Россия җырчысы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә яңа образын күрсәтте. Ул анда ак күлмәк һәм башына тюрбан кигән.
Җырчының яңа образын күп кеше хуплаган: «Матурлык», «Бик килешә», «Әлбәттә килешә, син бит татар кызы», «Чын татар образы», «Сез шәраб кебек, еллар өстәлгән саен яхшырак күренәсез», «Алсуга барысы да килешә», «Тюрбан килешеп тора» дип язучылар җырчының күлмәге «зифа буй-сынын тулыландыра, яшь өсти» дигән фикер дә белдергән.