Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисоваларның өлкән уллары Камил музыка мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган. Камил бик тәртипле, акыллы егет. Әле бик яшь булуына карамастан, виртуоз баянчы, бик күп музыкаль бәйгеләр лауреаты.
«Аллаһка шөкер. Казанның Совет районы музыка мәктәбендә 8 ел узып та китте. Кызыл диплом һәм медаль – улымның иҗатына иң югары бәя дип уйлыйм.
Улым, син безнең горурлыгыбыз! Барлык хыялларың чынга ашсын. Син уңышка ирешү өчен таланттан тыш бик зур сабырлык һәм көч кирәк икәнлеген беләсең. Без сиңа ышанабыз! Һәрвакыт янәшәңдә булырбыз! Алга таба да зур уңышлар сиңа, улым», – дип язган бу хакта Гүзәл Идрисова үзенең сәхифәсендә.