«Син кечкенә — бала чыга алмас»: Зәмирә Рәҗәпова ничек итеп бала тапканын сөйләде
Зәмирә иртән бизәнеп, чәчләрен бөдрәләтеп, диванга чыгып утырган.
Урамда һава торышы салкынайта дигән фараз Зәмирә Рәҗәповада ностальгия уяткан булса кирәк. «Хак булса, синоптиклар 44 градуска кадәр салкын булачак, дип фаразлый», дип башлаган ул инстаграмдагы постын. Һава торышы белән башланган кыйсса бәби табу турында икән.
«Хәтерлим, Аяз туган елны да февраль шулкадәр салкын иде… 5 февральдә бала тудыру йортына килдем, 42 атна. Мин шуууундый зур, Титаник кадәр хис итә идем үземне, чак йөрим», ди ул.
Зәмирәнең табибы Вилена Борһановна булган. Зәмирә бала табарга куркуын әйткән. Вилена Борһановна исә шаярткан: «Әйдә көтик, бәлки үзеннән-үзе бетәр».
Кендек бавы баланың муенына чорналган булганга, Зәмирәгә кесарев кисеме ясарга планлаштырганнар. Ул «үзем табам» дип каршы килеп маташкан.
«Үзең табу куркыныч. Бала зур, 4,5 кг чамасы. Ә син кечкенә. Бала чыга алмас. 2 минут эчендә бала тончыгырга мөмкин. Бала туа башлагач, операциягә әзерләп өлгертә алмыйбыз. Кимендә 10 минут вакыт кирәк», — дип аңлаткан табиб.
Зәмирә, әлбәттә, куркып калган. Табиб консилиум җыеп хәл итәсен әйткән. «Мине палатага озаттылар. Ятам шулай көтеп. Бала селкенми дә. Алтысы көнне Вилена Борһановна кереп, 8 февральдә иртәнге тугызда планлы операция буласын әйтте. Курку, борчылу, кызыксыну, әллә нинди хисләр бөтерелә күңелдә. Мин әйтәм: әйдәгез, 7 февраль. Табиб: «урын юк, сигезе була», диде. Ә җидесе башланса, табабыз инде. Шуңа да ятыбрак тор, күп йөрмә, дип чыгып китте. Җидесе башланса ярар иде дип көтеп карадым, булмады», - дип дәвам итә Зәмирә.
Авырлы хатынны кичтән әзерли башлаганнар. «Кичке ашны бирмәделәр, иртәнге тугызда алып китүләрен көтеп ятам. Иртәнге җидедә үк бизәнеп, чәчләремне бөдрәләтеп, диванга чыгып утырдым. Узып баручы Светлана Владимировна (ул вакытта икенче улымны нәкъ аның белән табасымны белми идем әле) сорый: «Кая җыендыгыз», ди. Мин «бала табарга», дим. Ә ул ирен чите белән елмаеп, «ну, артистлар», диде. Ун тулды, минем арттан килүче юк. Унбер… Үтереп ашыйсы килә. Бервакыт коридор башында Вилена Борһановна күренде. «Вилена Борһановна, мин кайчан?». «Утыр әле. Планнан тыш, ашыгычлар килде». «Минем ашыйсы килә бит». «Балакай, син ач бит! Зоя апа, глюкоза ясагыз әле», ди табиб. «Юк, юк, мин түзеп торам, укол кирәкми», дим. «Син түзәрсең дә, бала ач», ди табиб. Белсәгез сез ул глюкозаның нинди авырттыра торган укол икәнеен. Күздән яшьләр бәреп чыкты…», дип искә алган Зәмирә.
Инстачылар да бала тапкандагы хис-кичерешләрен язып калдырганнар. Вилена Борһановнаны белүчеләр дә шактый булып чыккан.