Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син бик артта калган икән» — Ришат Фазлыйәхмәтов алмада парафин булуын күрсәтте

Җырчы кибеттән алынган алманың кабыгында парафин булуын ачыклаган.

news_top_970_100
«Син бик артта калган икән» — Ришат Фазлыйәхмәтов алмада парафин булуын күрсәтте
Салават Камалетдинов

Ришат Фазлыйәхмәтов инстачыларга алманың кабыгында парафин булуын күрсәтте. Видеоада җырчы кибеттән алынган алманың кабыгын пычак белән кырып карый, пычакка ак матдә җыелганы күренә. Ул аның югач та бетмәвен әйтә, сак булырга киңәш итә.

Инстачыларның бер өлеше бу хәлгә шаккаткан, икенчеләре җырчыга бу киңәше өчен «рәхмәт укыган». Өченчеләре исә Ришатны артта калуда гаепли.

«Исең киткән икән, беләбез инде»;

«Бакча алмасын кырсагыз, анда да шулай чыга ул. Алманың үз-үзен саклау өчен бүлеп чыгара торган бер матдәсе»;

«Бер генә алама ягы бар — мондый майлы пленкалар җиләк-җимеш тышына тузан, пычракны ныграк җыя. Шуңа күрә аларны яхшылап юарга киңәш ителә»;

Җәй көне «медовый» алманы өзеп, шулай кырып карасаң, парафин кебек әйбер чыга»;

«Савыт-саба өчен салфетка белән юыгыз. Бернәрсә дә калдырмый, шоп-шома итә»;

«Кайнар су белән пешекләсәгез, парафин эреп төшә. Яхшылап сөртеп яки кабыгын чистартып ашарга кирәк» кебек комментарийлар калдырган җырчының виртуаль дуслары.

«Ә моны, гадәттә, җиләк-җимеш кипмәсен, черемәсен һәм озак саклансын өчен эшлиләр. Күпләребез бу матдәне организмны „агулаучы“ синтетик парафин дип уйлый. Әмма, чынлыкта, азык-төлекне парафин белән эшкәртү 1970 елларда ук тыелган һәм аны табигый азык-төлек пленкалары алыштырган. Бүгенге көндә җиләк-җимешне су һәм табигый азык-төлек җепселләре катнашмасыннан эшләнгән саклагыч гельгә батыралар, ул пленкага әверелә. Моның өчен хитозан, гуар камедасы яки агар-агар кулланалар. Моннан тыш, әлеге пленка составына эфир мае кебек табигый гидрофоб компонентлар кертелә. Кайнар су белән юганда мондый пленкалар эреп, юылып төшә, тик менә гидрофоб компонентлар тиз эри алмый, шуңа күрә җиләк-җимеш өслегендә ул май кебек сылашып кала. Ләкин сәламәтлек өчен аның зыяны юк», — дип аңлаткан белдекле инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100