Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Син дә Бариева белән Муллагалиевалар шикелле кыланасың". "Клоун чалбарын" салган Рифат Зариповны тәнкыйтьлиләр

"Син дә Бариева белән Муллагалиевалар шикелле кыланасың". "Клоун чалбарын" салган Рифат Зариповны тәнкыйтьлиләр

news_top_970_100
"Син дә Бариева белән Муллагалиевалар шикелле кыланасың". "Клоун чалбарын" салган Рифат Зариповны тәнкыйтьлиләр
Рифат Зариповның Инстадуслары "клоун чалбары" өчен тәнкыйтьләгән иде. Җырчы "тамашачыларга ошамагач, мин аны салам" - дип белдерә. Ул чалбарын салып, шорты белән сәхнәгә кереп киткән видео урнаштырган. 

Әмма чалбар салуы да ошамаган халыкка. 

"Сез инде шаян кеше. Җырлавыгызны яратабыз. Бу чалбарыгызны кимәгез дигән сүзләре күңелегезгә тигән инде. Менә болай да чыгып була ул диясегез килә. Ни кию сезнең эш, матур җырлыйсыз. Әмма сәхнә культурасы бетте шул инде. Бик кызганыч. Илһамнар гомердә дә болай чыкмас иде".
"Моңлы тавышың белән клоун чалбары киеп йөрмә. Җырлый белмәгәннәр киеп йөрсен".
"Юморлы булсаң да, чалбарың сәер".
"Син бит диндәге кеше, дин үчләшергә кушмый. Ә син тагын сәхнә киеме кимәгәнсең. Кеше сине үз итеп кенә язган дип уйламыйсыңмы".
"Шортигың белән чыксаң, аягыңа күз тиячәк".
"Ыштаның да чуп-чуар, күлмәгең дә чуп-чуар, бик күтәрмә борыныңны, чыпчыгың очып чыгар".
"Шортигың белән Төркиягә барырсың. Достойный киенеп йөр. Котыртып утыручы булыр, яхшы дип әйтерләр шәрә чыксаң да".
"Шортыга караганда чалбарың әйбәтрәк, син дә Бариева белән Муллагалиевалар шикелле кыланасың. Кеше сүзенә үч итеп шорты киеп чыгып киттең. Бүтән чалбарың юк мәллә".

Артист кешегә нәрсә кисә дә килешә, тикшермәгез дип Рифатны яклаучылар да аз түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100