Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син хәзер үз өеңдә түгел, өйрәнә тор» - ирем әнисе кубызына бии

Мин яшь килен һәм кайнанамнан зарланыр кешем юк, ә күңелне бушатасы килә.

news_top_970_100

Ирем белән өйләнешүебезгә тиздән бер ел була. Кайнанам белән мөнәсәбәтләребез ал да гөл түгел. Әле туйга кадәр үк иремнән әнисе белән таныштыруын сораган идем, чөнки ул минем әни белән таныш иде. Әмма ул мине аның белән очраштырмас өчен гел сәбәп табып торды, әле алып барыр җир юк, яки әнисенең вакыты юк, туйдан соң танышырсыз диде.

Иремнең әнисе белән ЗАГСка бер сәгать кала таныштык. Минем елмаеп «Исәнмесез!» диюемә коры гына «Исәнме» дип дәште. Ярар, мин әллә ни аптырамадым.

Туйга кадәр ирем әнисен фәрештәгә тиңләп сөйләде, гел яхшылык кына тели дип миңа әкият укыды. Никтер әнисе киңәшләре, ярдәме белән гаиләбезгә тыкшыныр дип куркып калдым. Бу хакта булачак иремә дә әйттем, әмма ул әнисенең андый кеше булмавын әйтте. Туйдан соң берничә көн узгач, кухняда ирем чәй эчеп утыра, мин идәннәр юып йөрим. Шунда ирем уйга калды. «Нәрсә булды?» - дигән соравыма ул: «Менә уйлап торам әле, синең нинди сыйфатларың минем әнигә ошамас икән?" - дип куйды.

Пешерер яки сытар алдыннан йомыркаларны содалы суда юмавым; савыт-саба юа торган губканы махсус савытка түгел, ә раковинага куюым; шулпаны ике суда түгел, ә бер генә суда кайнатуым ошамый икән әнигә! Һәм тагын әллә нәрсәләр. Бу сүзләргә бик гаҗәпләндем һәм күңелем калды.

Минем: «Ә ни өчен болар аңа ошарга тиеш, минем белән ул түгел, ә син яшисең?» - дигән соравыма: «Мин аның улы, мин шуңа күнеккән, хәзер син дә шулай ук эшләргә тиеш», - дип җавап бирде.

Нишләп мин кайнанам теләгәнчә яшәргә тиеш, мин үземнең өйдәге кебек тәртипләргә өйрәнгән. Иремә бу хакта әйткән идем: «Син хәзер үз өеңдә түгел, өйрәнә тор», - дип кенә куйды.

Туйдан соң өч айлап барысы да яхшы булды дияргә мөмкин. Кайнанам минем белән елмаеп сөйләште, хәлләремне сораштырып торды. Ә соңыннан без эт алдык. Һәм бер айдан инде минем эткә итне һәм сөякләрне пешереп түгел, ә чи килеш бирүем турында бөтен микрорайон белә иде. Янәсе, мин акылсыз, башсыз хатын, кайнанама бер рәхәт тә күрсәтмим икән. Имеш, ул минем белән кайчаннан бирле көрәшә, ә файдасы юк. Шулаймы? Мин хәтта кем беләндер көрәшүемне дә белми идем, кызык икән!

Бу хакта иремә әйттем. Чөнки мондый гайбәт сүзләрне чит-ят кешеләрдән ишетү бер дә күңелле түгел иде миңа. Әнисе белән сөйләшеп каравын сорадым. Әмма ирем көлеп кенә куйды да бу хакта онытты.

Ә менә хәзер кайнанам миңа ни өчендер үпкәләп йөри. Урамда күрсәм исәнләшәм, хәлләрен сорыйм, ә ул миңа «исән әле» дип кенә үтеп китә. Ә кайвакытта мине бөтенләй күрмәмешкә салышып үтеп китә.

Ирем мине кайнанамны хөрмәт итмәүдә гаепли. Имеш, мин аның әнисе булдырган тәртипләрне үз гаиләмә кертмәдем, аны чәйгә чакырмыйм, ә ул безнең этне бик сагына икән…

Әле бу башы гына бит. Тиздән кайбер сәбәпләр аркасында безгә аның әти-әнисе белән бер фатирда яшәргә туры киләчәк. Аларда күпме вакыт торачагыбыз да билгеле түгел. Акылдан язмасам инде. Балабыз тугач ниләр булачагын күз алдына да китерергә куркам. Аны пеленкага төргәндә уңнан түгел, ә сул яктан төрүем турында бөтен күршеләр ишетер инде…

Иремнән башка гына үз әти-әнием янына күченү турында да уйлана башладым. Чөнки кайнанам миңа барыбер иркенләп яшәргә ирек бирмәячәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100