Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Син акылдан язгансың, җиргә төш, диләр". Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин Санкт-Петербургка җәяү бара

23 яшьлек Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин озак уйлаганнан соң күптәңге хыялын тормышка ашырырга була: Санкт-Петербургка җәяү сәяхәткә чыгып китә. Ул 6 август көнне, бөтен документлар һәм җәяүле сәяхәт өчен кирәк-яракларны әзерләп, иртәнге сәгать сигездә юлга кузгала. Аның максаты 1402 км юл үтү. Ул кулында нибары 200 сум акча белән чыгып китә.

news_top_970_100
"Син акылдан язгансың, җиргә төш, диләр". Чистай егете Зөлфәт Вәлиуллин Санкт-Петербургка җәяү бара
- Гафу итәрсез, ләкин мин озак аралаша алмыйм. Телефонны фото ясау һәм ВКонтактедагы битемә яңалык кертү өчен генә кулланам. Ике телефоным бар. Күп очракта аларны сүндереп торырга мәҗбүрмен, чөнки зарядка тиз бетә, - дип кисәтеп куйды безне Зөлфәт.

Шунысын әйтергә кирәк, Зөлфәтнең үзе өчен генә башланган кечкенә сәяхәте аңа зур популярлык алып килгән. Хәзерге көндә егетнең социаль челтәрдәге яңалыкларына язылучылар саны артканнан-арта бара. Егет үз битендә сәяхәте турында бәйнә-бәйнә язып бара. Аны берничә мең язылучы күзәтә, алар арасында җанатарлары да, гаепләүчеләре дә бар. Зөлфәт беразга гына югалып, язмый башласа, борчылып хәлен белүчеләр дә җитәрлек. Суык тияр, юлда җинаятьчеләр очрар, кыргый хайваннар ташланыр, дип куркалар, барып җитәме-юкмы дигән фаразлар кылалар.


- Аралашырга теләүчеләр һәм смс-хәбәрләр җибәрүчеләр күп, барысына да җавап бирергә мөмкин түгел, - дип сөйләде безгә Зөлфәт. - Мин теләсә-нинди яңалыкка һәм аралашуларга ачык, тик сәяхәттән әйләнеп кайткач. Дөресен генә әйткәндә, Питерга чыгып китүем кешеләр арасында шуның кадәр зур кызыксыну уятыр дип көтмәгән идем. Уңышлы сәфәр теләп язучылар, миңа терәк булучылар шактый. Алга таба атларга көч бирүчеләр булганда, барлык киртәләрне дә узып булачак. Әлбәттә, тискәре фикер таратучылар да юк түгел. “Син акылдан язгансың. Күктә очып йөрмә, җиргә төш” – дип язучылар бар. Бу әле “йомшак” эчтәлектәге хатлар, аннан да начарлары бар. Игътибар итмәскә тырышам. “Эт өрә тора, бүре йөри тора”, - диләрме әле? Минем очракта да шулайрак.

Иң беренче чиратта шуны әйтәсем килә: үзем өчен сәяхәт итәм, шул рәвешле көчемне һәм сабырлыгымны сынап карыйсым килә.


- Күпләрнең тормышы сәяхәттән соң бөтенләй икенче төрле якка үзгәрә, бу тормышта үз юлларын табалар. Сәяхәт иткәндә дөньяның матурлыгын күрәсең, яңа дуслар табасың. Хәзерге яшьләр болай да компьютер экранына текәлеп утырудан башканы белми, минем әлеге гәмәлем алар өчен үрнәк булсын иде. Теләк белдерүчеләр булса, миңа кушыла алалар. Гомер безгә бер генә бирелә, аны бушка уздырмаска кирәк. Һәрберебезнең дә акылга сыймаслык хыяллары була, вакытында чынга ашырырга тырышыйк. Олыгайгач, яшьлегемнең нәкъ менә әлеге мизгелен сагынып искә алырмын әле, - дип аңлатты максатларын Зөлфәт Вәлиуллин.



- Зөлфәт, сәяхәтең нидән башланды?

- Бу күптәңге хыялым иде. Сәяхәтем башланганчы, алай ерак җирләргә чыгып китеп йөргәнем булмады. Бу минем өчен беренче, зур тәҗрибә. Ләкин үземне бөтенләй әзерлексез сәяхәтче дип әйтә алмыйм. Киемнәрне җыйдым да, чыгып киттем генә түгел. Барысын да ныклап уйладым, планлаштырдым. Бик күп сәяхәтчеләрнең блогларын өйрәндем, аларның фикерләре белән таныштым. Үзем белән артык әйберләр алмадым, чөнки авыр була. Барлык алган әйберем: шырпы, рюкзак, алмаш кием, гигиена кирәк-яраклары. Ризыклардан сохари алдым.

Икеләнү һәм курку хисе булды. “Бу миңа кирәкме? Булдыра алырмын микән?” – дип уйландым. Бүген дөрес карар кабул иткәнемне аңладым. Кайберәүләр автостоп белән сәяхәт итә, миңа алай ошамый. Мин һәрвакыт җәяү йөрергә тырышам, алай күңеллерәк.

Күпләрне ни өчен Санкт-Петербургны сайлавым кызыксындыра. Беренче сәяхәтем булгач, җайлырак маршрут сайладым. Аннан соң, Питерда танышым бар. Әлеге сәяхәткә Стәрлетамакта яшәүче дустым Илдар Сәйфетдинов “илһамландырды”. 2014 елда ул Санкт-Петербургка сәяхәткә велосипедта барды, Чистайны узганда миндә төн кунды. Илдар  белән һәрдаим аралашып торабыз, киңәшләре белән ярдәм итә. (Фотода: Зөлфәт Вәлиуллин сәяхәтче Илдар Сәйфетдинов белән).



"Әҗәтләрең күп булганга өйдән чыгып киткәнсең, диләр. Ялган!"

- Якыннарын әлеге карарыңны ничек кабул итте?

- Әлбәттә, аларның мине җибәрәселәре килмәде. Борчылдылар, ләкин теләгемә кырт кисеп каршы килмәделәр. “Якыннарың белән сүзгә килгәнгә һәм әҗәтләрең күп булганга күрә өйдән чыгып киткәнсең”, – дип язучылар да бар. Барысы да ялган. Өйдәгеләр миңа шалтырата, тик телефонны алып сөйләшкәнем юк. Алар минем барлык теләгемне юкка чыгарырлар, кире кайтырга күндерерләр шикелле. 



- Ни өчен нибары 200 сум акча белән генә чыгып киттең? Юлда төрле хәлләр булырга мөмкин бит.

- Җәяү сәяхәт итү бик күп кешеләрнең хыялы, әмма күбесенең аны башкарырга мөмкинлеге юк, чөнки бик күп акча таләп ителә. Мин, башкалардан аермалы буларак, әллә ничә меңнәр сарыф итәргә теләмәдем. Ләкин сәяхәт итү өчен 200 сумның гына аз булуын аңладым, моның белән килешәм. Үземнең ВКонтакте социаль челтәренә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорап яздым, Сбербанк картасының номерын калдырдым. Булышырга теләүчеләр булмас дигән идем, акча салучылар бар. Өч кеше акча күчерде, аңа ашарга алдым.

"Киемнәремне Иделдә юдым"

- Көннәр салкынайтты, яңгырлар ява башласа, кайда кунасың?

- Эссе һава торышы булса, киресенчә, кыенга туры килгән булыр иде. Әле рәхәт кенә, артык арыган да сизелми. Кат-кат киенеп һәм җылы юрганнар белән төренеп урамда кунам. Кунакхәнәләр кыйммәт, үзләренә төн кунарга чакыручылар булмады. Чит кешене кертергә шикләнә торганнардыр иде. Сәяхәтемнең беренче көнендә Идел елгасында су коендым, киемнәремне юып куйдым. Әлегә авыр түгел, түзеп була. Ияләнеп киләм, миңа ошый. Аяклар арый, сөялләр чыкты. Монда тормыш башка төрле укыта, яңа тәләпләр куя. Укытучылар - салкын һәм эссе һава торышы, ачлык, аякларның авыртуы, курку хисе, бөҗәкләр тешләве. Мин айкидо белән шөгыльләндем, үземне яклый алам.



Зөлфәт белән аралашуыбыз шул мизгелдә тәмамланды, аның телефоны сүнде. Ләкин сәяхәтче егетнең язмаларыннан күренгәнчә, ул хәзер Чувашия территориясендә.

“Якындагы мотель-кафега кереп телефонны зарядкага куйдым, монда wi-fi бар. Мегафон SIM-картасы алдым. Көчле яшен килә, шуңа күрә аның узып киткәнең көтәм. Хәзер ял итәргә, ашап алырга кирәк. Авыр көн булды, күп көч тупларга тырышам. Бүген 10 кмдан артык юл уздым, Татарстанны чыктым. Миңа фикерләре, җылы сүзләре һәм акчалары белән ярдәм итүчеләргә зур рәхмәт. Сезнең ярдәм белән мин алга атлыйм”, - дип язган ул блогына. 



Сәяхәтче-блогер Вконтакте социаль челтәрендә, шушы ике көн эчендә нәрсәләр күргәнен һәм кичергәнен язган һәм сүзсез дә аңлашыла торган фотолар куйган.





“Салкын. Аеруча кичке якта, яңгыр явып үткәннән соң туңа башладым. Җылы киемнәрне аз алган идем, шуңа үкендем. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк. Рюкзакта булган барлык футболкаларны кат-кат киеп йокларга туры килде. Булышты, ләкин 100 процентка түгел. Шундый нәтиҗәгә килдем: башка вакытта йокы капчыгы (спальный мешок), палатка алырга кирәк. Сәяхәтем дәвам итә, күңелдә курку хисе дә бар. Һәр селкенгән куак, колакка ишетелгән тавыш шикләндерә. Алга таба Мәскәү һәм Санкт-Петербург урманнарын үтәсем бар, ә кораллардан бары тик пычак кына алган идем. Монда черкиләр, төрле бөҗәкләр дә бик күп. Сәяхәткә чыга калсагыз, черки-озынборыннарга каршы крем яки спрейлар алыгыз. Аяк киеме сайлаганда да игътибарлы булырга киңәш итәм. Крoссовкаларымның табан асты бик юка, шунлыктан бөтен аягым сөял белән тулды. Беренче көнне ничек булса да түздем, хәзер чыдап булмый. Берәр кибеткә тукталып уңайлы аяк киеме алачакмын. Бөтенләй аяксыз каласым килми, ике көн Козловкада кунармын дип уйлыйм. Дарухәнәдән перекись водорода, Ремантадин, Супрастин һәм пластырь алдым. Миңа кассир кыз Эльмира ярдәм итә, аңа зур рәхмәт. Хәзер күп йөрергә тырышмыйм, ятып кына торам”, - дип язганнан соң, Зөлфәт тагын юлга кузгалган. Кичә ул Чуашстанның Козловка районындагы Андреево-Базары торак пункты янында булуын аңлатып фото куйган. 

Зөлфәтнең юлы дәвам итә. Аның сәяхәтен минутлап күзәтүчеләрнең борчылуы артканнан-арта бара.

***

Дөньяга танылган җәяүле сәяхәтчеләр

Джон Фрэнсис. 1973 елда, океанга нефть акканын күргәннән соң, протест йөзеннән, җәяү йөрергә дигән карар кыла. 22 ел эчендә АКШның 48 штатын әйләнеп чыга һәм Көньяк Америкага барып җитә. 

Сара Маркиз. 17 яшендә америкалы Сара Төркияне җәяү үтә һәм бар гомерен җәяүле сәяхәтләргә багышлый.

Полли Летофски. Күкрәк яман шешенә каршы акча җыю максатыннан, дүрт континенттагы 22 илгә җәяү барып җитә.  5 ел буена 22 мең километрны җәяү атлап уза.

Жан Беливо.  Тормышын үзгәртү максатыннан, 11 ел эчендә 75 меңнән артык километрны узып, 64 илдә була. 

Артур Блессит.  Христиан рухание, Аллаһка ышануын күрсәтү өчен җәяүле сәяхәткә чыга.  45 ел сәяхәт итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100