Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син биш минуттан инде инвалид, үлгән булсаң, акчаң килгән булыр иде»

news_top_970_100
«Син биш минуттан инде инвалид, үлгән булсаң, акчаң килгән булыр иде»
Кириллның әти-әнисе, шәфкать туташы һәм аны коткарган Мөхәммәд

«Россия 1» каналында Андрей Малахов тапшыруына махсус операциядә катнашкан Кирилл Шульганы чакырган. Махсус операция барганын ишетүгә, ул шунда китә, якыннарын алдый, өйрәнүләргә баруын әйтә. Ул, әсирлеккә эләгү куркынычы туса, граната шартлатып, үзен бетерергә, дигән карарга килә. Шундый очракта ул авыр тән җәрәхәтләре ала, госпитальләрдә ята. 

Хәрбиләр отрядына ата башлыйлар. Шульга яралана, шул вакытта Мага позывнойлы сугышчы утны үзенә ала һәм шулай итеп иптәшләрен коткара. Маганың соңыннан Мөхәммәд Магомедов исемле сугышчы булуын беләләр, ул аягын югалта. Андрей Малахов тапшыруында шушы ике сугышчы беренче тапкыр очрашты.

«Мин ут ачтым да, миңа ата башладылар. Мин чистарттым, әмма ярты сәгатьтән тавышсыз мина очып килде. Мин аяксыз калганымны белми дә калдым. Врач, протезларда йөрергә өйрәнергә кирәк, диде», – дип сөйли Мөхәммәд.

Ике сугышчы очрашып, истәлекләрне уртаклашканда, Кириллның әти-әнисе ачыктан-ачык сөйләшә башлыйлар. Алар улларының үлем чигендә булуын бик авыр кабул итүләрен әйтә. Ул 7 тапкыр улы янына кермәкче була, әмма улы туктатып кала. Аннары ул барыбер улын күрә. «Табиб мине палатага алып кергәч, мин тораташтай катып калдым. Мин аны танымадым. Бинтлардан гына тора, йөзе чалшайган, бер күзе кырыйга карый, тәне янган», – дип сөйли атасы улы турында.

Медсестра Татьяна Иванова да тапшыруга килә һәм истәлекләре белән уртаклаша. Ул Кириллны, иң нык пациент иде, дип искә ала. «Аны эвакуациягә әзерли башлагач, мин әйберләрен җыйдым. Тапочкиларын да салдым. Ә табиб: «Аңа алар кирәкми инде», – дип әйтте», – ди ул. Кириллның аягын саклап кала алмаганнар.

Табиблар Кириллны аягына бастыра, ул реабилитация курсы уза һәм өенә кайта. Әмма өендә аны өметләрне өзә торган яңалык көткән икән.

Шульганың хатыны, бу хәлне ишеткәч, баласын алып, ирен ташлап китә. Кирилл әйтүенчә, ул хатыны ташлаган бердәнбер кеше булмаган икән. Күп айлар хастаханәләрдә ятучылар янына хатыннары килмәгән очраклар турында сөйли Кирилл.

«Мин көттем. Яраланган өчен акча килгәч, ул килде. Кочакламады, елады да: «Син – 5 минуттан инвалид. Үлсәң, яхшырак булыр иде, без акча алган булыр идек», – диде. Кызганыч, бала белән аралашып булмый. Сөйләшү тискәре тәмамлана», – дигән Кирилл.

Кирилл Андрей Малахов белән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100