«Син — фахишә, ул пычрагың ышкып юсаң да бетмәс...»
Әле ике ел элек кенә 12 меңгә бер төнгә тәнемне сатып алып була иде. Әйе, мин төнге күбәләк, тәнен сатып акча эшләүче идем.
Ул вакытта мин зур шәһәрдә яшәдем. Әмма бу җәһәннәмнән котыласым, кешечә яшисем килә иде. Мин моны эшли алдым. Үз шәһәремә кайттым, бер бүлмәле фатир сатып алдым. Әллә ни зур түгел, шулай да үземнең почмагым булды. Кондитерская ачтым, әкренләп эшләр җайланып китте. Даими клиентлар, абруй барлыкка килде.
Сеңлем Гүзәлне хезмәттәшем итеп алдым. Соңыннан Алмаз барлыкка килде. Без аны шофер итеп эшкә алдык, ул вакытта машинабыз бар иде инде. Ул әзер продукцияне таратты, заказларны илтә иде. Ул минем белән ягымлы гына сөйләшә, җитәкче белән хезмәткәр арасындагы гадәти мөнәсәбәтләр иде. Мин аны яхшы хезмәткәр буларак кына кабул иттем, шәхси мөнәсәбәтләр турында уйлап та карамадым. Әмма сеңлем Гүзәл аның белән бик кызыксына башлады. Алмаз безнең янда булганда күзгә күренеп үзгәрә иде ул — кычкырып көлә башлый, егеткә күз кыса, аның белән заказларны илтешә. Алмаз белән Гүзәлнең мәхәббәт тарихы башланып килә дип уйладым. Әмма ялгышканмын.
Берсендә Алмаз белән салым инспекциясенә бардык, ә соңыннан ул мине өйгә кайтарып куйды. Яз иде ул. Юлда да яз, табигать һәм башка шундый тормыш матурлыклары турында сөйләшеп кайттык. Мин кондитерскаяның эшләре яхшы гына баруын, әгәр алга таба да болай дәвам итсә, хезмәткәрләрнең зарплатасын арттырырга мөмкин булуын да әйттем. Кәефем бик яхшы иде, чөнки еллык бухгалтерия отчетын тапшырдым. Бу күңелле вакыйганы билгеләп үтәсе килде. Сеңлем янымда түгел, сессиягә китте. Ә бу вакыйганы билгеләп үтәр кеше юк иде. Үзем дә аңламыйча, Алмазга кичне бергә уздырырга тәкъдим иттем. Ул баш тартмады, хәтта сөенде дә. Юлда туктап, шампан шәрабе алдык. Һәм бу төнне Алмаз белән бергә уздырдык…
Мөнәсәбәтләребезне бер кешегә дә сиздермәдек. Эштә үзебезне элеккечә тоттык, ә кичен Алмаз минем янымда була иде. Гүзәл элеккечә Алмаз янында чытлыкланып йөри, әмма ул үзе булмаганда Алмаз белән безнең арада ниләр булганын белми иде. Әмма Алмаз Гүзәлнең хисләренә битараф булды. Сеңлемнең ачуы килә, хәтта берсендә Алмазның шундый таш бәгырьле булуына зарланып та алды.
«Карале, апа, безнең шофер бигрәк сәер. Мин аны тегеләй дә, болай да тарткалап карыйм, ә ул игътибар да итми, ир-ат димәссең дә. Бәлки аңа егетләр ошыйдыр, ә? Әйдә аны эштән куабыз. Башка шофер алабыз», — ди.
Ә мин Алмазны яклап калдым.
«Нигә алай итәсең, Гүзәл. Әгәр егет сиңа битараф икән, аны шундук эштән куаргамы? Бәлки аның йөргән кызы бардыр, шуңа сиңа карата битарафтыр. Ә син аны шундук „зәңгәр“ дисең. Бик тәрбияле, акыллы егет дип уйлыйм мин аны — һәр итәк артыннан сөйрәлүче түгел. Бары тик син аның зәвыгында түгел, шул гына. Мин аны эштән җибәрергә җыенмыйм. Тырыш, бер дигән хезмәткәр», — дип җавап бирдем.
Шуннан соң Гүзәл башка зарланып йөрмәде. Ә без Алмаз белән өйләнешергә уйладык. Гариза бирергә уйлаган идек инде. Әмма планнарыбыз турында беркемгә дә ләм-мим.
Сеңлем әти-әни белән яши. Минем янга сирәк килә, ә Алмаз белән очраша башлаганнан бирле аны бөтенләй кунакка чакырганым юк. Әмма беркөнне килде ул. Чакырмаган да идем.
Алмаз белән эштән кайтып, ашарга гына утырган идек. Ишек шакулары бик көтелмәгән булды. «Глазокка» карап тормыйча гына ишекне ачтым. Гүзәл килеп керде, Алмазны күрде дә барысын да аңлады. Каушап калды, аннан ашыгып кына китеп барды. Ә икенче көнне аның белән сөйләштек. Ул миңа: «Ак һәм йомшак буласың киләме? Барып чыкмас. Элек ничек фахишә булгансың, шулай ук калачаксың да. Ышкып юсаң да бетмәс ул пычрагың. Минем юлымнан китсәң яхшырак булыр, юкса Алмаз чынлыкта синең кем икәнеңне беләчәк», — диде.
Кичен гадәттәгечә Алмаз белән бергә булдык. Һәм мин аңа туй булмый, безгә аерылышырга кирәк, дидем. Ул гаҗәпкә калды һәм кәефе кырылды. Нәрсә булуын төпченә башлады.
Мин үземә бик якын кешегә әйләнгән Алмазымның газаплануына түзә алмадым, үзем турында бар дөреслекне сөйләп бирдем. Узган тормышым турындагы серләрне, Гүзәлнең мине шантажлавын түкми-чәчми сөйләдем. Ул тынып калды да соңыннан:
«Беләсеңме, кадерлем, бу хакта үзең сөйләү бик яхшы булды. Курыкма, мин Гүзәлне тыңларга җыенмыйм. Синең үткәннәрең миңа кагылмый, ул безнең мөнәсәбәтләрне тамчы да үзгәртми. Мин сине башка кеше буларак беләм. Сине шул килеш яраттым һәм яратам. Без барыбер бергә булачакбыз», — дип кочагына алды.
Сөекле кешемнең бу сүзләре мине бәхетле, мәхәббәтле тормышка башлангыч бирде…