәмендә көлгән берәү.
Видеода күренгәнчә, Данир чәчәк тотып, матур сүзләр белән өенә кайтып керә. Концерттан канәгать булып кайтуы, яхшы кешеләр очравы турында хатынына иркенләп сөйләргә җыена.
«Кесәм тулы сюрприз сиңа. Менә монысы сиңа керфеккә, маникюрга (карталар күрсәтә), ә монысы – яңа күлмәккә (акча күрсәтә). Ә миңа – бернәрсә дә юк. Миңа берни кирәкми. Син бар – шул җиткән. Ашарга пешерергә өлгермәдеңме? Син ятып кына тор. Хәзер мин үзем сиңа ашарга пешерәм. Мин арымадым, мин бит җырлап-биеп кенә йөрим. Юк, нинди йокы, хәзер синең белән иртәнгә 5кә кадәр, кочаклашып, төрек сериалларын карыйм. Аннары иртәнге сәгать 6да Башкортстанга китәм, көне буе синең нервыңда уйнамас өчен», – ди артист.