Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син кем соң ул хәтле?» – «Башкорт хуҗабикәсе» тагын бер артист белән үпкәләшкән

news_top_970_100
«Син кем соң ул хәтле?» – «Башкорт хуҗабикәсе» тагын бер артист белән үпкәләшкән
социаль челтәрләр

«Башкорт хуҗабикәсе» Миләүшә Шәйхисламова тагын бер артист белән конфликтка кергән. Бу юлы «Ябай Малай» буларак танылган җырчы Ямиль Баймурзин белән.

Блогер Хәйбулла районы Янтыш авылында Ямиль уздырачак зур концертта чыгыш ясарга тиеш булган. Ямиль исә блогерның «Йолдыз белән бер көн» проектында катнашырга ризалык биргән. Ләкин, Ямиль сторисларында сөйләвенчә, «Башкорт хуҗабикәсе» аңа үпкәләгән һәм бәйрәмдә чыгыш ясаудан баш тарткан.

«9 августта «Домохозяйка» килә алмый. «Килә алмыйм» димәде, «килмим» диде. Кыскасы, «она меня кинула». Ни өчен? Кичә видеороликны җибәрдем дә, реклама яса әле, дигән идем, ул тотты да үпкәләде. «Килмим», – дип кырт кисеп әйтте. «Ярар, килеп торма, бәхетле бул», – дидем.

Ул гына түгел. Бер сүзен әйтергә оныттым. «Килмим, концертыңны күчер», – ди. Син кем соң ул хәтле, концертны күчерергә, дим, эчтән генә. Кем ул аның хәтле, махсус кунакмы? Имеш, ул блогерша. «Бер генә җырлыйм», – диде. Әле шунысына да килми, концертыңны күчер, ди. Хәзер мин, ул килми дип, бөтен якташларымны концертан мәхрүм итәргә тиешме? Алай булмый бит инде, дуслар.

«Йолдыз белән бер көн» проекты да булмаячак. Чөнки «Ябай Малай» йолдыз түгел, ул һәрвакыт халык арасында», – дигән Ямиль.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 1 август 2024
    Исемсез
    Искиткеч
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100