«Син генә җитми идең»: Ренат Галиәскәр җыр яздырган
Ул «Туй җыры» дип аталган җыр яздырган.
Алып баручы, җыр сүзләре авторы Ренат Галиәскәр җыр яздырган. «Туй җыры» дип аталган иҗат җимеше «рәхәтләнеп җырлыйсы килгән» вакытлар өчен, ди.
«Кайчак рәхәтләнеп җырлыйсы килеп киткән чаклар булгалый тормышта. шундый очраклар өчен үземнең шәхси җырымны яздырдым әле», – дип язган Ренат социаль челтәрдәге аккаунтында.
Җырның сүзләрен ул үзе язган, көй авторы – Илназ Гарипов.
Комментарийларда Илсөя Бәдретдинова: «Абзый кызды...» – дип язган. Шәрипҗан – Рамил Шарапов: «Маладис», – дигән. Лилия Кадирова: «Син генә җитми идең», – дип комментарий калдырган. Лилия исемле язылучысы: «Охо, җырлый башлаган! Молодец», – дигән.