«Син - бөек татар халкының сөекле улы»: Фердинанд Сәлаховның юбилей кичәсе
4 гыйнвар көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлаховның юбилей кичәсе узды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе каршында зур чәчәк бәйләмнәре күтәргән ханымнар, апалар, әбиләр басып тора иде. Алар барысы да Фердинанд Сәлаховның юбилей кичәсенә җыелганнар. Яшьләр бармак белән санарлык булса да, халык күп иде. Пандемия керткән тәртипләр булмаса, зал шыгрым тулы буласы икән дип уйлап куйдым.
«Татар халкының олы шәхесе»
«Фердинанд яхшы җырчы, әйбәт дус, чын мәгънәсендә олы җанлы кеше. Гомумән, татар халкының олы шәхесе. Аны белмәгән кеше бармы икән, аның йөрмәгән җире калдымы икән? Мин үзем белгәндә генә дә ул дөньяны әйләнде — Кытайдан алып Калининградка кадәр җитте. Фердинанд йөргән юллар бик күп. Татар тамашачысы өчен бик кадерле ул. Исән-сау гына булсын», — диде Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи.
Сүзгә Самарадан ук килгән апалар да кушылды: «Халкым минем» дигән иҗат фестивален оештыручы кешеләрнең берсе ул — Фердинанд. Ул безнең авылга да килде. Аллаһының рәхмәте яусын! Мондый зур бәйрәмгә килми кала алмадык. Гали авылыннан без», — диде «Ак калфак» оешмасының җирле бүлеге җитәкчесе Кәүсәр Шәйхетдинова.
Үзенең укытучысын котларга дип Санкт-Петербургтан кайткан Ярамир Низаметдинов үзләренең танышу тарихын да сөйләп үтте. «2012 елда бөтендөнья яшьләр форумында ул баш режиссер иде. Без шунда танышып киттек. Фердинанд Сәлаховтан берничә дәрес алдым башта. Безнең тавышларыбыз да бик охшаш бит. Шуннан соң дуэт буларак чыгыш ясадык, тамашачы моны бик җылы кабул итте. Шулай итеп бергә эшләп алдык.
Мин хәзер Санкт-Петербург шәһәрендә эшлим. Махсус Фердинанд абыйның юбилеена дип кайттым. Кайчан да булса тәҗрибә туплап Казанга әйләнеп кайтырга ниятем бар.
Фердинанд абый үзенә генә түгел, башкаларга карата да бик таләпчән кеше. Ул дисциплина ярата. Кеше буларак ул бик гади, ачык, киң күңелле, мәрхәмәтле. Кирәк булса, үзенең соңгы әйбере белән дә бүлешергә әзер, аның ишекләре һәрвакыт ачык. Кемнән генә сорасагыз да бүген, аның ярдәмчел булуын әйтми калмаслар дип уйлыйм.
Ул үз эшенең остасы, тәҗрибәсе бик зур. Аның тавыш тембры бик матур лирик-тенор, диапазоны киң. Ул бик катлаулы халык җырларын башкара, аны һәр кеше дә шулай итеп җырлый алмый. Ул музыка ягыннан бик белемле, Зөләйха Гатаулловна мәктәбен үткән кеше. Фердинанд абыйның язмаларын энциклопедия итеп кулланырлык. Җырларын тыңлап, яшьләр күп нәрсәгә өйрәнә ала», — диде Санкт-Петербург опера солисты Ярамир Низаметдинов.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале
Кичәне матур тавышлы Эльза Әхмәтҗанова алып барды. Сәламләүдән соң юбиляр хакында Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрипович Шәймиев сүзләрен укып китте: «Сез — көчле һәм талантлы шәхес, югары дәрәҗәдәге музыкаль иҗатыгыз, моңлы аһәңле мәгърур тавышыгыз — гомумән, Татарстанның һәм милләтебезнең тиңсез рухи хәзинәсе. Кырык ел дәвамында халкыбызның мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә, телен саклауга, җыр хәзинәсен баетуга керткән олы хезмәтегез тирән ихтирамга лаек».
Бу сүзләр барысы да Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов хакында. Аннары сәхнәгә кичәнең герое үзе чыкты. «Кошлар кебек», Өзгәләнә җаным», «Алда гомер бар диләр» җырларын башкарды. Фердинанд Сәлахов икенче җырын җырлый башлагач кына халык кул чабудан туктады.
Әлеге тамашага Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та килгән иде. «Бүген без Фердинанд абыйның зур, матур юбилеен билгеләп үтәбез. Ул гел яшь, элегант, заманча, халкыбызның яраткан җырчысы булып кала. Аның җырлары халык күңелен яулап алды. Ул безнең күп кенә конкурсларда абруйлы жюри әгъзасы булып тора. Безнең татар җыр сәнгатен үстерүдә, танытуда, яшьләребезне тәрбияләүдә бик зур хезмәт башкара. Аңа бөтенебез исеменнән дә бик зур рәхмәтебезне белдерәсем килә», — диде ул һәм Минтимер Шәймиевның котлау хатын да укып китте. Ленар Хәкимҗанов Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, күпъеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге һәм музыка сәнгатен үстерүдә зур өлеш керткән өчен, Фердинанд Сәлаховка «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды.
Юбилярны котларга дип сәхнәгә аның якташлары — апаслылар чыкты. «Без бик шатланып килдек монда. Мин сезне Казандагы „Апас якташлык“ җәмгыяте һәм гомумән, барлык апаслылар исеменнән дә чын күңелдән котлыйм. Фердинанд Сәлаховны мин милли җәүһәрәләребез рәтеннән атар идем, чөнки ул моңа лаек», — диде ТР премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Алсинә Сәлахова.
Апас районы башкарма комитеты социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина район башлыгының да котлау сүзләрен дә ирештерде.
Фердинанд Сәлаховның «Ах, җаныем Бибисара, сагынуларга юк чара…» — дип җырлап җибәрүе булды, тамашачы кул чабып, шатланып, яраткан җырын танып та алды.
«Тамашачы өчен искиткеч тавыш иясе, Татарстанның халык артисты, ә минем өчен шундый якын дустым. Без Фердинанд белән дөньяны әйләндек. Кытайга да бардык. Чын кеше, чын дус булганың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Мин сиңа теләсә кайчан таяна алам. Исән-сау бул, син безгә бик кирәк», — диде сәхнәгә менгән Гөлназ Шәйхи.
Фердинанд Сәлаховның юбилей кичәсендә Татарстанның халык артисты Лена Бичарина, Татарстанның атказанган артистлары Бәширә Насыйрова, яшь җырчылардан Сиринә Зәйнетдинова, Алмаз Хөсәенов, Алинә Кәримова чыгыш ясады.
Алып баручы Үзбәкстан татарларыннан килгән котлау сүзләрен дә җиткерде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та үзенең дустын җырлап котлады. «Минем яшьлек дустым, хезмәттәшләремнең берсе Фердинанд Сәлаховның бик матур юбилее бара. Мин бу сызыкны үзем үткәнгә ел узып киттем. 65 әле ул минем кебек, Фердинанд кебек егетләргә „ерунда“! Бүген аңа алга таба иҗат итәрлек озын гомер телик әле», — диде Айдар Фәйзрахманов, аннары тәнәфес тә игълан итеп куйды.
«Фердинандны тыңлар өчен килдем»
Тәнәфес вакытында иҗат кичәсенә килгән тамашачының кәефен, фикерләрен белештем. «Мин Фердинандның якташы. Гомер буе аның белән горурланып яшибез. Безнең күрше авыл егете, Апас районының горурлыгы ул», — диде Равил Шәфигуллин.
«Миңа бу концертка билетны бүләк иттеләр. Татарчаны әле яхшы белмим, мәдрәсәдә өйрәнеп кенә киләм. Мин бик шат бүген, миңа бик ошады, искиткеч», — дип уңай эмоцияләре белән бүлеште Гөлшат ханым.
Концерт турында яшьрәк буын вәкилләренең дә фикерен ишетәсе килеп, бер кызга эндәштем. «Безне бу кичәгә чакырдылар. Бик матур тамаша. Җырлары бик моңлы, күңелгә үтеп керә торган. Фердинанд Сәлаховны бик еш тыңламасам да, миңа бүгенге кичә бик ошады», — диде Кукмарадан килгән Лилия исемле яшь тамашачы.
«Мин бүген Фердинандны тыңлар өчен килдем. Аның җырларын бик яратам. Яшьләр бит алар үзләренчә җырлыйлар, ә минем өчен менә ул гына калды. Миңа бик ошый, рәхәтләнеп, оеп утырам инде», — диде Гөлия апа.
«Гомер буе яратып тыңлыйбыз аның җырларын. Бик күркәм кеше ул, йөрәккә тиеп җырлый. Без аның „Бүләк“ дигән җырын җырлап яшибез, көч-куәт бирә ул безгә», — дип өстәде Лилия ханым.
«Бер аваз» дуэты җырлары халык күңеленә хуш килде
Икенче бүлек Татарстанның атказанган артисты Наил Сәгъдиевнең тезмәләр уйнавыннан башланып китте. Фердинанд Сәлаховны бер генә җырыннан соң да чәчәксез калдырмадылар шикелле. Тамашачы бик актив иде — һәр җырыннан соң озаклап, рәхәтләнеп алкышлады. Музыка уен коралларына кушылып аккан матур, моңлы җырларны халык ләззәтләнеп тыңлап утырды.
«Миләүшәдән миләүшә булсын әле дип, сиңа чәчкә үстердем. Без бит Фердинанд белән 10 ел „Татар моңы“ конкурсында бергәләшеп эшләдек. Бу кеше күпкырлы талант иясе. Ул язучы да, шагыйрь дә, үзе юмор хисле, бик сәләтле кеше. Әлбәттә инде, безнең яраткан җырчыбыз. Бергәләшеп кинога да төшәрбез әле, котлыйм сине», — диде «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.
Ярамир Низаметдинов чыгышын «Тукай» ариясеннән башлап җибәрде. «Тамашачым, мин сезне сагынып кайттым. Казанда беренче тапкыр олы сәхнәгә аяк бастым. Монда укытучым, остазым Фердинанд Сәлаховка рәхмәтем бик зур. Мин бик бәхетле, чөнки Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева кебек бөек җырчылар белән яшәп калдым. Безнең җырларыбыз дога булып барсын иде аларга. Без — яшь буын Фердинанд абый кебек җырчыларның кадерләрен белеп яшәргә тиешбез. Фердинанд әфәнде алдында мин баш иям һәм аны юбилее белән котлыйм, сәламәтлек, озын гомер телим», — диде юбилярның шәкерте.
«Озын итеп сөйлисем килми. Бары тик Фердинанд абый Сәлаховка үзенең гомерен татар җыр сәнгатенә багышлавына рәхмәт әйтәсем килә. Шушы сәхнәләрдә әле күп еллар буена аның тавышын ишетәсе һәм якты йөзен күрәсе килә», — дип котлады Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров.
Соңыннан «Бер аваз» дуэты — Фердинанд Сәлахов һәм Ярамир Низаметдинов чыгыш ясады. Дуэтның исеме бигрәкләр дә җисеменә туры килеп тора: алар чыннан да бер тавыш, бер аваз булып акты, бөтен залны моңга салды. «Уел», «Авылым таңнары», «Яшим бит, яшим әле!» һ.б. җырларны башкардылар.
«Татарстан» җырын тамашачы аеруча җылы кабул итте. Концерт Фердинанд Сәлахов башкаруында «Яшисе дә әле яшисе» җыры белән тәмамланды. Котлаулар белән бергә үрелеп барган җырлы кичә 3 сәгатьтән артык дәвам итсә дә, бер мизгелдә үткән төсле тоелды.
«Алкышларыгыз, чәчкәләрегез өчен чиксез рәхмәтләр. Үзебезнең директорыбыз, аның командасына, Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге „Мирас“ ансамбленә, һәрберсенә бик зур рәхмәт! Татар эстрадасына тел-теш тидерергә яратсак та, аның бөтен дөнья аренасына чыгарырлык матур яшьләребез бар. Безнең милләт әле яшәячәк! Бөек татар халкы булып яшәргә безгә Ходай үзе кушкан. Үзегезнең киләчәк буыннарга да үзләренең татар икәнлекләрен белгертеп торыгыз, татар итеп тәрбияләгез. Ә без аны милли җырларыбыз белән тапкырлап исбатларбыз. Без әле тагын очрашсак иде», — диде җырчы үзе.
Режиссер Халисә Хәлимова юбилярга көмеш йөрәк бүләк итте. «Фердинанд дустым, син бөек татар халкының сөекле улы. Шушы татар халкының үз бәгыреннән килеп төшкән моң иясе. Рәхмәт сиңа!» — диде ул.
Галерея: Фердинанд Сәлаховның юбилей концертыннан фоторепортаж