Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Син безгә кирәк, улым

news_top_970_100

Нәфисә көз көне, октябрь аенда кияүгә чыкты. 20 елга якын вакыт узса да, ул бәхетле көнне кичәгедәй яхшы хәтерли ул. Ире Илмаз белән яратышып өйләнештеләр, хатынын кайгыртып, яратып кына яшәде Илмаз. Ләкин, бер ләкин бар... Бәхетләренең бер китек ягы булды – озак кына балалары булмады.

8 ел яшәгәннән соң, ныклап, озаклап уйлаганнан соң, бер фикергә килделәр – балалар йортыннан сабый алырга уйлады ир белән хатын. Әлбәттә, бу темага бик күп сөйләшүләр булды, ләкин башка юлы юк иде, чөнки икесе дә бала теләде.

Балалар йортындагы сабыйларны күргәч, дулкынланудан Нәфисәнең йөрәге шашып-шашып тибә башлады. Балалар аларга моң-сагыштан мөлдерәп тулган күзләре белән өметләнеп карап торды. 6-7 яшьлек, кап-кара чәчле бар малайга күзе төште Нәфисәнең. Сабый да аларга җитди генә карап тора иде, аннан күз карашын каядыр еракка төбәде. Нәфисәгә бу малай ошады, ул аның янына килде.

«Исемең ничек, бәләкәч?» – дип сорады.

«Динар», – диде ул, моңсу күзләрен бу таныш булмаган, тик бик чибәр апага төбәп.

«Ә ничә яшь сиңа?» – диде Нәфисә.

«6 тула. Ә 1 елдан мин мәктәпкә барам инде, укыячакмын», – диде малай елмайгандай итеп.

Динар аралашучан бала булып чыкты, җитди итеп сөйләште һәм әле Нәфисәгә, әле Илмазга игътибар белән карап торды.

Динар балалар йортында икенче елын яши икән инде. Әти-әнисе авариядә һәлак булган. Алар һәлакәткә очраганда, малай әбисе белән булган. Ләкин, кызын җирләгәннән соң, әбисенә 2 тапкыр инфаркт була, шуннан соң Динарны балалар йортына бирергә мәҗбүр булалар. Әбисе әлегә кадәр терелеп бетмәгән, хәер, тулысынча савыгып бетүе дә икеле.

Илмаз белән Нәфисә малайны ошатты. Нәфисә аны ялларга үзләренә алып кайтырга рөхсәт сорады. Детдом мөдиренә тәрбиягә бала алырга теләүләрен дә аңлатты.

«Динар, безгә кунакка барасыңмы? Бездә компьютер да, уенчыклар да бар», – диде Нәфисә.

Малай бу ымсындыргыч тәкъдимгә шатланып ризалашты. Кич буе Динар Илмаз абыйсы белән компьютерда уйнады, Нәфисә аларга карап сөенде.

«Нәрсә, Нәфисә, әйдә Динарны уллыкка алыйк, улыбыз булыр. Мин аның үзебезнең улыбыз булуын телим, әйбәт малай», – диде Илмаз, Динарны йокларга яткыргач.

Бу малай икесенә дә ошады аларның. Икенче атнада уллыкка алу буенча документлар җыя башладылар. Уллыкка алу мәсьәләсе хәл ителгәнче, Динарны ялларда үзләренә алып кайттылар, бергә-бергә күңелле итеп вакыт уздырдылар, Динарны кайгырттылар.

Берсендә Нәфисә үзен начар хис итте, башы әйләнде, күңеле болганды. Терапевт аны карагач, гинекологка җибәрде. Бактың исә, Нәфисә бала көтә икән! Нәфисә башта ышанмады да, ничә ел көттеләр, көттеләр дә, инде өметләре өзелгән иде... Менә сиңа, мә! Нәфисә балага узганына тәмам инангач, иреннән сөенече алырга өенә ашыкты.

«Нинди бәхет, нинди бәхет! Минем балам булачак! Динарның энесе яки сеңлесе була. Ул безне «әти-әни» дип атый бит инде, ул да сөенер», – дип уйлады Нәфисә.

Нәфисә ишектән керүгә үк ирен сөендерде.

«Илмаз, нинди бәхет бит, безнең балабыз булачак!» – диде ул.

Башта Илмаз аптырап, катып калды, аннан хатынын кочаклый, үбә башлады. Бу мизгелдә алар дөньядагы иң бәхетле кешеләр булгандыр мөгаен. Икенче көнне иртәнге аш ашаганда, Нәфисә иренең киеренке кәефтә булганын сизде. Нәрсә булганы сорамады, тик соңыннан барысын да белде.

«Нәфисә, без Динарны уллыкка алмыйбыз», – диде Илмаз, хатынын шаккатырып.

«Нигә? Якынаеп беттек бит инде, документлар да менә-менә әзер булырга тиеш», – диде Нәфисә.

«Безнең үз балабыз булачак, Нәфисә. Синеке һәм минеке. Ә ул Динар барыбер детдом баласы инде. Ә ул безнең балабызны кабул итмәсә? Баладан көнләшә башласа? Аның генетикасы нинди икәнен дә белмибез бит», – диде Илмаз.

«Илмаз, нәрсә сөйлисең син? Шулай ярыймы инде? Динар безгә ышанды, безгә «әти-әни» дип эндәшә. Ул тыныч, тәрбияле бала», – диде Нәфисә иренең бу сүзләренә үртәлеп.

«Нәфисә, чит кеше баласын тәрбияләү өчен бик күп рухи һәм физик көч кирәк. Ә хәзер сиңа борчылырга ярамый, без бит балабыз булуын күпме көттек. Динар – башлы малай, мин аңа үзем аңлатырмын, ул барысын да аңлаячак», – диде Илмаз.

«Ашыкмый тор, Илмаз. Иртәгә аны ялларга өйгә алып кайтабыз, ул безне көтә. Миңа уйларга кирәк», – диде Нәфисә.

Нәфисә Динарга ияләште, аннан аерыласы килмәде. Дөрес, ул да икеләнде, ике баланы да бертигез ярата алырмынмы, дип уйлады, тик бу шик-шөбһәләр шундук таралды.

Якшәмбе көнне Нәфисә Динарның хәлсез булуына игътибар итте, маңгаен тотып караган иде – кап-кайнар.

«Илмаз, скорый чакыртырга кирәк, Динарың температурасы бар», – диде ул, борчылып.

«Нәфисә, әйдә, аны детдомга илтик. Йә берәр инфекция-мазардыр, үзеңә йога күрмәсен», – диде Илмаз, илтифатсыз гына.

«Илмаз, мин авыру баланы кире детдомга илтергә җыенмыйм! Скорый чакыр», – диде Нәфисә, тавышын күтәреп.

Нәфисә бер атна буе авыру Динарны карады, тәрбия булгач, малай тиз савыкты. Тиздән туган көне дә җитә иде аның.

«Әни, мин туган көнемә хәтле тереләмме? Әти мине паркка алып барырга вәгъдә итте, карусельдә атынабыз, диде», – дип сорады Динар.

«Тереләсең, улым, Алла боерса, тереләсең. Карусельдә дә атынырсың, паркта да йөрерсең», – диде Нәфисә, малайны кочагына алып.

Динарның туган көнендә Нәфисә эштән соң кибеткә барды. Бүләкләр, торт, җиләк-җимешләр алды. Нәфисә өенә ашыкты һәм, фатирга килеп кергәч, иренең каядыр китәргә җыенганын күрде.

«Илмаз, кая җыендың? Динар кайда? Мин хәзер өстәл әзерлим», – диде.

«Динар үз бүлмәсендә уенчыкларын җыя. Мин аның белән сөйләштем, Нәфисә. Ул барысын да аңлады», – диде ире.

Нәфисәнең күз аллары караңгыланды, кухнядагы урындыкка көч-хәлгә барып утырды.

«Без башка Динарны детдомга илтмибез! Ул гомерлеккә бездә кала!» – дип кырт кисте Нәфисә.

Илмаз хатынына сәер генә карап алды.

«Алайса сайла – улмы, минме?» – диде ачулы итеп.

«Динар монда, минем белән кала. Ә син үзең кара...» – диде Нәфисә.

Илмаз ишекне шапылдатып япты да өйдән чыгып китте. Нәфисә Динарның бүлмәсенә ашыкты.

«Динар, әйдә кухняга. Туган көнеңне бәйрәм итәбез, аннан паркка барыбыз, яме», – диде Нәфисә, малайга кулын сузып.

Малай Нәфисәгә ышанмыйча гына карады.

«Чынлап әйтәсеңме? Ә әти миңа...» – диде Динар.

«Чынлап, чынлап, синең белән икәү генә бәйрәм итәбез. Ә әтиеңнең эшләре килеп чыкты, ул озакка китте», – диде Нәфисә.

Нәфисә Динарны йорт янындагы мәктәпкә урнаштырды, тиздән 1 сентябрь җитә. Ә әлегә Нәфисә эшләми, декрет ялында. Соңыннан Динарны мәктәпкә йөртте, ләкин бала табар вакыты якынлашкан саен, аңа авыррак була башлады. Берсендә, хәле киткәч, хәтта иренә дә шалтыратты.

«Илмаз, хәлем юк бүген, Динарны мәктәпкә илтә алмыйсыңмы?» – дип сорады.

«Ул өйдә булганда, минем эзем дә булмаячак. Сау бул», – диде дә телефонны куйды ире.

Нәфисә иренә тагын да ныграк үпкәләде. Улын көч-хәлгә мәктәпкә илтеп кайтты. Дәресләр беткәч, Динар өйгә үзе кайтты.

«Илмаз бөтенләй башка кеше булып чыктымыни соң? Ничә ел бергә яшәдек бит, мин аны гел белмәгәнмен икән», – дип уйлады Нәфисә.

Кич Нәфисәнең хәле тагын начарланды, ул Динарга күршедәге Галия апаны чакырырга кушты. Галия апа тиз керде, «ашыгыч ярдәм» чакырды. Нәфисә Галиягә иренең номерын бирде, аңа шалтыратуын сорады, чөнки Динарның үзен генә калдырырга ярамый иде.

Нәфисәне хастаханәгә алып киттеләр. Илмаз да хастаханәгә килде, аннан өйгә Динар янына кайтып китте. Нәфисә 2 атна хастаханәдә ятып чыкты, ә өенә кайткач, анда Динар юк иде инде. Илмаз аны кире балалар йортына илткән иде...

Нәфисә икенче көнне үк детдомга китте.

«Динар улым, мин сине сагындым. Әйдә, өйгә кайтабыз, син булмагач күңелсез...» – диде Нәфисә.

Динар Нәфисәгә җитди итеп һәм игътибар белән карады.

«Юк, әни. Әти сине минем аркада ташлап киткән бит. Мин беләм һәм аңлыйм, сезнең бергә яшәүне телим. Ә мин монда калам», – диде Динар.

Нәфисә аны кыстады, үтенде, тик малай үз сүзендә нык торды һәм кире өйгә кайтмады. Нәфисә буп-буш калган фатирга кайтып керде, караватына ятты да үксеп-үксеп елады. Бераз ятканнан соң, ишек ачылган тавыш ишетте. Илмаз килгән иде. Елап яткан хатынын күргәч, аның янына килеп утырды.

«Нәфисә, кичер мине. Синсез кыен миңа, Динар алдында да үземне гаепле тоям. Әйдә, детдомга барып, аны кире алып кайтабыз. Мин хата ясаганымны аңладым. Өйдә балалар булу – бәхет икән бит ул. Үземә генә авыр, Динарны да сагындым. Ияләндем мин аңа...» – диде Илмаз.

«Соң инде, Илмаз. Динар безгә кайтырга теләми. Ул сиңа караганда мәрхәмәтлерәк булып чыкты. Ул безгә кайтырга теләми, чөнки миңа яхшылык тели, безнең бергә яшәүне тели. Ә син аның аркасында мине ташладың. Кит», – диде Нәфисә, боздай салкын тавыш белән.

Илмаз Динарны алып кайтырга атна буе Нәфисәне күндерергә тырышты. Шулай да, Нәфисә биреште һәм ирен гафу итте. Бер-берсен яраталар бит алар. Шимбә көнне Илмаз белән Нәфисә бергәләп кабат балалар йортына килде. Динар аларга җитди һәм киеренке итеп карады. Илмаз аның янына килде, малайның ике кулын учларына алды.

«Улым, гафу ит мине. Сине дә, әниеңне дә сагынам. Син булмагач, безгә кыен. Әйдә, өйгә кайтабыз, улым. Син безгә бик кирәк!» – диде Илмаз Динарны кочаклап.

«Ә син башка әнине ташламаячаксыңмы?» – дип сорады Динар.

«Юк, улым, сүз бирәм. Хәзер барыбыз бергә яшәячәкбез. Тиздән сеңлең дә туачак бит! Сине дә, әниеңне дә бик яратам, улым!» – диде Илмаз.

Динар әтисен дә, әнисен дә җитәкләде.

«Мин дә сезне яратам һәм бик сагындым...» – диде ул.

Алар бергәләп балалар йорты капкасыннан чыкты. Динар артына борылып карады, бүген балалар йортыннан мәңгелеккә китүен белә иде сабый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100